Бүген Казанда, ТР Фәннәр академиясе бинасында, «Россия – Ватан, Татарстан – туган йорт» мультимәдәни күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә комплекслы проект булып тора, ул тарих, мәдәният, мәгариф һәм үткәннең героик сәхифәләре аша республиканың төп кыйммәте – аның күпмилләтле халкының бердәмлеге һәм дуслыгы турында сөйли. Тантанада катнашучыларны Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.