Өздереп сандугачлар сайрый, берсеннән-берсе зифа яшел каеннар күзне иркәли, әнә агачлар арасына качкан Шүрәленең дә күзләре ялтырый, Былтыры да, балтасын кыстырып, урманга юл алган. Алтын тараклы Су анасы да, Кәҗә белән Сарык та, бүреләр дә монда, пар атлар да туп-туры Казанга юл тоткан...