Журналист, язучы, шагыйрә, язучыларның Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сәйдә Зыялы исеме әдәбият сөючеләргә яхшы таныш. Әдәбият дөньясына балалар газетасы «Яшь ленинчы», хатын-кызлар басмасы «Сөембикә» журналы аша килә ул. Шуңа иҗатында балаларча ихласлык, чисталык та, хатын-кызларга хас затлылык, наз, җылылык та бар. Иҗаты турында үзе менә ничек әйтә: «Минем әсәрләрем язмышым сукмаклары буйлап юл саба. Анда «Сагыну», «Мәхәббәт», «Хыянәт» – тик ике җан өчен генә кыйбла булырдай изге тукталышлар бар. Шигырь сөючеләрне мин бүген әнә шул тукталышларга сәяхәт кылырга чакырам... Шигырьләрем укучылар күңеленә игелек, яшәү кадере, матурлыкка соклану өстәсен иде».