​Рөстәм Миңнеханов: «Үлемсез шигърият даһие юлларыбызны яктыртсын»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Габдулла Тукай тууына 130 ел тулу уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты.

 – Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле ватандашлар! Сезне Татарстанның, күпмилләтле Россиянең һәм бөтен төрки дөньяның мәдәни тормышындагы истәлекле вакыйга – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу белән чын йөрәктән тәбрик итәм.

Кыска, ләкин иҗади казанышларга бик бай тормыш кичереп, ул татар әдәбиятында гына түгел, халык күңелендә дә җуелмаслык эз калдырды. Җир шарының барлык почмакларында яшәүче күпсанлы милләттәшләребез үзләренең эш-гамәлләрен танылган шагыйрь һәм гражданинның колачлы шәхесе белән чагыштырып, горурланып һәм хөрмәтләп аны «безнең Тукай» дип атыйлар. Аның якты иҗаты мәдәниятебезгә шулхәтле нык һәм ятышлы итеп үсеп керде ки, татар теленең чисталыгы һәм матурлыгы эталонына әверелде. Тукайның шигъри шедеврлары күпләгән буын вәкилләрен тәрбияләүгә зур өлеш кертте, ә «Туган тел» шигыре бүген дә халкыбызның гимны булып тора. Нәкъ менә Тукай туган көндә – 26 апрельдә – Татарстанда Туган тел көнен билгеләп үтүне бик дөрес дип саныйм.

Югары шигъриятнең какшамас күперләре белән төрле мәдәни традицияләрне бергә кушып, шагыйрь Россиягә һәм бөтен дөньяга татар рухының байлыгын күрсәтте, төрле милләт һәм дин вәкилләрен тынычлыкка, дустанә яшәүгә һәм хезмәттәшлеккә өндәде. Тукайда эчкерсез ватанпәрвәрлек, туган җиренә карата мәхәббәт, рухи тамырларына тугрылык һәрвакыт алдынгы карашларга ачыклык, татарларның рус халкы һәм бөтен төрки дөнья белән бердәмлегенә ышаныч белән үрелеп барды.

Һәр буын шигърият даһиен яңадан ачып, әсәрләренең геройлары белән бергә борчылып һәм шатланып, замана сорауларына җавап таба. Төрле телләргә тәрҗемә ителгән Тукай китаплары елдан-ел күбрәк басыла, шагыйрьгә яңа һәйкәлләр, аңа багышланган музейлар һәм күргәзмәләр ачыла. Киләчәктә Тукай белән кызыксынучылар саны арта барыр дип ышанам.

Үлемсез шигърият даһие татар халкының рухи үсеше юлын һәрчак яктыртып барсын, безне игелекле гамәлләргә һәм олы казанышларга илһамландырсын! – диелә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның әлеге мөрәҗәгатендә.

сылтама

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    7648
    2
    53
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5169
    0
    35
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    2079
    0
    22
  • Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
    3863
    1
    21
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 24 март 2023 - 14:07
    Без имени
    Бай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?
    Дус кызымның ире икенче хатын алган 
  • 26 март 2023 - 07:29
    Без имени
    Әлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.
    Бәхетемне сакламадым
  • 27 март 2023 - 07:59
    Без имени
    Ис китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.
    Кунак мунчасы
  • 23 март 2023 - 11:56
    Без имени
    Башта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.
    Ничек дуслаштырыйм?
  • 22 март 2023 - 10:47
    Без имени
    «Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисез
    Оныгым минеке түгел...
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату