Журналист, язучы, шагыйрә, язучыларның Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сәйдә Зыялы исеме әдәбият сөючеләргә яхшы таныш. Әдәбият дөньясына балалар газетасы «Яшь ленинчы», хатын-кызлар басмасы «Сөембикә» журналы аша килә ул. Шуңа иҗатында балаларча ихласлык, чисталык та, хатын-кызларга хас затлылык, наз, җылылык та бар. Иҗаты турында үзе менә ничек әйтә: «Минем әсәрләрем язмышым сукмаклары буйлап юл саба. Анда «Сагыну», «Мәхәббәт», «Хыянәт» – тик ике җан өчен генә кыйбла булырдай изге тукталышлар бар. Шигырь сөючеләрне мин бүген әнә шул тукталышларга сәяхәт кылырга чакырам... Шигырьләрем укучылар күңеленә игелек, яшәү кадере, матурлыкка соклану өстәсен иде».
Юам тәрәзәләремне,
Торсын әле ялтырап:
Сибелсен нурлар, сибелсен,
Дөнья булсын яктырак!
Тәрәзләрем көнбагыштай,
Кояшка төбәп карый;
Тәрәзәмнән кергән нурлар
Чәчемне килеп тарый.
Бу аклыкның, бу сафлыкның
Беләм дәрәҗәләрен –
Сезне дәшеп, ачып куйдым
Күңелем тәрәзәләрен...
Шәһәр безне күптән йотты инде.
Ә үзебез – авыл баласы.
Кем уйлаган ул чак...
Бу күчешнең
Фәлсәфәгә бүген саласын?
Кайберәүләр китте гыйлем эстәп,
Кайберәүләр бәхет артыннан...
Кеше инде шулай яратылган –
Каядыр ул һәрчак тартыла.
Кеше шулай эзли үз урынын –
Эзләгәнгә нидер табыла...
Шәһәр безне йотса-йотмаса да,
Тамырлар бит... Тамыр авылда!
Төшләремдә очам,
Зәңгәрлекне кочам,
Кая икән шулай ашкынам?
Йөрәк ярсуларым –
Гүя кар сулары,
Бөтерелеп аккан ташкыннар.
Әллә үзем исәр? –
Ташкын-ташкын хисләр
Агыла да һаман агыла.
Дөньялыкның яме,
Мәңгелекнең шәме –
И Мәхәббәт!
Сиңа табынам!
Табынсам да сиңа,
Абынсам да синдә,
Син җыр булып кердең күңелгә!
Төшләрендә оча,
Зәңгәрлекне коча
Тик гашыйклар
Бәхет күгендә...
* * *
Көткәнгә өзелеп сагынып,
Язларны каршылап йөгердем.
Язлардан язларга кадәрле –
Бер җыр күк үтүе гомернең.
Беләм мин: язларның күгендә
Тик якты йолдызлар кабыныр;
Мин көткән йолдызлар үзләре
Язга һәм сөюгә табыныр.
Иң якты йолдызлы язлардан
Наз булып мин сиңа килермен;
Язлардан язларга кадәрле –
Бер җыр күк үтүе гомернең.
Мин – марттан. Сакла яттан –
Йөрәгем ачык яктан.
Сагышым ташып аккан –
Дәрьяларда моң арткан.
Кар яна, сыза эчтән...
Җир ята өнсез – Хистән.
Кар аслары – кайнарлык,
Дәрьяларга агарлык.
Мин – март дигән агымнан –
Тере агым шавыннан!
Сиңа киләм. Мин – марттан,
Бар дөньяма ут капкан...
Каршыла син. Мин – марттан.
Боз булсаң, үзең саклан!
Кар эчендә умырзая
Түзмәгән –
Чәчәк аткан!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк