Логотип
Актуаль тема

Казанда – журналистлар бәйрәме

Бүген – безнең урамда бәйрәм! Татарстан журналистларының һөнәри бәйрәме!

Бәйрәм тантанасы иртәнге сәгатьләрдә үк Татарстан Республикасы Дәүләт Советында башланып китте. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Татмедиа филилы җитәкчеләре – баш мөхәррирләр белән очрашты. Массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен Матбугат көне белән котлауны ул иң элек үзенә хас булганча җылы, үтемле итеп, рәхмәтен җиткерүдән башлап җибәрде. «Ил язмышы, республика тормышы белән сез», – дип, журналистлар эшен югары бәяләде. «Сез кешеләр өчен – консультант та, юрист та, яклаучы да. Кирәкле, әһәмиятле эшегез өчен рәхмәтемне белдерәм. Бу бәйрәм – һөнәрен һәм сәләтен сүз белән эшләүгә, тарихи хәтерне саклауга, заманча Татарстанның югары казанышларын һәм омтылышларын чагылдыруга багышлаган хезмәт ияләрен берләштерә», – диде ул. Чын хис-кичерешләр чагылган сыйфатлы журналистиканың һәрвакыт кирәк булачагын ассызыклады. Илһам, тирән эчтәлекле мәкаләләр һәм туган җиребез хакына яңадан-яңа иҗади уңышлар, сәламәтлек теләде.
Ә бу вакытта веб-редакторлар һәм социаль челтәрләрдә эшләүче редакторлар өчен «Дзен новости» дигән темага семинарлар узды.

«Пирамида»да Татарстан жрналистлары съезды эшен дәвам итте.

Декабистлар урамындагы ТАТМЕДИА бульварында исә «СМИшная улица –Массакүләм мәгълүмат чаралары урамы» бәйрәме гөрләде. Республика басмалары тезелгән өстәлләр янында газета-журнал укучылары белән кызыклы очрашулар, концерт, җырлар, коймак белән чәй, кайнар пылаулар бүгенге көнгә үзенә бер ямь өстәде.

«Татмедиа» матбугат һәм  массакүләм коммуникацияләр Республика Агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлигәрәев һәм АҖ «ТАТМЕДИА» генераль директоры Шамил Садыйков филиал җитәкчеләре – баш мөхәррирләргә тантаналы рәвештә айфоннар һәм стадикамнар тапшырды.

Төштән соң бәйрәм Пирамида күңел ачу комплексына күчте.

Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо»-2026 конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү – бәйрәмнең иң тантаналы мизгелләре иде.

Гран-при иясе «Шәһри Чаллы» газетасы баш мөхәррире Резедә Йосыпова булды.

«Сөембикә» редакциясе журналистларының эшен дә югары бәяләделәр. Озак еллар эшләү дәверендә үзен социаль темаларга язучы талантлы журналист итеп танытканы өчен журналның хатлар бүлеге редакторы Лилия Гәрәевага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт Хаты тапшырылды.

Уңышларың белән котлыйбыз, Лилия! Бәйрәм белән, хөрмәтле каләмдәшләр!       
         
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар