- Кабакта А һәм С витамины, ашкайнату процессына уңай йогынты ясый торган клетчатка һәм иммунитетны яхшыртучы аминокислоталар бар.
- Кабак матдәләр алмашын тизләтә, шуңа да зифалыгын сакларга теләүчеләр өчен ул алыштыргысыз булып санала.
- Әфлисун төсен әлеге яшелчәгә бета-каротин бирә.
- Организмда А витаминына әверелеп, күзләрнең күрүен яхшырта, тән тиресен матурлата.
- Кабак составындагы лютеин һәм зеаксантин күзләрдә картаю аркасында килеп чыга торган үзгәрешләрне тоткарлый.
- Кабак калий, магний һәм цинкка бай. Үз чиратында, алар йөрәк эшчәнлегенә ярдәм итә, кан басымын нормада тотарга һәм матдәләр алмашын яхшыртырга булыша.
- Клетчатка исә эчәклек эшчәнлеге өчен җаваплы.
Кабактан күп ризыклар әзерләргә була. Бу юлы без сезгә кабак запеканкасы әзерләп карарга тәкъдим итәбез.
Кирәк
- (18 сантиметрлы зур булмаган таба өчен)
- 400 г пешереп изелгән кабак
- 300 г сөт
- 50 г атланмай
- 1 йомырка
- 50 г дөге оны (башка төрле он да ярый)
- 50 г балландыргыч (без эритрит кулландык)
- 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч
- чәй кашыгы ярым кабак бәлеше өчен тәмләткеч*
- ванилин
- бер чеметем тоз
Эш барышы
- Кабакны бөтен килеш мичтә пешереп, суынгач чистартабыз һәм блендерда издерәбез.
- Издерелгән кабакны иләккә салып, артык суыннан арындырабыз.
- Запеканка өчен кирәк булган барлык ингредиентларны издерелгән кабакка кушып, блендер белән яхшылап туглыйбыз.
- Таба төбенә пергамент кәгазе җәеп, камырны бушатабыз.
- Запеканка 190 градуслы мичтә 1 сәгать чамасы пешә.
- Суынган запеканканы 5 сәгатькә суыткычка тыгып торабыз.
- Табынга аны салкын килеш чыгаралар.
- Тагын да туклыклырак булсын дисәгез, запеканканы уалып торган камыр (песочное тесто) өстенә салып пешерә аласыз.
* Кабак бәлеше өчен тәмләткеч болай ясала: берәр чәй кашыгы төелгән имбир, мөшкәт чикләвеге, дарчин, хуш исле борыч, канәферне бергә катнаштыралар. Әлеге тәмләткечләрне кофетарткыч яки блендер белән вакларга була. Кибеттә әзер катнашма да сатыла.
Комментарий юк