Швеция дигәч, күз алдына һәрвакыт якты, чиста һәм тыныч интерьерлар килә. Кырыс климатта яшәгәнлектән бу ил халкы өйгә ямь тудыруга зур игътибар бирә. Кыш көне илнең күпчелек төбәкләрендә кояш берничә сәгатькә генә күренә, шуңа күрә өй һәрвакыт салкыннан, җилдән һәм караңгылыктан ышанычлы сыенау урыны дип саналган. Нәкъ шуңа швед хуҗабикәләре өчен өйнең тышкы матурлыгына гына түгел, аның уңайлы, рәхәт атмосфералы булуы да мөһим.