Декабрь, 2016

Кучкар
Күбрәк үз тормышыгызга, шәхси эшләрегезгә игътибар бирерсез. Кәефләр күтәренке булыр. Ялгыз «кучкарлар»га Яңа ел алдыннан могҗизага ышанырга туры килер, аларның насыйп ярларын очрату ихтималы бик зур.
Үгезбозау
Үзегезне күрсәтер, хөрмәт яулар өчен яхшы вакыт. Шулай да тормыш ритмын бераз тыя төшсәгез яхшырак. Узып баручы ел ниндидер хыялыгызның тормышка ашуы белән истә калыр.Игезәкләр
Кызыклы вакыйгалар вәгъдә итә торган ай. Дус-ишләрегезне шаккаттырган берәр гамәл кылырсыз, яисә үз кулларыгыз белән искиткеч берәр нәрсә ясарсыз. Бу исә дәрәҗәгезне тагын арттырып җибәрер.Кысла
Әллә нәрсәләр эшләрлек көч-куәткә ия булырсыз. Бу – Марс планетасының тәэсире. Моңа кадәр вакытыгыз яки көчегез җитмәгән эшләрне тагын бер кат кузгатып карагыз әле – уңышлы башкарып чыгачаксыз.
Арыслан
Уңышлы ай. Бөтенесе җиңел киләчәк. Шулай да бер-бер уңышка ирешим дисәгез, барлык мөһим эшләрегезне 19 декабрьгә кадәр эшләп өлгертегез. Аннан соң инде яңа эшләр башламый торуыгыз хәерле.Сөмбелә
Иҗади мөмкинлекләр ае. Креативлык күрсәтү өчен менә дигән форсат чыгачак. Бу эшкә генә түгел, шәхси тормышка да кагыла. Дөньяга башка күзлектән карый башларсыз.Бизмән
Эшлекле очрашулар, яңа килешүләр өчен бик шәп вакыт. Барысын да бер дигән итеп башкарып чыгарсыз. Моның өчен көч тә, мөмкинлек тә булачак. Хыялларыгыз тормышка ашар.Чаян
Иҗади эшчәнлек белн шөгыльләнүчеләр өчен иллә дә уңышлы чор. Бернигә карамый, үз юлыгыздан барыгыз. Бернидән дә шикләнмәгез – уңыш сезнең якта булачак. Моңа кадәр уйлап та карамаган яңа эшкә тотынырсыз.Укчы
Ел ахыры уңыш һәм якты халәт бүләк итәчәк. Киләчәккә планнар кору өчен яхшы вакыт. Бер-бер артлы өерелеп килгән уңышларга алданып, шулай да үзегезгә бик күпне йөкләмәгез.Кәҗәмөгез
Казанышлар ае. Күңелегезгә рәхәтлек кенә түгел, финанс ягыннан тотрыклылык та бирүче шөгыль табарсыз. Ел ахырында яңа эшләр башламый торыгыз, ниятләгәннәрне ай уртасына төгәлләгез.Сукояр
Уй-гамәлләрегездә тулы ирек тоярсыз. Иң кыю фикерләрне, иң тормышка ашмастай ниятләрне дә чын итә вакыт. Уңыш сезнең якта, нәрсәгә генә тотынсагыз да, булдырырсыз.Балык
Тормышыгызда күңелле вакыйгалар көтелә. Күңелегезне шатландыра торган бүләк алырсыз, бу хәтта мактаулы исем дә булырга мөмкин. Тырыш хезмәтегезнең яхшы нәтиҗәләрен күрер чор якынлаша.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Шоу – бар, сәнгать – юк ! Фердинанд СӘЛАХОВның тормыш кагыйдәләре
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
Соңгы комментарийлар
-
22 сентябрь 2023 - 06:18Без имениФердинанд Сэлэхов кебек биек,зур сэхнэлэрдэ жырлый алырлык жырчылар аз шул...Шоу – бар, сәнгать – юк !
-
21 сентябрь 2023 - 21:08Без имениБала мэктэпне яратсын, укытучысын хормэтлэсен очен ин беренче бу балаларнын эти-энилэрен тэрбиялэргэ кирэк эле, мин узем балаларым, оныкларым мэктэптэн кайткач, мин фэлэн укытучыны яратмыйм, бу фэнне курэ алмыйм дип кайткач, ин беренче эш итеп шушы фэнне яратырга, тырышып ойрэнергэ кирэк, менэ шул вакытта укытучынны да яратырсын дидем, дорестэн дэ бутэн бер дэ кайтып зарланмадылар, оегездэ дэ бала каршысында укытучыны тэнкыйтлэмэгез, олыларга карата хормэт тэрбиялэргэ тырышыгыз, нэтижэсе озак коттермэс, балагыз унай якка узгэрер«Сугыш чукмары»
-
21 сентябрь 2023 - 14:58Без имениЭмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.Әни безне аңламый. Нишләргә?
-
21 сентябрь 2023 - 14:50Без имениУкучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.«Сугыш чукмары»
-
21 сентябрь 2023 - 14:07Без имениӘлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батыпНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.