Логотип
Сәхнә арты

Татар аһәңле кино

Узган гасырның 30–60 нчы елла­рын­да татар авылы халкы­ның тормышын, Бөек Ватан сугышы фаҗигасен Кәлимул­линар нәселе аша күрсәткән әсәр ул «Кеше китә – җыры кала». Төп герой – Шәях­мәт. Әдәбиятта, нигездә, ха­тын-кызлар язмышы турында язалар. Көчле хатын-кызлар янәшәсендә татар ирләре йә бик вакчыл, йә хатынының үкчә астында итеп сурәтләнә. Ил кайгысын җилкәсендә күтәргән, шул ук вакытта гаиләсе, халкы ту­рын­да кайгырткан, авыр чак­та чын-чынлап терәк булган, тормыш сынауларына нык торган ирләр образы бик аз. Шуларның берсе – Мәһди­ев­нең Шәяхмәте. Шул чорлар­ның ил агасы ул. Режиссер Александр Далматов бу әсәргә нигезләнеп «Кеше китә-җыры кала» сериалын төшереп әнә шул агай­га һәйкәл куйды. Фильм­да бу образны Г. Камал исе­мендәге Татар дәүләт акаде­мия театры актеры, Татар­стан­ның атказанган артисты Илтөзәр МӨХӘММӘТГАЛИЕВ тудырды. Аның белән очра­шып роле, кино төшерү мә­шәкатьләре, фильмның нигә шуның кадәр халыкчан булуы турында сөйләштек. Баксаң, аның сере бар икән.

Илтөзәр абый, «Кеше китә – җыры кала» – гади татар ир-атын күтәргән беренче татар киносы. Ул ир-атны сез уйныйсыз. Сезгә башта ук әлеге рольне тәкъдим иттеләрме? 
– Шәяхмәт яки Шәйхи дип тәкъдим иткәннәр иде. Әсәрне укып чыктым. Миңа Шәйхи роле кызыклы тоел­­ды. Комик рольдә тәҗрибәм дә бар, үземне ничек тотарга да беләм. Бу рольдә иҗат итәргә мөмкинлек бар дип уйладым. Аннан соң кеше күңелендә дә кала, вакытында югала да. Ә Шәяхмәт – ахырга кадәр. Башкалар уйнаганда кереп чыгып кына йөри, авыр образ кебек тоелды. Йөкне өстеңә алып башкарып чыга алмыйсың икән, фильмның уңышсызлыгы синең намусыңда кала бит... Кастинглар үтте. Мин инде Шәйхи роленә башканы тапканнардыр дип тынычлап яши башладым. Кино­ны төшерергә бер атна кала, сезне тәгаенләдек дип шалтыраттылар. Әһә, мин әйтәм, Шәйхи! «Сез Шәяхмәт­не уйнаячаксыз», – диделәр. Яшем аның белән туры килә булып чыкты. Ләйсәнгә (хатыны – Г. Камал театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Рәхимова – Ч. Г. ) дә берничә роль тәкъдим иттеләр. Зәйнәпне уйнавы икеле иде. «Партнерым башка кеше булса, ияләшергә кирәк, ә аның өчен вакыт та юк, син Зәйнәпне уйнасаң, ризалашам», – дидем Ләйсәнгә. Мин бит әле кешене бер сөймәсәм, уйный да алмыйм. Шулай итеп кенә килештек. Шәяхмәт образын тудырыр өчен Саша белән Ләйсән бергә эшләде. «Илтөзәр, тавышыңны түбәнрәк», «Илтөзәр, кабаланма, салмаграк», «Сүзеңне болай әйт», «Тырышып уйнама»... Гел шулай төзәткәлә­деләр. Кадр төшерелгәч, актерлар ничегрәк чыкканнарын кечкенә генә монитордан карыйлар. Мин бер дә карамадым. Ләйсәнгә, Сашага, бигрәк тә үземнең тоемлавыма ышандым.  


Шәяхмәт образын кайлардан җыйдыгыз?
– Минем героем гомере буе авырлыклар белән көрә­шеп яшәгән. Без аның баштагы тормышын күрсәтә алмадык. Ул бит гаилә кора алмый да интегә. Бу интегү аның улына, хәтта бераз гына булса да оныгына да күчә. Аннан Шәяхмәт ялгыз кала. Нәрсә генә күрми, әмма яшәүдән барыбер бизми. Сынауны кабул итә алырлык ныклык бар инде анда. Ныгып калган иманы бар. Иман бит әле ул биш вакыт намаз уку гына түгел... Фильм өчен, кагыйдә буларак, күбрәк персонажга охшаган кешеләрне эзлиләр һәм син үзеңдә булган сыйфатлардан образ тудырасың. Соңгы серияләрдә Шәяхмәт белән яшь аермабыз хәтсез зур. Нишләргә икән дип уйланмадым түгел, уйландым инде. Үземнән иң карт фигыль-сыйфатларымны эзләп таба башладым. Безнең башыбыз тән белән бәйләнгән. Үзеңне карт итеп хис итә башлыйсың икән, ул тәнеңә чыга. Киноны төшергән чакларда театрга элеккеге шоферыбыз килеп керде. Ми­не күрде дә: «Почему так сильно сдал?» – дип сорады. Бер ел күрешмәгәнбездер, мөгаен. Чәчне дә кыска итеп алдырткан, сакал-мыек үстергән, үземдә өлкәннәр хәрәкәтен табып, шуларга акцент ясаган чакларым иде. Утырганда да гәүдәңне башкачарак тотып, картларчарак утырасың бит инде. 


Димәк, бу роль өчен картаеп алдыгыз?

– Әйе, үз-үземне тотышым белән мин картаеп алдым. Ул чакта үземдәге бар картлык билгеләрен чыгара алдым. Киноны күптән төшереп бетерсәк тә, ул билге­ләрем­нән һаман арына алмыйм. Әле һаман да чистарынам. Образга керер өчен озак көйләнеп торырга вакыт та булмады. Узган ел 13 майда төшерә башлаганда, белә­сеңме, беренче күренеш нәрсә иде – Хәкимулланың женазасы. Авыр кадрларның берсе... Кино төшергәндә бик тиз үзгәреп, көйләнеп куярга кирәк. Кояшлы эпизод уйнарга дип чакыралар, ә килә дә яңгыр ява. Яңгырда уйнала торган күренешне төшерәләр. Тиз генә үзеңне шул сәхнә өчен әзерли башлыйсың. Гомумән, кино төшер­гәндә вакыт булмый. Шахмат партиясе кебек – һәрнәрсәне истә тотарга кирәк. Пазллар шикелле сюжетны җыйгач, бик матур кино килеп чыкты бит. Һәрхәлдә, миңа оят түгел.  

Мөхәммәт абыйның теленә гашыйк бит инде без. Чын татарча, гади, халыкчан ул. Аның сөйләме кинодагы диалогларда да сакланган. 
– Татар теленең үзенә бер аһәңе бар, аны шәһәр җирендә яшәгән кешеләр аңламый. Татар теленең үзенә генә хас басымнары да була. Бәлки ул грамматик яктан дөрес тә түгелдер, әмма менә татарча шулай әйтелә ул. Сөйләмнең шигъриятен югалтмас өчен, әнә шулай сөйләшергә кирәк. Бер куплет шигырь дүрт юллык, ә аның аһәңен тойган кеше менә шул дүрт юлда бер роман бирә ала. Татар телендә берничә сүзне бер сүз белән йә бер караш ташлап әйтеп була. Александр Дал­матов – текстны гына түгел, ә телнең аһәңен тойган һәм шуны бирә алган бердәнбер режиссер. Интуитив рәвештәме, ул гел аһәң эзләде. Аны сүз, гамәл белән биреп бетереп булмый бит. Сүзнең ничек яңгыравы да мөһим. Мөхәммәт абый язганга хилафлык салмыйча, аңлатырлык итеп бирергә кирәк бит. Син әйтерсең дә аны, ә шуны аңлый торган режиссер булмаса? Менә шул ягы белән кыйммәт булды ул эш. Татар теленең яңгы-рашын шулкадәр тойган режиссер белән эшләгәнем юк иде. Мин үземне дөньяга чыга алмаган музыкант дип саныйм. Бәләкәй чакта музыкаль инструментларда уйнарга мөмкинлек булмады... Тавыш яңгырашы белән бик дусмын. Ләйсән дә моңа шакката инде. Ул кешене бер күрсә, онытмый. Мин кешеләрнең йөзләрен бутыйм, әмма тавыш тембрлары белән истә калалар. Кешенең тавыш тембрын ишетәм икән, мәңге онытмыйм. Татар­ның моңы да шул аһәң инде ул. Аны бит күңел яңгы­рата. Киноны яратуларның сәбәбе дә яңгырашы, уйнуларыбыз, кечкенә детальләр дә татарча аһәңле булудадыр, мөгаен.


Илтөзәр абый, кинода төшкәндә иң авыры нәрсә булды?
 – Кайчагында әйбәт кадр уйныйсың, партнер сүзен бутый йә партнерың әйбәт кенә әйтә, синең нидер дөрес чыкмый. Инде үзең дә канәгать калырлык эпизодлар нәрсәдер белән бозыла. Менә шунысы авыр булды. Аннан соң техник мөмкинлекләрнең җитмәве. Бик тырышсаң да, күп нәрсәләрне җиткерә алмыйсың, чөн­ки хезмәтең техник әйберләргә бәйле кинода. Техник мөмкинлекләрнең камил булмавы аркасында теләгәнен күрсәтеп бетерергә Сашага да авыр булды. Без практик яктан бер камера белән төшердек. Бер кул – ни әйтсәң дә, бер кул инде ул... 


Татар киносының киләчәге дип сөйли башласак...
 – Кино ул бик кыйммәтле сәнгать. Бүленгән акчалар кирәк дигәннең биш процентына да җитми. Ярый ак­терлар, режиссерлар кесә канәгатьлеген генә уйламый, күңел канәгатьлегеннән дә рәхәт таба... Татар киносы булмаганын бөтенесе белә кебек, эшләмиләр генә, чөнки ул бик зур мәшәкать. Үз өстеңә бурыч алырга кирәк. Комфорт зонасына кереп тынычланмаса, моны бәлки, Саша булдырыр дип өметләнәм. Ул нәрсәнең кая барганын, ничек кирәген белә, дипломатиясе дә, тоемлавы да бар. Кешене үсүдән үзенең эгосы тукта. Саша әлегә үзенең эгосына хуҗа була белә дип аңлыйм. Артык макталып, югалып кына калмасын. Болай үзе югалырлык егет түгел ул. 
Сез сәхнәгә химия-технология институтын тәмамлап килгән кеше.

Актерлык хыялына шулай урау юллар белән килдегезме?
 – Үскән чакта авыл клубында концертларда катнашып, спектакльдән өзекләр уйный идек. Кеше белән ар­тык аралашып үскән бала түгел мин. Гаиләдә берүзем, тирә-ягыбызда күршеләребез дә юк иде. Өебез Минзәлә елгасы буенда. Шуңа әле дә кеше җыелган урыннарны, мәҗлесләрне яратмыйм. Һәр якшәмбедә бөтен эшне читкә куеп, әни белән радиоспектакльләр тыңлый идек. Авылга Минзәлә, Әлмәт театрлары килә иде. Бик көчле чаклары... Шулар гашыйк иткәндер. Авыл халкы өчен могҗизага тиң дөнья бит инде ул. Минем өчен театр – ирешеп була алмаслык үр иде. Шуңа күрә читтән генә сокланып, яратып яшисе кебек кенә иде. Химия фәнен яраткач, шуның буенча укырга киттем. Ә Казанда Горь­кий урамындагы театрга кердем дә бөтен тынычлыгымны югалттым. Атнага өч тапкыр спектакль барып карамасам, тын җитми башлый иде. Югары стипендия алып укырга мотивация булды. Спектакльгә билетка да, Сар­манга самолет белән кайтып килергә дә акча җитте. Сагына идем... Марсель абый Сәлимҗановка күренергә Нәҗибә апа Ихсанова алып барды мине. Икебез ике районнан булсак та, безнең авыллар урман аша гына иде. Институтны тәмамлауга театрга килдем. Анда те- ләсә нинди эшкә риза идем, тавыш режиссеры булып урнаштым. Тормышымны театр белән бәйләргә теләү шуның кадәр көчле булган инде. «Тулай торак юк», – диләр. «Ә миңа торырга урын кирәк түгел», – дим. Көн­дез эшли идем дә, төнлә, вахтерлар белмәсен өчен, утны сүндереп, шунда кунарга калам. Аннан соң гына тулай торакка күчтем. Ләй­сән шунда килен булып
төште. 


 Илтөзәр абый, Ләйсән Казанда туып-үскән. Данлыклы мех фабрикасы директорының кызы. Әтисе ничек сезгә кызын бирде?
– Әйе, аны әтисеннән сорау иң авыры булды. Кырыс атадан сөяр, яратыр өчен генә яратылган баласын алырга кирәк бит. Мин аның нечкә җирен таптым. Булачак бабай театрны бик ярата иде. Аны кодаларга Марсель абыйны җибәрдем. Алар Шамил Зиннурович һәм Фәрит Рәфкатевич белән өчәүләп барды. Ул аларга юк дип әйтә алмады. Дөресрәге, бабай театрга юк дип әйтә алмады. Кыз сорарга өенә театр үзе килде бит... 


Сез – бик тыныч, фәлсәфи фикерле акыл иясе. Энергиясе ташып торган Ләйсәнне үзегезгә ничек карата алдыгыз икән?
– Яшьлеге белән карагандыр. Миңа – 30, аңа бары 19 яшь... Соңга калган булсак, башына башка уйлар керер иде. Парлар кушылудан мантыйк эзләргә кирәк­мидер. Баш ул бар нәрсәне дә күреп бетерә дә алмый, ә интуиция белә, ул тарта. Кайчакта тормышта баш ко-
мачаулый да инде... Без инде гел театрда, репети­ция­ләрдә булдык. Кешене күрүгә үк белеп, аңлап аласың бит инде. Аннан соң хәерле әйбер көчлерәк тә булып чыга ул... Ярату ул – гомерең буе бер кешене өйрәнү. Кемнеңдер сиңа кызыклы булуы үзеңнән дә тора. Хатынымның әле дә мин белмәгән яклары бар, һәм ул булырга тиеш тә. 


Ләйсән белән бер сәхнәдә күп тапкырлар уйнаганыгыз бар, ә бергә кинога төшү ничегрәк булды?
– Ул – чын мәгънәсендә профессионал! Әйтәм бит, ул булмаса уйный да алмас идем. Хатыным булганга гына әйтмим бу сүзне. Камера алдында хатынмы ул, түгелме – барысы да онытыла. Аның өчен беренче урын­­да профессиональлек. Ул да үзенә тәнкыйть белән карый торган актриса. «Мин авылда үсмәгән, бу рольгә бик килешеп бетмим, синең хакка гына ризалаштым. Үземнән канәгать түгел», – дип битәрләп тә торды әле. Ә мин аның уйнавыннан бик канәгать. 


Сез күп еллар Радик Бариев белән бергәләп «Хөршидә һәм Мөршидә» проектын алып бардыгыз. Соңгы араларда югалдыгыз...
– Профессиональ дәрәҗәдә эшләдем мин аны. Анда да әнә шул татар аһәңе, татар халкына хас зирәклек бар. Туктап торуыбыз да юкка булмады. Бар нәрсә дә закончалыкка буйсына бит ул. Шәяхмәт алдыннан пауза булмаса, Шәях­мәт­кә аның зыяны тияр иде. Әле дә,олы яшьтәге кешене уйныйм дип, Хөршидә интонациясе чыккалалды. Әйтәм бит, эшләгән образ­лар­ның эзе кала...

Ике ел элек «Киек каз юлы» дип аталган бик затлы шигъри кичә уздырдыгыз. Ул кабат сәхнәдә булачак дип әйткән идегез... 
– Булачак ул... Әле бит яңа бинага күчү мәшәкатьләре белән яшәдек. Без аны киләсе сезонда универсал залда эшләргә ниятләп торабыз. Программаны камилләштерә-без, үзгәрешләр кертәбез, тагын да халыкчанрак итеп эшләячәкбез. Яңа шагыйрьләр, яңа шигырьләр…

Киләчәккә иҗади планнарга килсәк...
Иртәгәсе көн турында да, хыяллар турында да сөйләргә яратмыйм. Сөйләнгәч, кадере дә, егәре дә бетә аның. Кызыклы, мәгънәле проектлар булган җиргә барырга риза мин. Иң мөһиме – профессиональлек югары дәрәҗәдә булсын.
Фото: Юлия Калинина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар