Логотип
Дин

Корбан гаете. Быелгы нисаб. Әҗәтлеләргә корбан чалу фарызмы?

6 июньдә барлык мөселманнар Корбан гаетен бәйрәм итәчәк. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешү өмете белән корбанга маллар чалыначак.

Ел саен гает якынлашканда укучыларыбыздан күп сораулар килә. Корбан чалу кемнәргә тиеш, әҗәтең булса корбан чалырга кирәкме, корбан итен башка диндәге кешеләргә дә өләшергә ярыймы, бер гаилә исеменнән бер сарык чалу дөрес буламы? «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН белән әңгәмә корып, әлеге һәм башка сорауларга җаваплар алдык. 

Быелгы нисаб күләме күпме? Ничә сум акчаң булса, корбан чалдыру тиешле? 

Нисаб – билгеле бер күләмдәге акча. Әгәр берәр кешенең нисабка тулган акчасы булса, аңа корбан чалдыру тиеш була. Быел нисаб күләме 53 мең. Димәк,  Гает көненә кесәңдәме, картадаңмы шушы кадәр акчаң булса, корбан чалдыру тиешле. Чалдырмасаң, гөнаһлы буласың. 
Күземә операция ясатырга дип тиенләп акча җыям. Ул нисабка тула тулуын, ләкин тотсам, кими бит, тагын озак җыясы була. Миңа бу очракта корбан чалдыру мәҗбүри буламы? 
Нисабка тулган акчагыз булса, мәҗбүри. Һәркем нәрсәгә дә булса җыя инде ул акчаны. Берәүдә дә артык акча юк. Әйтик, өйгә бер миллион акча алып кайтып куйдың да, шушы акчаны яшәр өчен тоттың да, Гает җиткәндә алып карасаң, бер миллионың дүрт миллион булган. «И-и, Аллага шөкер, миңа корбан чалу кирәк икән!» – дисең. Алай беркемдә дә юктыр инде ул. Акчаң бар икән, аның нәрсәгә булуы, нәрсә өчендер җыелуы мөһим түгел. Төзелешкә дип җыясыңмы син аны, фатир алыр өчен дипме, машинага, кемдер авырый – шуны дәвалар өченме – 53 мең сумың бар икән, корбан чалдырырга тиешсең. Акчаң азрак булса, сарыкның арзанрагын алырга була. Аның итен кешегә өләшмичә, үзең өчен, гаиләң өчен генә дә тота аласың. Ит алмыйча, ашамыйча барыбер яшәмисең бит. Матди хәлең авыррак икән, корбан чалып, аның итен үзеңә калдыруда гөнаһ юк. Корбан чалдыру акчаны киметми ул. Шул рәвешле син Аллаһы Тәгаләнең әмерен дә үтисең, гаиләң дә итле була. 
 

Элек-электән без гаиләбезгә ирем исеменнән бер сарык чалабыз да, аны барлык гаилә әгъзаларыннан дип багышлыйбыз. Хәзер әйтәләр, бер сарык бер кеше исеменнән генә багышлана, диләр. Шул хакта аңлатсагыз иде? 

Элеккеге вакытта гаиләдә ир кеше эшләгән, акчаны ир кеше тапкан. Хатын-кыз өйдәгесен караган, балалар үстергән, моның өчен акча алмаган. Корбанны да ир кеше үзе алып, үзе исеменнән чала торган булган. Ир кеше исеменнән чалынса да, ул аның гаиләсеннән дә булып саналган, чөнки гаиләсе өчен ир кеше җаваплы. Хәзер ир кеше дә, хатын-кыз да эшли. Әгәр алар акчаларын бергә кушып баралар икән, бу очракта шулай ук гаилә хуҗасы исеменнән бер генә корбан чалына. Әгәр икесенең дә акчасы аерым җыела икән, хатыныныкы – үз картасында, иренеке – үз картасында җыелып бара һәм ул акча нисабка тулган икән, бу очракта һәр икесе исеменнән аерым корбан чалына. Балалары эшләсә, аларның да 53 меңнәре булса, корбан алар исеменнән дә чалынырга тиеш. Кайчагында эшләмәгән килеш тә балигълыкка ирешкән (җенси яктан өлгергән) балаларның 53 мең сумнары җыелган булырга мөмкин. Мәсәлән, телефон, мотоцикл, компьютер  алырга дип җыялар. Ул очракта бу акчадан шулай ук корбан чалына. Ир кешенең акчасы булмаса, хатын-кызның җыелган акчасы булса, ул аны үз исеменнән дә, гаилә хуҗасы, ягъни ире исеменнән дә чалдыра ала.  
 

Безнең якта шундый бер гадәт бар: берәр кеше корбан чаласы булса, мулланы яки абыстайны чакыралар. Корбан чалганда ул дога укып тора. Гает көн җитәрәк, аларга алдан ук чиратка язылып куярга кирәк. Шулай чираттан корбан чалынасы йорт саен йөриләр. Ул доганы укымыйча гына, И Аллаһы Тәгаләм, бу корбанны бер синең ризалыгың өчен фәлән улы фәлән исеменнән кабул итсәң иде. Бисимлләһи рахмани рахим. Аллаһу әкбәр!» – дип кенә әйтеп чалсаң буламы? Аннары корбанны намаз укымаган кеше чалса, дөресме?

Корбан чалганда укый торган догасы бар. Әмма аны уку мәҗбүри түгел. Корбанны үзен мөселман дип санаган кеше чалырга тиеш. Корбан кем исеменнән булса, шул кешенең исемен әйтеп, «Бисмилләһи рахманир-рахим, Аллаһу әкбәр», – дип корбанны чалса, шул җитә. Шушылай чалу дөрес була. Мулланың яки абыстайның йортка килеп, дога укуы таләп ителми. Кәгазьдән карап үзеңә укырга мөмкинлек бар икән, мәгънәсен аңламасаң да, укысаң, савап була. Кемдер килеп укыса да шулай ук савап була. 

Хәзер корбанга сарыкларны бигрәк кыйммәткә саталар. Корбанга мал алганда сатулашырга ярамый, диләр. Сатулашмасаң да, малның арзанрагын эзләп йөрсәң, дөрес буламы икән? 

Корбанга мал алганда бәясен сатулашырга ярый. Элек халыкта, сатулашырга ярамый, дигән сүз йөри иде. Шуннан файдаланып, сатучылар бик иркенәеп киттеләр. Ләкин сатулашуның зыяны юк. Сарыкның бәясе ошамаса, төшерегез, бу бәя бик кыйммәт, дисең. Чынлап та хәзер кечкенә генә сарыкны да зур бәягә сатканнарын күреп торабыз. Шуңа күрә, күпләр җиде кеше җыелып сыер малы чала. Аның ите дә күбрәк, бәясе дә арзанрак була. 
Саткан кеше сәүдә кагыйдәләре белән сатарга тиеш. Үлчәүдә авыррак килсен әле яки зуррак күренсен әле дип, махсус чараларын күреп, әйтик сулар эчереп сата икән, бу хәрәм юл белән акча эшләү булып санала. Гаиләсенә хәрәм мал кергән була. Пәйгамбәребез с.г.х. әйтә: «Кем алдалый, шул бездән булмас», – ди. Ул моны базарда сатучыларга атап әйтә. Малларга шулай сулар эчереп, хәрәмләп саталар икән, бу алар өчен гөнаһ. Алган кеше алдана икән, ул: «Сезнең малыгыз шундый булды», – дип барып әйтергә мөмкин. Корбанга алган малга таләпләр шул: сарык бер яшьлек, гәүдәсе зур булса, алты айлык та ярый. Сыер малы ике яшьлек булырга тиеш. Дөя чалсалар, ул биш яшьлек булырга тиеш. Корбанга дигән мал саламәт, һәр әгъзасы сау булырга тиеш.  

Акчасы булса, сабый балаларга һәм акылы кимчелекле кешеләргә корбан чалынамы? 

Бу сорауга галимнәр ике төрле җавап бирә. Кемдер, тиеш, ди, кемдер, юк, ди. Әгәр акылы зәгыйфь кешенең бүгенге көнгә 53 мең сум акчасы җыелган икән, аның исеменнән корбан чалдырсаң, зыяны юк, савабы бара торсын, савап артык булмый.  

Корбан итен гадәт буенча өчкә бүләбез. Бер өлеше туганнарга, берсе мохтаҗларга, берсе үзебезгә, дибез. Аны үлчәүгә куймыйча, күз белән карап кына бүләргә ярыймы? Һәм тагын бер сорау: якын-тирәдә алай мохтаҗ кешеләр юк. Безнең күршедә ятим карчык бар, ул христиан динендә. Без итне аңа кертәбез. Корбан итен мөселман булмаган кешеләргә бирү дөрем буламы?

Итне таратканда, әлбәттә, мохтаҗ һәм мөселман кешеләргә бирү хәерлерәк. Мөселман кешеләре булмаса, яки мөселман булмаган кешеләрнең синең алдыңда хакы бар икән, әйтик: туганлык хакы, күрше хакы, аларга бирү дә дөрес була. Биргәндә үлчәп бирү мәҗбүри түгел, кемгәдер күбрәк, кемгәдер азрак эләксә дә зыян юк. 

Корбан малының тиресен, эч-башларын авылда җиргә күмәбез. Ә менә сөякләрен шәһәр җирендә кая куярга? Чүплеккә ташларга ярамый, диләр. Ә без чүп чиләгенә генә ташлыйбыз. Болай эшләү гөнаһмы?

Корбан итеннән калган сөякләрне, аяк-тоякларын, тиресен шәригать буенча ыргытырга да ярый: ягъни чүплеккә ташлыйсыңмы, төреп ташлыйсыңмы, чиләккә ташлыйсыңмы – б у очракта гөнаһы юк. Безнең халыкта корбан итенең сөякләрен җиргә күмәргә яки суга агызырга кирәк, дигән сүз бар. Болай эшләү – ул корбанга хөрмәт күрсәтү йөзеннән. Әгәр шулай хөрмәт күрсәтә алсаң, әлбәттә, савабы күбрәк. Ләкин шәһәр җирендә кулыңа көрәк тотып, корбанның сөяген күмәргә җир эзләп йөри алмыйсың. Шуңа күрә чүплеккә ташласаң да, бу очракта хөрмәт югалмый. Авыл җирендә яшәүчеләр, үз бакчасы булганнар җиргә күмеп куйсалар әйбәт. Этләргә яки мәчеләргә дә ашатырга була, монда да гөнаһ юк. 

Корбан чалуга кагылышлы язмалар: https://syuyumbike.ru/news/din/korban-calu-turynda

https://syuyumbike.ru/news/din/korbanga-kagylyshly-soraularga-rstm-khzrt-khyrullin-avap-bir

https://syuyumbike.ru/news/din/rstm-khzrt-vliullin-korbanga-khlsez-aryk-saryklar-suymagyz

https://syuyumbike.ru/news/din/korban-chalu-m-any-fazyyltlre

Теги: дин корбан чалу

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар