Тормышлары шундый матур башланган иде бит югыйсә. Хәзер ул белгән егеттән бары аның фамилиясе генә калды. Ә ире моның өчен аны гаепли.
Кадрия өстәл янында утыра. Аш инде суынып бетте, ире һаман залда телевизор каршында утыра. Кадриянең Расихны хәтта бергә ашарга чакырасы килми. Аның белән кара-каршы утырасы да килми. Чакырмыйсың икән, кабат ул гаепле булачак.
Расих эштән бер сәгать элек кайтты. Арган, ачулы һәм, гадәттәгечә, хәмер исе килеп китте. Кадрия аның кайда булганын сорамый. Болай да белә. Соңгы ярты елда ире эштән бар аркылы кайта. Бу юлы да кайтты да эндәшми генә ваннага юынырга кереп китте. Аннан авыз эченнән генә мыгырданып исәнләште дә, залга кереп креслога чумды. Кадрия белә: ире аның эндәшүен дә теләми иде.
– Ашыйсыңмы? – Кадрия кухнядан гына иренә кычкырды.
Җавап урынына тынлык иде. Тиздән авыр адымнар ишетелде. Расих кухняга керде дә Кадриягә карап тора башлады. Бүген дә иренең күзләре томанлы иде.
– «Ашыйсыңмы» дип кычкыру урынына матуррак эндәшеп булмыймы, Кадрия? Инде бит синнән бер җылы сүз җитә. Ә син шуны жәллисең. Син бит миңа яшәргә бирмисең, Кадрия.
Хатын көрсенде. Ул моны меңенче тапкыр ишетә иде инде.
– Расих, башлама зинһар...
– Нәрсә башламаска? – ул учы белән өстәлгә сукты. Өстәлдәге аш чайпалып куйды. – Син бит мине ишетмисең. Ә мин синең ишетүеңне телим. Дөреслекне әйтәм бит. Синең аркада эчәм мин. Син мине соңгы чиккә җиткердең!
Расих заводта өлкән инженер. Аны эшендә бик хөрмәт итәләр. Әмма өйгә бусаганы атлап керүгә ул башка кешегә әйләнә дә куя: бар нәрсәдә Кадрияне гаепли башлый. Эштә арыса да, балалар начар билге алса да, машинасы ватылса да – һәрвакыт хатыны гаепле.
– Расих, син үзең шушы юлны сайладың. Минем гаебем юк дип ничәнче кат әйтәм сиңа, – диде Кадрия тыныч кына.
Мин? – Расих көлеп җибәрде. – Мин сиңа терәк булырсың дип өйләндем, яраттым. Ә син? Ә син мине акча янчыгы итеп кенә күрдең. Миннән назыңны түгел, җылы карашыңны да жәллисең. Хәзер инде менә җылы ашыңны да жәлли башладың... Син бит...
Расих тиешле сүзне таба алмыйча туктап калды, аннары кулын гына селтәде. Кадрия аңа карады һәм ирен танымады. Ул кияүгә чыккан егет бөтенләй башка иде. Кадриянең күзләренә генә карап тора, аны бик ярата иде. Ул һәрвакыт елмайды, планнар корды. Ә хәзер ул егеттән паспортындагы фамилия генә калды.
– Расих, мин дә синең кебек эшлим, мин дә арыйм. Аңлыйсыңмы? Без икебез дә арыйбыз. Әмма нишләптер синең ару гына безнең гаиләдә мөһим. Ә мин һәрвакыт робот булырга, җитмәсә, сине һәрвакыт назлап торырга тиеш. Бу мөмкин түгел.
– Ә кемнеке мөһимрәк булсын тагын? – ул графиннан стаканга су агызып, эчеп куйды. – Мин бу өйне тартам, сезгә җитсен дип эшлим дә эшлим. Ә син… – ул кухня буенча күз йөртеп чыкты, – син фәкать акча туздыра гына беләсең.
Кадрия дәшмәде. Ул бәхәсләшүнең файдасызлыгын белә иде. Аның һәрвакыт җавабы бар иде. Бу инде ничә ел шулай дәвам итә. Кадрия эшләмәгәндә ул аны «муенымда утырасыз» дип табалады, эшкә чыккач «өйне ташладың, балалар әнисез үсә» дип әйтте, хәзер инде менә «аз акча эшлисең, синең эш эшмени» дип әйтә башлады. Ирең гел шулай табалап торганда ничек җылы сүз әйтәсең инде аңа. Кадрия чынлап та йомылды.
– Расих, әйдә ашыйк та йокларга ятыйк, кабат башламыйк, – диде ул.
– Теләмим мин синең белән ашарга! Син бит миңа ашарга да эткә салган кебек кенә саласың, – Расих тәлинкәне ачуы белән читкә этәрде, ул идәнгә төшеп китә язды. – Бу өйдә миңа карата бер хөрмәт дә юк бит. Улыбыз чыгып китте, кызыбыз мине, гомумән, хөрмәт итми. Моңа бит син гаепле. Син аларны миңа каршы котырттың.
– Мин беркемне дә котыртмадым, Расих. Алар барын да үзләре күрде.
– Нәрсә күрделәр? – Расих Кадриягә төбәлеп карады. – Әниләренең әтиләренә карата кырыс кеше булуынмы?
– Алар синең эчкәнеңне күрделәр, – диде Кадрия, аның күзләренә туры карап. – Син исерек булып кайтканыңны. Синең кычкырганыңны. Минем елаганымны. Балалар барын да күрделәр, Расих. Кызың синең белән сөйләшми, чөнки курка ул синнән. Моңа мин гаепле түгел, син гаепле.
Расих бик озак өстәлгә текәлеп утырды.
– Син мине юкка чыгарасың, – диде ул тыныч кына. – Сүзләрең белән юкка чыгарасың. Мин бит иртәгә дә эчәчәкмен. Иртән «башка эчмим» дип вәгъдәләр бирсәм дә, эчәчәкмен...
– Мин сине эчкәргә мәҗбүр итмим, Расих. Син үзең сайлыйсың.
– Ә миңа нәрсә сайларга кала соң? – ул башын күтәрде. Күзләрендә уенчык алып бирмәгән баладагы кебек үпкә бар иде. – Син мине яратмыйсың. Син беркайчан да яратмадың. Мин синең өчен акча табучы гына идем.
– Син минем ирем идең, – диде Кадрия. – Һәм мин сине ярата идем. Бик көчле. Ә аннары син шешәгә баттың да кире кайтмадың.
– Син мине анда кертеп җибәрдең.
– Юк, Расих.
– Әйе! – ул кулы белән өстәлгә сукты. – Әйе! Син! Чөнки син балык кебек салкын. Син миңа кагылмадың, кочакламадың, җылы сүзләр әйтмәдең. Мин сиңа тартылдым – син борылып яттың.
– Мин исләрдән борылып яттым, синнән түгел, – диде Кадрия тыныч кына. – Бәйрәмнәрдән соң эчеп кайтулардан башланды. Синнән хәмер исе килгәндә мин сине кочаклый алмыйм дип мин сиңа кат-кат әйттем. Син ишетергә дә теләмәдең.
– Мин китәм, – диде кинәт кенә Расих.
– Кайда?
– Мин синнән китәм. Ә аннары син кемне югатканыңны аңларсың.
– Мин аңладым инде, – Кадрия аңа карады. – Күптән аңладым.
Расих торды да кухнядан чыгып китте. Кадрия ялгызы калды. Бераз утырганнан соң өстәлне җыештырып йокы бүлмәсенә керде. Расих йоклый иде.
Кадрия плед алып залга чыгып ятты. Иртәгә буласы картинаны күздән кичерде: Расих уянып, гафу сораячак. Башка эчмәскә вәгъдәләр бирәчәк. Җыенып эшкә китәчәк. Әмма бер атнадан тагын барысы да кабатланачак.
Аның янәшәсендә Кадрия яраткан егет күптән юк инде. Ул ничектер тормыш диңгезендә юкка чыкты. Моның яшәү түгеллеген дә аңлый Кадрия, әмма чыгып китәргә йә ирен куып чыгарырга көч тапмый. Иренә карата хисләре булмаганын Расих та сизә. Ике арадагы салкынлык та көннән-көн зурая. Расих Кадриядә хисләр уятыр, салкынлыкны бетерер өчен берни эшләми, бары тик гаепли генә. Кадрия үпкәләп, Расих гаепләп әнә шулай тормышлары уза.
Кайчак тормышта бөтен горурлыкны алып утырып сөйләшү дә җитә. Әмма күпләр нигәдер үпкәләү һәм гаепләү белән генә мәшгуль. Кадрия белән Расих кебек...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк