Логотип
Камыр ашлары

​Үрдәк бәлеше

Бәлеш – татар халкының милли ризыгы. Аның эчлеге төрлечә булырга мөмкин – сыер ите белән дә, каз ите белән дә, балык белән дә. Бәрәңгеле дә, кабаклы да хәтта баланлы да була ала ул! Ләкин без бүген үрдәк бәлеше пешерербез.
Үрдәк ите бик йомшак, аз гына майлы – безнең бәлешкә нәкъ шундый кирәк тә. Бәлешкә дигән камырны әллә ничекләр итеп басып караганым булды. Ниһаять, үземә туры килә торган рецептны таптым: пешкәннән соң катлы камыр сыман кетердәп тора торганын. Тагын бер үзенчәлеге – бәлешнең өстен матур итеп бизиячәкбез. Болай ул бәйрәмчә килеп чыга. Карап торышка да матур, тәмгә дә тәмле, ә исе-е-е! Искиткеч!

 

Кирәк: 

(камыр өчен)
* 300 г он;
* 90 г атланмай;
* 100 мл сөт;
* 2 данә йомырка;
* ярты чәй кашыгы тоз;
* ярты чәй кашыгы шикәр комы;
* ярты чәй кашыгы камыр күперткеч.


Эчлек өчен:
* үрдәкнең түш ите (яртысы җитеп торыр);
* 4 баш суган (уртача зурлыкта);
* 5-6 данә бәрәңге;
* тәменчә кара борыч;
* 1 чәй кашыгыннан чак кына азрак эре бөртекле диңгез тозы;
* ярты чәй кашыгы укроп орлыгы;
* 100-120 мл шулпа;
* 20 г атланмай (бәлеш өстен майлар өчен).
 

Эш барышы:

1. Атланмайны эретеп, салкын сөткә кушабыз. 2 йомырка сытып, тоз, шикәр комы салып, яхшылап күпертәбез.

2. Онны кунага тау кебек иләп, камыр күперткеч белән бутыйбыз. Онның уртасын чокырлап, шунда йомыркалы сөтне агызабыз. Йомшак, үзле камыр басабыз. Камыр яхшы булсын өчен, аны 10 минуттан да ким басмаска кирәк. Басып бетергәч, полиэтилен элпәгә төреп, суыткычка куеп торабыз.

3. Үрдәкнең түш итен сөягеннән аерып, ваклап турыйбыз. Кабыгы әрчелгән бәрәңге белән суганны да вак шакмаклап турыйбыз. (Бәрәңгегә кагылышлы бер искәрмә: бәрәңгене кабыклы килеш бик яхшылап юабыз да, әрчеп тураганнан соң, башкача юмыйбыз.) 

4. Ит, бәрәңге, суганны бергә кушып, тоз һәм борыч, укроп орлыгы салып, яхшылап болгатабыз.

5. Эчлекне юеш тастымал белән каплап торабыз.

6. Камырны өч кисәккә бүләбез: берсе зуррак, икесе кечерәк.

7. Зуррак камырны уклау белән тәгәрәтеп җәеп, төбе майлы табага салабыз. Камыр таба читенә үк чыгып торырга тиеш. 

8. Ике кечкенә камырны да бертигез зурлыкта итеп җәябез. Берсендә уртадан 8 кисем ясап, берсе өстенә икенчесен куеп, читләрен ябыштырабыз. Бу – бәлешнең капкачы була.

9. Табадагы камыр өстенә эчлекне бушатып, тигезлибез. 

 
Эчлек өстенә ике катлы бәлеш капкачын каплап, аскы катламы белән кырыйдан чеметеп тоташтырабыз. Бәлеш читен матурлап бөрәбез. Капкачтагы кисемнәрнең читен берсе  икенчесе белән чеметеп ябыштырабыз. Чәчәк сыман килеп чыгарга тиеш. 

 

10. Капкачның уртасын тишеп, камырдан бөке ясап томалыйбыз. 

11. Бәлешнең өстен күпертелгән йомырка белән майлап, 200 градуска кадәр кызган мичкә тыгабыз. Бер сәгать тыныч кына пешсен шунда.

12. Бер сәгатьтән соң бәлешнең бөкесен ачып, ярты стакан кайнар шулпа өстибез. Бөкесен томалап, бәлешне кабат 30-40 минутка мичкә тыгабыз. Аннары мичне сүндереп, бәлешне ярты сәгать кайнар мичтә тотабыз. 
13. Мичтән алгач, бәлеш өстен эретелгән атланмай белән майлыйбыз.

14. Табынга кайнар килеш, шулпа белән бергә бирәбез.

фото: Марина Дмитриева

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аскы жэемне табага салгач уртасына тишек ясасан бэлеш бик яхшы булып тобе коймичэ пешэр. Миндэ шулпасы тишектэн агып чыгар дигэн идем юк алай тугел икэн .пешереп карагыз эле шулай дусларым тэмле булсын ашларыгыз

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мин дэ гел шулай тобен тишеп пешерэм.Шулпасы да акмый ,тизрэк пешэ.

      Хәзер укыйлар