Ике арада еш бәхәсләр чыгу яки, киресенчә, озак вакыт дәшми йөрү генә мөнәсәбәтләрнең киләчәге юклыгын аңлатмый. Әмма аларның ахыры яхшыга илтмәвен күрсәтүче башка билгеләр дә бар.
Мәхәббәт башланганда, гадәттә, барысы да матур һәм камил кебек тоела. Ләкин вакыт узу белән күзгә ташланмаган кайбер проблемалар үзен сиздерә башлый. Алар сиздермичә генә ике арадагы җылылыкны һәм ышанычны җимерергә мөмкин. Кайвакыт хакыйкатькә туры карарга һәм мөнәсәбәтләрегезгә читтән бәя бирергә кирәк. Бәлки, кайбер билгеләр сезнең бергә киләчәк төзү мөмкинлегегезгә шик тудырадыр?
Киләчәге булмаган мөнәсәбәтләрнең билгеләре:
Мөнәсәбәтләрнең беренче көннәреннән үк бер-берсенә артык бәйләнгән парларның аерылышу ихтималы югарырак. Хисләрне чиктән тыш көчле күрсәтү кайвакыт мөнәсәбәтләрдә җитмәгән башка нәрсәләрне капларга тырышу булырга мөмкин.
Кочаклашу, үбешү, бер-береңә назлы сүзләр әйтү – боларның барысы да табигый хисләр чагылышы. Әмма шушы матур мизгелләр артында җитди проблемалар яшеренмәгәнме? Мәхәббәтнең иң дәртле чоры мәңге дәвам итми. Бу – табигый күренеш. Вакыт узу белән беренче очрашулардагы дулкынлану, «баллы ай» чорының тынычрак, тотрыклы мөнәсәбәтләргә әйләнүен кабул итәргә кирәк. Әгәр башта ук хисләр чиктән тыш көчле булса, бу чорның тәмамлануын партнерлар аеруча авыр кичерергә мөмкин. Нәтиҗәдә, алар бер чиктән икенчесенә ташлана башлый.
Бер-берсе белән бөтенләй бәхәсләшми торган яки каршылыкларны тиз генә «йомып» куючы парларның мөнәсәбәтләре еш кына озакка бармый. Проблемалар турында ачыктан-ачык сөйләшә, фикер алыша һәм каршылыкларны хәл итә белгән парларның мөнәсәбәтләре исә ныграк була. Проблемаларны дәшмичә генә читләтеп узу яхшы нәтиҗәгә китерми. Шуңа күрә бәхәсләрдән курыкмаска кирәк. Иң мөһиме – бер-береңне гаепләү түгел, ә үз фикереңне дәлилләп әйтеп бирү һәм каршы якны да тыңлый белү. Мондый сөйләшүләр – сәламәт мөнәсәбәтләрнең аерылгысыз өлеше.
Мөнәсәбәтләрнең ничек үсеш алуына генетик үзенчәлекләр дә йогынты ясарга мөмкин. Галимнәр аерылышуларның сәбәпләрен өйрәнгәндә нәселдән килгән үзенчәлекләре дә билгеле бер роль уйнавын ачыклаган. Кайбер тикшеренүләр генетик факторларның аерылышуга бәйле тәртип модельләренә буыннан-буынга йогынты ясавын күрсәтә. Димәк, гаиләдәге мөнәсәбәтләрне формалаштыруда кешенең үскән мохите белән беррәттән, нәселдән килгән үзенчәлекләре дә әһәмияткә ия булырга мөмкин.
Өйдәге көндәлек эшләрне кем башкарырга тиешлеге турындагы бәхәсләр күп парларга таныш. Бер караганда, бу – вак мәсьәлә кебек. Әмма өй эшләрен бүлешә алмау аркасында даими низаглар чыгу – мөнәсәбәтләр өчен яхшы билге түгел.
Күз алдына китерегез: ир белән хатын эштән арып кайта, икесе дә ял итәргә тели. Әлбәттә, берсенең дә ашарга әзерлисе, өй җыештырасы килми. Әмма бу эшләрне кем дә булса башкарырга тиеш бит. Әгәр һәрвакыт бер кеше генә барлык җаваплылыкны үз өстенә ала икән, үпкәләү һәм ризасызлык җыелачак. Бу исә вакыт узу белән җитди проблемага әйләнергә мөмкин.
Бу билге кешенең эчке халәтенә дә, карьерасына да, һөнәри үсешенә дә кагыла. Партнерыгыз сезгә үзегезне тормышта табарга, яраткан эшегез белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирми генә түгел, ә үз көчегезгә булган ышанычыгызны да какшатырга тырыша икән, уйланырга җирлек бар. Ул уңышларыгызны күрми, казанышларыгызны әһәмиятсез итеп күрсәтә.
Сездән партнерыгыз, аның эше, кызыксынулары турында сорасалар, нинди хисләр кичерәсез? Моны аңлау мөһим. Чөнки мөнәсәбәтләр башында без, гадәттә, яраткан кешебезнең кимчелекләренә игътибар итмибез. Вакыт узу белән исә күздәге «алсу пәрдә» төшә, һәм без аның элек күрмәгән сыйфатларын да күрә башлыйбыз. Бәлки, аның тормыш рәвеше сезгә ошамыйдыр, кызыксынулары сезнең кыйммәтләргә туры килмидер, яисә ул бернәрсәгә дә омтылмыйча яши торгандыр. Мондый очракта үзегездән сорарга кирәк: мин чыннан да бу кеше белән киләчәк төзергә телимме?
Бергә яшәвегезгә әллә ни күп вакыт та узмаган. Әмма уртак тормышыгыз сиздермичә генә көндәлек мәшәкатьләргә һәм гадәти тәртипкә әйләнгән. Элекке кебек күңел күтәренкелеге, сәбәпсез шатлану, кулга-кул тотынышып йөрү, кечкенә генә сюрпризлар ясау юк. Барысы да каядыр югалган, үткәндә калган кебек. Көннәр бер-берсенә охшап кала. Ике арада элекке җылылык, якынлык сизелми. Шул чакта күңелдә ирексездән сорау туа: «Алга таба нәрсә булыр икән?»
Тормышта көтелмәгән кыенлыклар килеп чыкканда, күңелсезлекләрнең сәбәбен хәл-шартлардан түгел, ә аңардан күрәсез икән, димәк, сез инде бер команда булып яши алмыйсыз. Моннан да начаррагы – авыр вакытта бер-берегезгә ярдәмче түгел, ә киртә булып күренә башлау. Әйтик, берегез эшсез калды, авырып китте яки башка җитди кыенлыкка юлыкты ди. Ике арада якынлык булганда икенчең шунда ук ярдәмгә ашыга, булдыра алганча терәк була. Әгәр андый чакта аның сезнең янында булуын түгел, ә берүзегез генә калуны телисез икән, арагызда бик мөһим нәрсә җитми дигән сүз.
Элек сез бергә булачак тормышыгыз турында хыяллана, уртак планнар кора идегез. Кайда яшәрсез, кая сәяхәткә барырсыз, киләчәктә нәрсәләргә ирешерсез... Хәзер исә мондый планнарның мәгънәсен күрмисез. Хәтта киләчәгегезне бу кешедән башка күз алдына китерү турында ешрак уйлый башладыгыз. Бу – мөнәсәбәтләрегез турында җитди уйланырга кирәклеген күрсәтүче мөһим билге.
Күптән түгел генә сезгә икегезнең аралашуы да җитә иде. Сезнең өчен бөтен дөнья нәкъ менә шушы кешедән тора кебек иде. Хәзер исә тирә-юньгә ешрак күз сала башладыгыз. Баксаң, янәшәдә күпме кызыклы, сөйкемле кешеләр бар икән! Алар белән танышу, аралашу теләге уяна. Хәтта үзегез дә сизмәстән, аларны аның белән чагыштыра башлыйсыз.
Бу кызыксынуның сәбәбе нидә? Бәлки, хәзерге мөнәсәбәтләрегездә сезгә җитмәгән нәрсәләрне башка кешеләрдән эзли башлагансыздыр?
Кеше һәрвакыт көчле хисләр ташкынында яши алмый. Мөнәсәбәтләрдә тыныч чорлар булу – табигый хәл. Әмма күңел тынычлыгы битарафлыкка әйләнсә, бу инде уйланырга сәбәп.
Тыштан караганда, барысы да яхшы кебек. Бәхәсләшмисез, бер-берегезне борчымыйсыз, көндәлек тормышыгыз үз җае белән бара. Ләкин эчегездә бернинди хис тә калмаган булырга мөмкин. Бәлки, сез күңелегезгә тирәнрәк карарга һәм анда бушлык күрергә куркасыздыр? Кайвакыт хисләрнең югалуын үзебез дә танырга теләмибез.
Көнләшү беренче карашка партнерга битараф булмау, аны югалтудан курку билгесе кебек тоелырга мөмкин. Әмма һәрвакытта да алай түгел. Сәбәпсез көнләшү кайвакыт үзеңдәге ризасызлыкны, җыелган ачуны һәм үпкәне партнерга чыгару өчен генә бер сәбәпкә әйләнә. Кеше икенче яртысын нигезсез гаепли, һәр адымын контрольдә тотарга тырыша. Мондый көнләшү мәхәббәтне ныгыту урынына ышанычны җимерә, ике арадагы киеренкелекне арттыра.
Кайчандыр бу кешедән башка тормышыгызны күз алдына да китерә алмый идегез. Ә хәзер аерылышу турында уйлаганда, элекке кебек курку һәм борчылу кичермисез. Әгәр күңелегез белән бу кешедән башка да тормышыгызны дәвам итәргә әзер икәнсез, димәк, эчтән инде билгеле бер карарга килгәнсез. Калганы – вакыт эше генә.
Мөнәсәбәтләрдәге бу билгеләрнең берсе генә булу да аерылышу котылгысыз дигән сүз түгел. Иң мөһиме – проблемаларның барлыгын тану, алар турында ачыктан-ачык сөйләшү һәм ике якның да мөнәсәбәтләрне саклап калу өчен тырышуы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк