Логотип
Десерт

Чикләвекле урама

Гөлнара ГАФУРОВА – тумышы белән Баулы кызы. Мәктәптән соң Петербургның икътисад һәм финанс университетын тәмамлап, икътисадчы белгечлеген алса да, хезмәт юлын бөтенләй башка юнәлештә – ресторан бизнесында башлый ул.

«Аш-су әзерләүгә мәхәббәт уятучы кешем – мәктәптә хезмәт һәм сызым дәресләреннән укытучы Әнисә апа Биктимерова булды, – ди Гөлнара ханым шушы өлкәгә китергән сукмакларын барлап. – Шулкадәр чибәр, сабыр, затлы кеше иде ул. Тегәргә дә өйрәтте безне, пешерергә дә... Хезмәт дәресләрендә бәлеш, өчпочмакка кадәр пешердек. Мәктәптә өйрәнгәнне өйдә дә кабатлый идем. Рәхмәт әти-әниемә, «тотынма, булдырмассың» дигән сүзне беркайчан әйтмәделәр. Кешенең күңелендә булдыра алмам дигән курку юк икән, кулыннан бар да килә. Ризык әзерләгәндә хатын-кызның бар матурлыгы ачыла. Кечкенәдән камыр ашлары пешерү ошый иде. Иң яратып пешергән ризыгым  – ипи – борынгыча итеп мичтә пешергәне! Бүген дә күңелемә рәхәтлек биргән эшем белән шөгыльләнәм. «Бер көн дә эшләргә теләмәсәгез, яраткан эшегезне башкарыгыз», диләр бит», бу миңа да туры килә инде.
Гомере буе камыр цехында эшләп тә, җиңел гәүдәле булып калуының серен дә сораштык Гөлнара ханымнан. «Күзем төшкән бар ризыкны да ашыйм, ләкин көннең беренче яртысына кадәр генә. Кичке якта десерт ашыйсым килсә дә, аны иртәгәсе көнгә калдырам, – ди ул. – Бәйрәмнәрдә балаларымны, әлбәттә инде, камыр ашлары белән сыйлыйм. Ә алар өчәү минем! Өчпочмакларымны бик ошаталар. Камыр ашларын яратмаган кешене очратканым юк әле».
8 Март уңаеннан журнал укучыларыбызга өр-яңа десерт – японча әзерләнгән чикләвекле урама рецепты тәкъдим итә Гөлнара ханым. Японча булса да, үзебездәге гади генә ризыклардан әзерләнә ул. 

Кирәк
(камыр өчен) 
75 г сөт, 20 г чикләвек, 45 г атланмай, 64 г он, 1 йомырка, 2 йомырка сарысы, 4 йомырка агы, 55 г шикәр комы. 

(чикләвекле ганаш өчен)
100 г сөт өсте (33%), 20 г бал, 2 г ванилин, 30 г чикләвек, 75 г эремчекле сыр («Маскарпоне» ише), 50 г шоколад («Молочный»), 20 г какао мае (иссез үсемлек маена алыштыра аласыз). 

Эш барышы
 Сөткә су, атланмай, төелгән чикләвек (үзегез яратканын) салып, утка куябыз. Кайнарлану белән уттан алып, он куша-куша өзлексез болгатабыз. Он төерләнмәскә  тиеш.

Ике йомырка сарысы белән бер йомырканы туглап, суынган камырга кушабыз. Яхшылап болгатабыз.
4 йомырка агына (120 г) 55 г шикәр комы кушып, йомшак күбек булганчы күпертәбез. Аны да камырга кушып, сак кына катнаштырабыз (күбеген шиңдермәскә тырышыгыз). 
Камырны силикон формага (размеры 30 га 40 см) яки силиконлы пергамент кәгазенә агызып, тигезлибез. 180 градуслы мичтә 10 минут чамасы пешерәбез. 
Ганаш әзерлибез: 75 г сөт өстенә бал, ванилин, төелгән чикләвек салып, утка куябыз. Җылынгач, какао мае белән шоколадны кушабыз. Үсемлек мае куллансагыз, аны ике тапкыр кимрәк алыгыз. 
125 г сөт өсте белән эремчекле сырны миксер ярдәмендә күпертәбез (салкын килеш яхшырак күперә). Аңа шоколадлы массаны кушып, сак кына катнаштырабыз. 
Суынган камырны формадан алып, өстенә ганашны тигезләп ягабыз һәм рулет итеп төрәбез. 
Рулетны 4 см киңлегендә кисәбез. Балны эретеп, рулетның өске ягына сылыйбыз һәм һәрбер кисәкне вакланган чикләвек өстендә тәгәрәтеп алабыз.

Рулетыбыз әзер. Аны эрегән шоколад белән бизәп, чәй янына чыгарабыз. 
Бәйрәмебез белән тәбриклибез сезне, кадерле кызлар! Табыннарыгыз гел мул булсын!   

Теги: десерт камыр ашлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар