Логотип
Актуаль тема

Халык синоптигы: «Cыерчык бураны булачак әле»

Яз җитә башласа, аеруча һава торышы фаразлары белән кызыксына башлыйбыз. Чөнки елны туйдыра торган язгы көннәр алда. Бәрәңге бакчасы ягына карана башлыйбыз, көрәк тотарга кул кычыта башлый. Быел яз узган елгыдан салкынчарак килде. Хәтерләсәгез, узган ел апрель аенда эссе көннәр дә булды, быел исә өстән пәлтә төшми әле. Кайчан җылытып көрәк тотарбыз? Һава торышы фаразларын белешергә Балтач районы Яңавыл авылында яшәүче халык синоптигы Әмир абый ШӘРӘФИЕВКӘ шалтыраттык.

 Әмир абый, исәнмесез. Кышларны исән-сау чыктыгызмы?

– Шөкер, исән-сау гына.

Әмир абый, быел сыерчык бураннары да булмады...

– Булмады шул. Шунысы кызык, кар быел күп яуды диделәр. Кар узган ел да яуды ул. Хәтерләсәгез, узган кышны шулай яуды да эреде, яуды да эреде. Быел да күп яуды ул. Бураннар булды, аннан соң җылытты гел. Ә быел бураннар бик аз булды, салкыннар торды. Кар җыелып барды, әмма ул көпшәк иде. Язын да бик тиз эреп бетте. Бездә хәтта Шушма да тулып җитмәде. Кар күп булса да, каты ташулар булмады. Шуның өстенә карга бураны да, сыерчык бураны да булмады. Мондый елны яратмыйлар аны. Шулай да бу начар түгел. Әле кояш караган җирләрдә генә үлән күтәрелә башлады, дым күп, әмма җылы җитми. Туң да артык күп түгел иде, дым җиргә сеңде. Җәй начар килергә тиеш түгел. Әмма минем сынамышлар буенча ике проблема күренеп тора. Беренчесе, майга кергәч, бер ара корылык булырга мөмкин. Ни өчен дигәндә, апрельдә явым-төшем күп булды. Икенчесе, менә мондый елларны – көн озынаеп туктаган вакытта гарасат булып ала. Карга бала очырган вакыт була ул. Без гади итеп кенә аны давыл дибез инде. Әмма ул, гадәттә, бөтен җирдә булмый, полоса булып бара. Ә болай уңышларга килгәндә, начар булмас, тик җылы гына юк шул.

Гадәттә, 9 майларда халык бәрәңге утырта башлый. Быел соңгарак калыначак, димәк.

 – Соңгарак калды шул, соңгарак. Җир җылынып җитә алмый әле.

 Кайчангарак планлаштырырга икән инде бәрәңге утыртырга авылга кайтырга?

– Бәрәңгенең шундый гадәте бар: иртә утыртасыңмы аны, соңмы – туфракта җылылык 10 градуска җитмичә тишелә башламый ул. Шунда җылы көтеп ята. Җылы туфракка утыртсаң, бик тиз тишелә инде. Бәрәңге өлгерер ул, куркасы түгел аның өчен. Уңышлар начар булмас быел. Май аенда явым-төшем генә яхшы булсын. Бәрәңгене инде кар күренеп калгач утыртырга планлаштырып торабыз.

 Әле майда да кар көтәбезмени?

– Яз кышка карап килсә, 9 майлар тирәсендә бурыр. Кар булса, әйбәт әле ул, кырау булса – яман. Әле бездә кырау төшә. Бик коры, салкынча булып кырау төшсә, начар инде. Үсемлекләрнең вегетатив чорына туры киләчәк бит. Шулай да яхшыга өметләнеп торыйк инде.

 Апрель салкын булса, июнь җылы булыр диләр. Сез килешәсезме?

– Апрельдә һава торышы нормадан түбәнрәк шул. Аның каравы, явым-төшем бар. Бу яхшы күренеш. Июнь җылы булыр ул, әмма, әйткәнемчә, көн озынаеп туктагач давыл булырга мөмкин дип борчылып торам. Карга бала очырган чорлар ул. Ел саен сынаганым бар.

Әмир абый, кыш суык булса, җәй эссе була диләр. Эссе җәйләр көтәсеме соң инде ул?

– Быел кыш бик салкын булмады бит инде. Нормаль кыш булды, артык салкыннар булмады бары. Без җылы кышларга өйрәнгәнгә генә шулай тоелды. Быел җәе дә нормаль бурыр. Соңгы өч елда шуны күзәтәм: яз җәйгә килеп керә, җәй – көзгә. Узган ел хәтерләсәгез, сентябрь җәй кебек килде. Кешеләр буталып: «Әбиләр чуагы», – дип йөрделәр. Әбиләр чуагы түгел иде ул, җәйнең дәвамы иде. Әбиләр чуагы 14 сентябрьдән соң гына була. Декабрьгә көз килеп керде. Мартны карасак, ай башында нинди салкыннар булды. Димәк, кыш язга кадәр дәвам итте. Болай булса, инде быел да җәй көзгә килеп керер...

Димәк, Әмир абый, сыерчык бураны булачак әле?

– Әйтәм бит инде, 9 майларда күзәтелергә мөмкин. Майның беренче ункөнлегендә килеп чыгар ул. Кар булса әйбәт, кыравы булмасын. 9 майда кырау төшсә, ул июньнең башында да көтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар