Логотип
Милли ризык

Төче камырдан өч рецепт

Татар милли кухнясында камыр ризыклары күп. Безнең халык әче камырны да, төче камырны да үз итә. Шул ук өчпочмак, бәлеш, бөккәннәрне төче камырдан да пешереп була. «Төче камыр ясый белмибез» диючеләргә Юныс абый Әхмәтҗановның рецептын тәкъдим итәбез.

Төче камыр рецепты

  • 1 кг төче камыр өчен кирәк
  • 600-700 г бодай оны
  • 200-250 г сөт яки су
  • 30 г шикәр комы
  • 100 г май
  • 2 йомырка
  • тоз. 

Савытка сөт яки су, тоз, шикәр комы, йомырка, май салып яхшылап туглыйлар да, иләнгән онны өстәп, камыр басалар. Ул кулга ябышмый башларга тиеш. 

Бу камыр бәлешкә дә, өчпочмакка да, пәрәмәчкә дә бик әйбәт. 

 

Зур бәлеш

бәлеш, бэлеш, зур бэлеш, зур бәлеш, ит бәлеше, ит бэлеше

Уртача бер бәлешкә:

  • 1,2 кг төче камыр
  • 1,5–2 кг сөякле ит (сөягеннән шулпа кайнаталар)
  • 2 кг бәрәңге
  • 200–250 г май
  • 150–200 г суган
  • 400–500 г шулпа
  • тоз һәм борыч
Эш барышы:
1. Бәлешкә дигән итне сөякләреннән аерып, итен дә, бәрәңгесен дә кузы чикләвеге кадәр генә итеп турыйлар. Шуңа вак итеп туралган суган кушалар, тоз белән борыч сибәләр. Эретеп май салалар һәм барысын бергә катнаштыралар. 

2. Камырның дүрттән бер өлешен генә калдырып, калганын табадан чыгып калырлык итеп җәяләр. 

3. Җәемне майлы табага салалар. Таба чите камырны өзмәсен өчен, кырыена тастымал урарга була. 

4. Табадагы камыр өстенә бәлешнең эчлеген өеп салалар да камырның читләрен бәлеш өстенә күтәреп, тигезләп бөрәләр. 

5. Калган камырны җәеп, бәлешнең өстенә каплыйлар, читләрен чеметеп ябыштыралар. 

6. Бәлеш өстенә тишек тишеп, кеченә генә камыр кисәгеннән бөке ясап томалыйлар. 

7. Бәлешнең өстен майлап, кызу мичкә тыгалар. Әгәр мич артык кызу булып, бәлешнең өсте иртәрәк кызарса, арыш камыры яки юеш кәгазь каплыйлар. 

8. 1-1,5 сәгатьтән соң бәлешне мичтән алып, эченә алдан әзерләп куйган ит шулпасын салалар (бөке шуның өчен кирәк). Бөкене каплап, тагын 30-40 минутка мичкә тыгалар. 

9. Табынга чыгарыр алдыннан бәлеш эченә тагын кайнар шулпа салалар. 

10. Бәлешнең башта өсте киселә, аннары тәлинкәләргә эчен бүлеп салалар. Иң ахырдан төбен кисәләр. 

 

Төче камырдан өчпочмак

өчпочмак, очпочмак, треугольник

Бер өчпочмак өчен:

  • 90 г төче камыр
  • 70 г ит
  • 80 г бәрәңге
  • 15 г сары май (топленое масло)
  • 20 г суган
  • тоз һәм борыч

Эш барышы:

1. Ит белән бәрәңгене урман чикләвеге зурлыгында гына итеп турыйлар. 

2. Бәрәңге каралмасын өчен, аны салкын суга салып торалар. Иткә кушар алдыннан иләккә салып суын саркыталар. 

3. Ит янына бәрәңге, туралган суган, тоз, борыч, эретелгән сары майны салып катнаштыралар. 

4. Камырны 90 г тигез кисәкләргә бүлеп, һәрберсен чынаяк тәлинкәсе зурлыгында җәяләр. 

5. Камыр уртасына эчлекне салып, өч яктан күтәреп, читләрен ябыштыралар. Уртада тишек калдырып, аңа бөке куялар.

6. Ясап бетергәч, өчпочмакларны майлы табага тезеп, кайнар мичкә тыгалар. 

7. Ярты сәгатьтән мичтән алып, эченә шулпа салалар. 

8. Өчпочмак бер сәгать чамасы пешә. 

Өчпочмак үрдәк, каз итеннән дә тәмле була. 

 

Төче камырдан кабак бөккәне

кабак бөккәне, беккен с тыквой

Бер бөккәнгә:

  • 90 г төче камыр
  • 35 г бурттерелгән дөге
  • 100 г туралган кабак
  • 15 г атланмай
  • шикәр комы, тоз

Эш барышы:

1. Кабакның эчен-тышын чистартып, вак кына итеп турыйлар. Бераз гына тоз сибеп, суы чыкканны көтәләр. Иләккә салып, кабакны саркыталар. 

2. Дөгене тозлы суда бүрттереп, туралган кабакка кушалар. Шикәр комы, эретелгән атланмай салып, яхшылап болгаталар. 

3. Камырны 90 граммлы тигез кисәкләргә бүлеп, һәрберсен чынаяк тәлинкәсе кадәр итеп җәяләр. Уртасына эчлекне салып, камырны ике яктан күтәреп, бөккән ясыйлар. 

4. Бөккән өстен майлап яки күпертелгән чи йомырка сылап, кайнар мичкә куялар. 

5. Өсте кызаргач, бөккән әзер була. 

6. Кабак бөккәнен табынга кайнар килеш бирәләр. Янына эретелгән атланмай яки каймак куялар. 

Үрдәк бәлеше: https://syuyumbike.ru/news/vypechka/rdk-bleshe

Зур бәлеш: https://syuyumbike.ru/news/vypechka/zur-blesh

Өчпочмак: https://syuyumbike.ru/news/vypechka/ochpochmak

Теги: төче камыр Юныс абый Әхмәтҗанов Юныс Әхмәтҗанов өчпочмак Төче камыр рецепты Шулпалы ит бәлеше бәлеш ит бәлеше Төче камырдан өчпочмак кабак бөккәне бөккән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар