Логотип
Дин

Корбанга кагылышлы сорауларга Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә.

  Иртәгә, 9 июльдә изге Корбан бәйрәме билгеләп үтеләчәк.  Мөселманнарның иң зур бәйрәмнәренең берсе булган Корбан бәйрәмендә Аллаhы Тәгаләнең ризалыгы өчен корбан чалынырга тиеш.  «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин  изге хаҗ сәфәрендә булуына карамастан, укучыларыбыздан килгән  Корбанга кагылышлы  сорауларга җавап бирде.

 

        Иртәгә, 9 июльдә изге Корбан бәйрәме билгеләп үтеләчәк.  Мөселманнарның иң зур бәйрәмнәренең берсе булган Корбан бәйрәмендә Аллаhы Тәгаләнең ризалыгы өчен корбан чалынырга тиеш.  «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин  изге хаҗ сәфәрендә булуына карамастан, укучыларыбыздан килгән  Корбанга кагылышлы  сорауларга җавап бирде.
  
1. Бер гаиләдә ничә корбан булырга мөмкин?
Корбан чалу нисабка бәйле. Әгәр дә ир кеше  гаиләсен тулысы белән тәэмин итә, хатыны  эшләмичә өйдә генә утыра икән, бу  вакытта корбанны ир кеше чалырга тиеш. Әгәр дә  гаиләдә хатын-кыз да эшли,  аерым акчасы җыелган икән (хатыны үз акчасын үзе тотып, аның гает көненә 32 мең акчасы булса, ул да корбан чала). Мәсәлән, балаларыгыз да үскән, ләкин бер түбә астында яшисез, алар да эшли икән, корбанны балалар да чала. Бер гаиләдә берничә корбан булырга мөмкин. Шулай ук  бер гаиләдә бер корбан да булмаска мөмкин. Кайвакыт кеше килә дә: «Хәзрәт, без ипотека түлибез, коммуналь хезмәтләргә түләргә акчабыз җитми», – диләр. Ул вакытта мондый гаиләгә корбан чалу мәҗбүри түгел. Корбан чалынмаса  гөнаһ саналмый.
2. Корбан чалу кемнәргә мәҗбүри, кемнәргә юк?
Корбан ул беренче чиратта социаль күренеш,  мохтаҗларга, мескеннәргә ярдәм итү. Аллаhы Тәгаләгә корбанның каны да, мае да кирәкми. Ул безнең йөрәкләребезгә карый. Корбан чалгач, аның итен өч өлешкә бүләбез. Иң беренче өлешен үзебезгә калдырабыз. Ризыкны иртәнге, кичке ашларда кулланабыз. Бер өлешенә табын әзерләп, якыннарны, туганнарны күршеләрне җыеп, хәзрәтне чакырып, корбан  ашы уздырабыз. Бер өлешен мескеннәргә, ятимнәргә, мохтаҗларга таратабыз. Корбан бәйрәменең максаты корбан чалырга  гына кайтып калмый, ул ярдәм итүгә юнәлтелгән.  Без аны үтәргә тырышырга тиешбез. Әгәр дә финанс мөмкинлекләр юк икән, корбан чалмау гөнаh саналмый. Мөмкинлеге булган бай кешеләр корбан чалмый икән, бу – гөнаh.
3. Корбан ите кемнәргә таратыла?
Кемнәр мохтаҗ – шуларга таратыла. Кайвакытта: «Хәзерге вакытта мохтаҗлар юк», дигән сүзләрне  ишетергә туры килә.  Кемгә бирим, эчкечегә биримме? –  дип тә сорыйлар. Беркөнне минем яныма бер апа килде. «Ирем үлеп китте, ике бүлмәле фатирыбызны  бер бүлмәлегә алыштырасы иде», – диде бу. Мин апаны  уеннан кире кайтарырга тырыштым. «Фатирыңны алмаштырма, бу зыян гына булыр», – дидем. Ул елый башлады: «Зинhар, балаларыма әйтмә, ирем исән чагында пенсиясе ашарга, дару алырга китә иде. Мин алган пенсиямне  фатир өчен түләргә тота идек. Хәзер ирем үлгәч, бер пенсия генә җитми», – диде. Мондый мохтаҗ кешеләр тирә-ягыбызда байтак, аларны күрә белергә генә кирәк.  Бәлки ул әниегез, бәлки апагыздыр. Ләкин зарланмыйча сабыр гына итәдер. Шуңа күрә «Мохтаҗлар юк», дип әйтмәгез. 
4. Корбанның сөякләрен нишләтергә? Итне мохтаҗ, ләкин мөселман булмаган кешеләргә бирергә ярыймы?
Корбан чалынган җир безнең арттан  пычрак калырга тиеш түгел. Без корбан итен  тиешле урыннарга ташларга, утилизацияләргә  тиеш. Сөякләрне күмү дә хәерле.  Якын-тирәбездә мескен мөселманнар  юк икән,  мөселман булмаган мескеннәргә бирергә ярый. 
  Аллаhы Тәгалә чалган корбаннарыгызны кабул итеп, әҗер-савапларны насыйп итсен. Без бүген Гарәфә җирендә барыгыз өчен дога кылабыз, бәйрәмнәр мөбарәк булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар