Логотип
Дин

Корбан чалу турында

Нәзер корбаныгыз чалынмаган булса да, гает килеп җиткәндә 20 мең артык акчагыз булса, мәҗбүри булган гает корбанын чалырга тиешсез.

Нинди төр корбаннар була?

Корбаннар берничә төрле була: ваҗип корбаны гает көннәрендә чалына. Гакыйка корбаны бала тугач 7 нче яки 21 нче көнне чалына. Ир бала өчен – икәү, кыз бала өчен берәү. Аллаһ ризалыгы өчен чалына торган нәфел корбаны да бар. Нәзер корбаны дигәне дә була. Анысы ике төрле: билгеләнгән һәм билгеләнмәгән корбан. Билгеләнгән дигәненең чалыну көне билгеле була, ягъни кеше, ул эшем барып чыкса, шундый көнне корбан чалыр идем ди. Билгеләнмәгәненең көне әйтелми, ләкин нәзер итеп әйткән икән, ул кайчан да булса бер вакыт чалынырга тиеш. Гакыйка яки нәзер корбаны чалынмый торып, гает корбаны чалынмый, диләр. Гает корбаны – ваҗип корбан, хәле булган кеше өчен мәҗбүри корбан санала. Гакыйка корбаны – мөстәхаб корбан. Аны чалмаган булсагыз да, башка корбаннар кабул була. Нәзер корбаныгыз чалынмаган булса да, гает килеп җиткәндә 20 мең артык акчагыз булса, мәҗбүри булган гает корбанын чалырга тиешсез. Җитәрлек малы булса, ул да чала. Ләкин кайбер галимнәр андый кешегә корбан чалу мәҗбүри түгел, диләр. Корбанны намаз укымый торган, әмма мөселман кеше чалса, дөрес була. Намаз уку – аерым гайбадәт, корбан чалу аерым гамәл. Чалса ярыймы дию дөрес түгел, әгәр дә хәлле кеше булса, аңа ул тиеш. Чалганда беренче шарт – бисмиллаһ сүзен әйтү, Аллаһы Тәгаләне искә алу, икенче шарт – корбанның кем исеменнән чалынуын ният итү. Ул кеше «Бисмиллаһ» сүзен, ислам шәһәдатнамәсен дөрес итеп әйтә белә икән, мулла яки абыстайны чакыруның бер хаҗәте дә юк.

Корбанны гаилә исеменнән чалырга буламы?

Бер сарык чалына икән, ул бер генә кеше исеменнән чалына. Акча ир кешенеке икән, аның исеменнән булырга тиеш. Хатыны үз акчасын үзе тотып, аның да гает көненә артык 20 мең сумы булса, ул да корбан чалырга тиеш. Әгәр дә балаларның да 20 меңе булса, әти-әниләре алар исеменнән дә корбан чала. Инде эре мөгезле терлек яки дөя чалалар икән, аны бер кеше исеменнән дә, 7 кеше исеменнән дә чалырга була. Ләкин ничә кеше катнашса да, барысының да нияте корбанга чалу булырга тиеш, алтысы – корбан дип, берсе – ит өчен генә дип чала икән, корбан кабул булмый.Берәү исеменнән чалынган корбанның да әҗер-савапларын гаиләдә башка кешеләргә, әти-әниләргә, вафат булган әби-бабайлар исеменә багышларга була. 

Корбан чалу вакыты

Корбанны бәйрәм намазыннан соң чалалар, әгәр дә ул намазга кадәр чалынса, корбанга исәпләнми. Өч көн дәвамында корбан чалырга була, төнлә чалу мәкруһ санала.

Күп катлы йортта торучыларның корбан чалу өчен урыны юк икән, аларга мәчетләргә мөрәҗәгать итәргә була. Бәйрәм көнендә мәчетләр янында сарыклар сатыла торган базар оештырыла. Ә кайбер мәчет ишегалларында, билгеле бер санитар шартлар үтәлгәндә корбан чалу өчен махсус урын оештырыла, анда, дога кылып, корбан чалучы белгечләрне табарга була.

Кем корбан чала ала?

Корбан чалуны үз исеменнән дип ниятләүче кеше башкарырга тиеш. Әгәр дә ниндидер сәбәпләр аркасында бу кеше корбан чала алмый икән, моны ул ышанган башка берәү үти.
 

Нинди хайваннарны корбанга чалырга була?

Дөя, сыер, сарык һәм кәҗә. Биш яшьлек дөя, ике яшьлек сыер яки үгез, бер яшьлек яки алты айлык (авырлыгына карап) сарык яки тәкә.

Нинди физик кимчелекләре булганда хайваннарны корбан чалырга ярамый?
Авыру, сукыр, чатан яки ашарга яраклы бер әгъзасы җитмәгән хайваннарны корбан итеп чалырга ярамый. Мөгезләре киселгән яки печелгән хайваннарны корбан чалырга ярый.

 
Корбан итен кая куярга?

Корбан ите өч тигез өлешкә бүленә. Бер өлеше корбан чалучыга ашарга кала, икенче өлеше ярлы һәм мохтаҗларга таратыла, өченче өлеше белән бәйрәм табыны әзерләп туганнарны һәм дусларны сыйлыйлар.

Кайбер хәлле кешеләр, берничә хайванны корбанга чалып, үзләренә кечкенә генә өлешне калдырып, күбрәген тараталар. Бу да рөхсәт ителә. Пәйгамбәребез сгв: «Ашагыз, башкаларны ашатыгыз һәм үзегезгә дә калдырыгыз», дигән.


Корбан чалганда укыла торган дога

Аллаһүммә иннә саләәтии үә нүсүкии үә мәхйәәйәә үә мәмәәти лилләһи Раббиль гәәләмиинә ләә шәриикә ләһ.

(Йә Аллаһ, дөрестән дә, минем намазым һәм гыйбадәтем, яшәвем һәм үлемем барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһ ризалыгы өчендер. Аллаһы Тәгаләнең һичбер тиңдәше юктыр).

Соңыннан ният әйтелә:
«Йә Раббым, ошбу корбанны Үзеңнең ризалыгың өчен фәлән улы фәләннән (фәлән кызы фәләннән) кабул кыл». «Бисмилләһи, Аллаһү әкбәр!» – диеп, корбанлыкны бугазыннан чалып җибәрәсе.

Корбан гаетендә бала тууына корбан чалу ярыймы?

Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) бер хәдисендә: «Баланың бәхете гакыйка белән бәйле», дип искәртә. Гакыйка – бала тугач чалына торган корбан. Ир бала туса икене, ә кыз туса берне чалалар. Ул җиденче көндә чалынырга тиеш, әмма кичектереп тә үтәргә ярый. Моны Корбан бәйрәмендә дә башкарырга мөмкин. Бу очракта йорт хуҗасына үз исеменнән дә сарык чалу зарур.

Фото: Изображение от freepik

Укырга: Корбан чалу һәм аның фазыйләтләре

 

Теги: корбан чалу Корбан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар