Узган гасырның 30–60 нчы елларында татар авылы халкының тормышын, Бөек Ватан сугышы фаҗигасен Кәлимуллинар нәселе аша күрсәткән әсәр ул «Кеше китә – җыры кала». Төп герой – Шәяхмәт. Әдәбиятта, нигездә, хатын-кызлар язмышы турында язалар. Көчле хатын-кызлар янәшәсендә татар ирләре йә бик вакчыл, йә хатынының үкчә астында итеп сурәтләнә. Ил кайгысын җилкәсендә күтәргән, шул ук вакытта гаиләсе, халкы турында кайгырткан, авыр чакта чын-чынлап терәк булган, тормыш сынауларына нык торган ирләр образы бик аз. Шуларның берсе – Мәһдиевнең Шәяхмәте. Шул чорларның ил агасы ул. Режиссер Александр Далматов бу әсәргә нигезләнеп «Кеше китә-җыры кала» сериалын төшереп әнә шул агайга һәйкәл куйды. Фильмда бу образны Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр МӨХӘММӘТГАЛИЕВ тудырды. Аның белән очрашып роле, кино төшерү мәшәкатьләре, фильмның нигә шуның кадәр халыкчан булуы турында сөйләштек. Баксаң, аның сере бар икән.