Логотип
Күңелеңә җыйма

«Каникуллар буе уйлаячакмын!..»

Беренче мәхәббәт, беренче гашыйк булулар, күңелдә бөреләнгән тәүге хисләр... Кемгә дә бик таныш, бик кадерле ул кичерешләр. Шуңа күрә үсмерләр журналында чыгып барган «Беренче мәхәббәт» рубрикасын укучылар аеруча яратып кабул иткән иде. Язучылар, шагыйрьләр, журналистлар, артистлар үзләренең мәктәп мәхәббәтләре турында яздылар. Ркаил + ..., Зөлфәт + ... , Наис + ... , Рифә +... , Нурания +..., Илсөяр +...

Мәхәббәтнең Мәҗнүн премиясе турында хыялланган шагыйрь Рәдиф Гаташ ничек инде читтә калсын, ди! Аның да язуын сорадык. Шигырьләре аша беләбез бит инде нинди гыйшык утларында януын да,  ул яраткан кызның исемен дә... 

Тик... Кайда монда янган йөрәк? Үрелеп йолдыз тотучы? Сөюнең бураннары?.. Рәдиф абый кыска гына, коры гына язган... «Монда гашыйк Рәдиф тә, аның йөрәген яулаган кыз да күренми. Тиз генә кабат языгыз!» – дибез. 

Икенче көнне инде без түземсезләнеп көткән, тизрәк укыйсыбыз, Рәдиф абыйны ачасыбыз килгән язма редакция өстәлендә ята иде инде. Исеме үк тартып тора!
 

Яңа ел алды иде... Каникуллар башланып, без авылларга таралыр чак җиткән. Ә бүген мәктәптә чыршы бәйрәме. Мондый көн-кичә кайсы гына үсмернең күңеленә бәхет китермәс? Хәтта ерак авылда, илленче елларның иске агач мәктәбендә дә ул кабатланмас бәйрәм: ыгы-зыгылар, шарлар, чыршы бизәкләре, күңелле җырлар, биюләр, шигырь сөйләүләр... Мин дә сөйлим. Әле үз шигырьләремне түгел, Такташны... «Декламация сөйләвем» (нәфис сүзне шулай дип атый идек) «берәү»гә ошасын өчен, бөтен осталыгымны биреп, тырышып сөйлим. Әнә ул да тыңлый, әйе, күзләре дә миндә генә шикелле. Янып торган түгәрәк йөзле, очкын күзле Талбазы кызы ул. Параллель «А» классыннан... Ә без – «Б»да. Ике класс арасында  – стенада ярыклар бар. Мин тәнәфесләрдә (кайчак дәрес вакытында да) шул ярыктан Аны күзәтәм. Аңа сокланып карыйм-карыйм да: «Девушка, я люблю Вас», – дип пышылдыйм. Бу – Чеховның мәгълүм хикәясендәге: «Мисюсь, я люблю тебя!» сүзләренә тәкълид инде. Мин дә язам. Әле яшерен генә. Шигырьдә – гел Зөһрә-Ләйләләр дә Ромео-Джульетталар (хәзер дә шулай бит! Язмышыңнан качу юк инде ул, үзгәреп булмыйдыр, мөгаен!) принцессалар, королевалар... Ә исеме – ...«га» дип куела. Бусы – Лермонтовтан. Китапчарак, хыялый һәм күктән иңгәндәй сәеррәк, әмма ихлас хисләр...

...Ә Яңа елны каршылау кичәсе дәвам итә. Шунда ук почта уены да бара. Минем тәкъдим буенча, хат ташучы – классташ дус егет Фәүзәт Сухов... Фамилиясе буенча – «мирза малае»... Аңа соңыннан кызлар тарафыннан «пышталиун» дигән кушамат та ябышып калды. Монысы – Г. Камалның «Бәхетсез егет»еннән... «Пышталиун» һәммәбезгә күкрәккә беркетергә номер өләште. Миңа акрын гына әйтте бу: аныкы 40 нчы номер, яз, янәсе... Һәм мин яздым. Үз гомеремдә кызларга беренче хатым: «Бөтен каникуллар буе мин тик сине уйлаячакмын! Р...»
Дустым хатны сумкасына салды да, бераз йөрткәч, «40 нчы номер, сезгә хат!» дип, аның кулына сузды. Мин утта янгандай кызарып карап торам. Алды, укый... Менә Ул, мин басып торган якка карап, минем номерга бага... Бераздан авызы ерылган дустым, минем номерны әйтеп, миңа «принцессам»нан хат бирә. Укыйм: «...Мин дә шулай ук... Мин дә Сезне узган елдан бирле үк ошатып йөрим... Ф...»
Беттем, югалдым, Җир өчен мәңгегә югалдым мин бу минуттан башлап. Аның матур почерклы хаты мине бөтенләй яңа дөньяга алып кереп китте... Бу халәттән айнымыйча, тагын берничә хат язгач, шундый ук җылы җаваплар алдым. Соңгысында: «Бик еш язмагыз, игътибар итәләр», – дигән иде Талбазы кызы... Ә миңа инде башкача бәхет кирәкми дә. Әйе, бусы да җиткән. Мин – биектә, күктә... Һәм уемча, аннан мәңге төшмәячәк идем.

Ә төшәргә туры киләчәк: хатта шундый кыю һәм шигъри аңлашудан соң, минем кара күзле адресат кичәдән соң мин үзен озатыр дип тә көткән. Мәктәп, аннан өй турларында озак басып торган, туңып беткән, бик үпкәләгән иде. Шуңа да мин каникуллардан аңа чираттагы, инде бик озын, шигырьләрем тулы яңа хат белән килгәндә, ул мине хаклы рәвештә салкын каршылады... Аннары сүзләр, гайбәтләр китте. Шигырьләр дә, героиня белән мин дә мәктәптә, авылда телләргә кердек... Табигый, матур, садә аңлашулар мөмкинлеге өзелде. Хәер, болары «бөтенләй башка романнан», әдипләр әйтмешли...

Мин әлегә, кадерле хатларны бияләй эченә салган килеш, чын мәгънәсендә очып, Талбазыдан туган авылым Марска алып кайткан юлда. Буран, җил... ә миңа эссе, миңа рәхәт. Табигать, юк, бөтен дөнья – минем яклы, бар да мине ярата, хуплый кебек. Миннән дә бәхетле берәр кеше булды микән ул Яңа елны каршылаган кичтә? Мин дөнья яңгыратып кычкырам, Аңа эндәшәм:
– Бөтен каникуллар буе мин тик сине уйлаячакмын!..  

Нигә алай дип әйтелгән соң? Бөтен яшьлегем йә гомерем буе түгел, ә каникуллар! Бәлки, ул үсмер чактан – яшьлеккә күчү каникулы, чик юлыдыр? Ә бәлки Мәхәббәткә мөкиббән булып яшәүгә, шул вакытта туган хыялларга тугры булырга ант бу? Мәңгелеккә... Ә мәңгелек, чыннан да, чиксез, очсыз-кырыйсыз. Ул әле гомер кебек, языласы шигырьләрем кебек – алда, алда... Әйе, бу кич – шуның вәгъдәсе, кар-буранлы Талбазы – Марс юлы – шуның билгесе... Шиксез, мин бәхетле булачакмын. Ә бүген: Каникуллар буе сине генә уйлаячакмын!

...Һәм, ышаныгыз, мин әле дә шул йөгереп, чабып барган хәлемдә – шул юлда кебекмен...

Рәдиф ГАТАШ, шагыйрь.
 1993 ел.

Фото: Газинур Хафизов
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар