Логотип
Дин

Кешегә нигә сынау килә?

Берәүнең дә тормышы тип-тигез юлдан тәгәрәп кенә бармый: киртәләргә дә очрый, нәрсәгәдер бәрелеп туктап калгандай кебек тә тоела. Әйе, гомер иткәндә һәркем сынауларга дучар була. Нигә килә соң кешегә сынаулар, моның берәр хикмәте, сере бармы?

Бу сорауга МӨДӘРИС хәзрәт җавап бирә.

– Аллаһы Тәгалә Кәръәни-Кәримдә әйтә: «Йөрегез дөнья буйлап, карагыз», – ди. Илгә чыгып китсәң, төрле гыйбрәтле хәлләр бар. Аларны күргәч, без үзебез өчен нәтиҗә ясыйбыз, гыйбрәт, дәрес алабыз. 

Кайвакыт шулай була, без кемнеңдер сыналуын күреп сөенәбез. Аллаһы сакласын!  Кемнекендер күреп, көенәбез. Тарихтан беләбез, Әюп галәйһиссәлам авыртып китә, хатынын, балаларын, байлыгын югалта. Аңа бик зур сынау килә. Шунда ике агасы килеп, сөенәләр:

– Аллаһы Тәгалә Әюпне яратмый, менә нинди зур сынаулар бирде ул аңа, – диләр. 

Әмма Аллаһы Тәгалә: «Ә сез кайдан беләсез минем кемне, ничек сынаганны?» – ди. 

Кайчак күршебез авыртып китәргә мөмкин. Яки бер якын туганыбызга ниндидер чир килергә мөмкин. Шул вакытта безнең: «Менә Аллаһы Тәгалә аны сыный», – дип уйлавыбыз бар. Ә чынлыкта, туганнарыбыз, якыннарыбыз аша Алалһы Тәгалә безне сынарга мөмкин.  

Пәйгамбәребез  галәйһиссәлам белән Гайшә арасында Мәдинәдә нинди фетнә чыга. Шушы авырлык вакытында кемнең кем икәне күренә. Кайбер кешеләр Гайшә анабыз, аның гаиләсе турында гайбәт сөйли башлыйлар. Авыр вакыт кемнең кем икәнен ача: дусның дус түгел икәнне. Яки киресенчә, син үзең өчен дошман дип санаган кешенең дошман түгеллеген. Шуңа күрә без белмибез, асылда кем сынала анда: сынау килгән кеше үземе, әллә аның якыннарымы?

Сынаусыз гына тормыш булмый. 

Менә табигать, мәсәлән, газ табигый хәлендә – ул иссез. Ләкин без буылып, газга агуланып үлмәсен өчен адәм балалары аңа ароматизатор кушалар. Без газ исен сизсен өчен эшләнә бу. Югыйсә без агуланып үлгәнебезне белми дә калыр идек. Менә бу дөньяда авырлык та кайчак безнең күзләребезне ача, кешенең күңелен чистарта, икенче төрле уйларга, фикерләргә этәрә, тәүбә итәргә, үзгәрергә мәҗбүр итә. Әйткәнемчә, кемнең кем икәнен күрсәтә. Мәсәлән, шайтан йөри мин әйбәт, мин – күкләр сакчысы дип. Аллаһы Тәгалә аның каршына адәмне китереп куя: «Баш и, сәҗдә кыл», – ди. Менә бу сорау килеп тә туды, аның эченнән авыртуы килеп тә чыкты... Проблема адәмдә түгел, Иблиснең үзендә иде.  Аллаһы Тәгалә сынауларны сине сынар өчен түгел, синең нинди икәнеңне күрсәтү өчен дә бирә. 

Шуның өчен ашыкмыйча дөрес нәтиҗә чыгарырга кирәк. 

Кемдер сынау алдында калган килгән, Аллаһы Тәгалә аңа хәерле чыгу юллары, хәерле белем, хикмәт бирсен. Сынау килгән кешеләрне ярдәмсез калдырмыйк. Пәйгамбәребез дә әйткән: «Сынау килгән кешеләргә артыбыз белән борылмагыз, ярдәмчесез калдырмагыз, бәяләрне күтәрмәгез», – дигән. Менә шушы хәдисләрне тотып яшәсәк иде. Табибка барып, ул безгә авыруның сәбәбен ачыклап, даруны язып, без аны кулланмасак, шифасы буламы? Юк, әлбәттә. Табиб әйткән даруны кулланырга кирәк! Шуның өчен Коръән бар, сөннәт бар. Димәк, шифа бар! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар