Психологлар күптән бер кызыклы үзенчәлекне ачыклаган: мәхәббәтнең гомер буена дәвам итүенә ышанучылар – әти-әниләре, әби-бабаларының бер-берсенә карата матур, җылы мөнәсәбәтләрен күреп тәрбияләнүчеләр. Шуңа күрә дә мәхәббәт нәселдән күчә дигән фикерне белгечләр һаман саен кабатлап һәм раслап тора.
Бу чыннан да шулай. Мөнәсәбәтләрнең нинди булырга тиешлеге якыннарыбыз үрнәгендә безгә балачактан сеңдерелә. Гаиләдә конфликтлар булу-булмау, аерылышулар, бергә яшәү мөһим булган кебек, бер-береңне кочаклап, үбеп каршы алу, көннең ничек узганын сорау, хәлләр белешү, хисләрне әйтү кебек мизгелләр дә үз ролен уйный. Без күбесенчә моңа игътибар да итмибез кебек, тик күз алдында туган шушы картиналар күңелдә җыелып бара, һәм үзебезгә яр сайлаганда нәкъ шуларга таянабыз.
Ике арада булган мәхәббәтне балаларга ничек дөрес күрсәтергә соң? Нәрсә ярый, ә нәрсә «табу»?
Беренчедән, бала әти белән әни арасында да мәхәббәт, җылылык, аерым алганда, кочаклашулар, үбеп алулар, аларның икесе өчен генә серләр булу мөмкинлеген аңлап үсәргә тиеш. Моны дөрес итеп күрсәтә белү – әти-әни җаваплылыгында. «Бала безнең кочаклашулардан көнләшә», – дип әйтүчеләр дә юк түгел. Курыкмагыз, җиңелчә көнләшү хәтта бераз файдалы да әле. Бары тик бу хәлдә үзегезне дөрес тота белергә генә кирәк. Йәгез әле, бер ситуациягә ике яклап карап үтик. Әти белән әни кочаклашып диванда утыра, балалары идәндә уйный, ди. Шул вакыт кечкенә баланың, көнләшеп, әти-әни арасына кереп утырырга тырышуы табигый күренеш. Менә шунда баланы да арага алып үбү, «сине дә яратабыз, син дә безгә кирәк», дип әйтү мөһим. Чөнки балага әти-әнисеннән таяныч, мәхәббәт тою, шул ук вакытта алар арасында булган хисләрнең дә барлыгын белү мөһим. Ә инде икенче очрак –
«кит инде, син бит зур, әти белән әнигә үзләренә генә булырга кирәк», – дип әйтү балада үзен артык тою хисе тудыра. Хәтта балада баш авырту, бәвелен тота алмау, эчәклек һәм ашказаны авырулары барлыкка килергә мөмкин. Кайвакыт хисләрне күрсәтмәүче парлар гаиләсендә балада «мине авырсам гына яраталар» дигән ялгыш уй да туарга мөмкин…
Балалар нәрсә белергә тиеш?
Ә менә «табу, зурлар өчен генә» дигән моментларга килгәндә исә, монда да бала өчен серләр күп булырга тиеш түгел. Бу – әти-әнинең йокы бүлмәсендә булганнарны белергә тиеш дигән сүз түгел, әлбәттә. Ә әти-әнинең бергә булырга теләвен, аларның үзләре генә калулары табигый икәнен аңлап, тоеп үссен. Моны дөрес итеп аңлатып торганда бала артык сораулар бирми, ә әти-әни мөнәсәбәтләрен яшәү нормасы буларак кабул итә.
Әти-әни балаларын үзара булган хисләрен дөрес итеп күрсәтеп тәрбияли икән, аларда да шундый ук җылы мөнәсәбәтләргә тартылу, үз парын табарга омтылу хисе уята. Хәзерге заманда үз ярларын таба алмаганнар азмы? «Пар таба алмый инде» яки «гаилә кору уенда да юк» дигән сүзләрне ишетергә туры килә әти-әниләрдән. Дөрес аңлагыз, бу – ата-ана яхшы тәрбия бирмәгән
яки үзара начар мөнәсәбәтләрдә яшәгән дигән сүз түгел. Әти-әнинең, бер-берсен хөрмәт итеп яшәсә дә, мөнәсәбәтләрдә коры булулары буй җиткән егет йә кызга хисләрен белгертергә авырлык тудырырга мөмкин, чөнки ул аны күрмәгән, аның үрнәк моделе юк. Ә мөнәсәбәтләрне хисләрсез генә корып булмый. Шундый кызык мисаллар ишетергә туры килә. Мәсәлән, бер егет сөйләде: «Әти-әни беркайчан да безнең каршыда бер-берсенә карата хисләрен күрсәтмәде. Яшем утызга җитсә дә, гаилә тормышы ничектер үзенә тартмады, ул миңа кызыксыз, көндәлек эшләр, мәшәкатьләрдән генә тора, анда җылылыкка да, эмоцияләргә дә урын юк кебек тоелды. Ике туганым өйләнеп, алар гаиләсе белән аралаша башлагач, минем фикер кинәт кенә үзгәреп китте. Аның ха-
тыны бик мөлаем, эмоциональ, абыема карата игътибарлы, мәхәббәтен йомшак кына, җайлап кына күрсәтә белә. Аларга кунакка барган саен шундый ук гаилә корасы килү, шундый ук мөнәсәбәтләр булдырасы килү теләге артканнан- арта барды. Озакламый үзем дә өйләнеп куйдым...»
Татарда шундый матур, тирән мәгънәле әйтем бар: «Тәрбияләмә балаңны, тәрбиялә үзеңне». Бала бу дөньяга берни белми килә. Аны тәпи йөрергә, сөйләшергә өйрәткән кебек, мөнәсәбәтләр корырга, хисләрне белгертергә дә әти-әнисе өйрәтергә тиеш. Тәрбияне дә үзебездән башларга кирәк. Балага карата ниндидер «сораулы» моментлар бар икән, ул сорау – безгә.
Илүзә ӘМИНОВА, психолог-коуч
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк