Әлеге мастер-классны Татарстанның чигенә – Актанышка ук барып төшердек. Анда – Актанышның өр-яңа яшьләр урамында, үзләре салган яңа зу-ур йортта гаиләсе белән татар блогеры Ирек ШӘЕХОВ яши.
ВКонтактеда сәхифәсе аша таныш без аның белән. «Җырга-моңга гашыйк хисле авыл малае», ди ул үзе турында. Кечкенәдән җырларга яраткан (монысы әнисе Гөлдүзәдән) Ирек хәзер үзе җырлар яздыра, махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итү өчен оештырылган хәйрия концертларында катнаша. Үзен композитор буларак та сынап карарга өлгергән – «Синең белән генә» дигән җырның көе аныкы.
Ә менә видеолар төшерү белән мавыгуы – әтисе Хавилдән. Заманында бер ат саткан акчага видеокамера сатып ала Хавил абый. Бүген 30 меңләп язылучысы булган сәхифәсен кайсы елны башлаганын хәтерләмәсә дә, беренче видеосын яхшы хәтерли Ирек: әтисе белән умарталар караганны төшергән. Хәзерге видеороликларының төп геройлары – хатыны Ильвира, кызлары Фәридә белән Нәфисә, бәләкәй уллары Салих һәм 92 яшьлек Хиффә әби. Хиффә әби – Чуракайдагы күршеләре аларның. Ятимә карчыкның төп таянычы да алар. (Чуракай янында меңләгән торна төшә торган урын бар. Аның видеосын күргән булсагыз, Ирекнеке ул. Әлеге видео социаль челтәрләр аша бөтен интернетка таралды.)
Аш-суга да хирыслыгы бар икән үзенең. «Әни кунакка барасы булса, күчтәнәчкә вафлидан трубочкалар пешереп бирә идем. Кечкенә чагымнан күп пешердем аларны. Рецептын әни кайдан алгандыр, бик тәмле килеп чыга иде», – дип, беренче тәҗрибәләрен дә искә алды ул.
Әниләр көне уңаеннан, һәркем пешерә алырдай үзе җайлы, үзе тәмле бер ризык әзерләп күрсәтик әле укучыларыбызга, дигәч, Ирек кабактан чизкейк рецептын тәкъдим итте. Кабактан төрле ризык әзерләп караган бар, ләкин чизкейк пешергән юк иде әле. Әйдәгез соң, әниләргә бәйрәм күчтәнәче итеп, бергәләп әзерлик.

Бисквит өчен
250 г печенье / 150 г атланмай / ярты әфлисун суы
Крем өчен
250 г каймаклы сыр («Филадельфия», «Альметте» ише) / 400 г кабак пюресы / 150 г шикәр комы / 3 йомырка / 200 мл 33 процентлы сөт өсте / ярты чәй кашыгы төелгән дарчин / 2 аш кашыгы кукуруз крахмалы / ярты әфлисун суы / чеметем генә тоз.
Эш барышы

Кабакны чистартып, ваклап турыйбыз. Төбе калын кәстрүлгә тутырып, пешерергә куябыз.

Төбенә аз гына су һәм сөт өсте салабыз. Кабак йомшарып пешәргә тиеш.

Печеньены кул белән сындырып, тирән эчле савытка салабыз. Тукмак белән валчык булганчы төябез. Без «Юбилейное» печеньесы алдык.

Төеп бетергәч, 2-3 кашык әфлисун суы өстибез.

Атланмайны эретеп, печенье валчыгына кушабыз. Май белән валчыкны бик яхшылап катнаштырабыз. Эчлекне әзерләгән арада аны бер читкә алып куеп торабыз.

Тирән савытка каймаклы сыр белән шикәр комын салып, шикәр эреп беткәнче туглыйбыз.

Суынган кабакны блендер белән издерәбез.

Кабак пюресын тугланган сырга кушып болгатабыз.

Берәм-берәм өч йомырканы сытабыз. Сыткан берен әйбәтләп туглый барабыз.

Кремга тоз, крахмал белән дарчынны салып, ярты әфлисунның суын сыгабыз. Сөт өстен өстәп, күбекләнмәслек итеп кенә болгатабыз. Күбекләнсә, чизкейкта куыклар барлыкка киләчәк.

Төбе майлы табага яки формага әзер валчыкны салып тигезлибез. Таба читенә 2-3 см менгереп, бортлар ясыйбыз. Коры стакан төбе яки тукмак белән валчыкны тыгызлыйбыз.

Кремны валчык өстенә агызабыз. Форманы төбенә су салынган мич калаена утыртабыз (форма су үткәрмәскә тиеш).

Чизкейк 200 градуслы мичтә 45-50 минут пешә. Аны мичтән алмый гына суытабыз. Ныгысын өчен, 4-5 сәгатькә суыткычка куеп торабыз.
Фото: Анна Арахамия. Видео: Лилия Гәрәева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк