«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең зона турлары башланды. Бу бәйге быел инде утыз беренче тапкыр үтә.
Зона турының иң беренчесе Лениногорск шәһәрендә узды. Анда Азнакай, Әлмәт, Баулы, Ютазы, Сарман, Бөгелмә, Мөслим, Лениногорск районнары вәкилләре – барлыгы 52 хатын-кыз катнашты.
Бәйгене Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре башлыгы Гыйрфанов Марат Нил улы ачып җибәрде һәм: «Бу – сезнең өчен бәйге түгел, ә бәйрәм булсын!» – дип, катнашучыларның һәрберсенә уңышлар теләде.
Бәйгенең онытылмас мизгелләре байтак булды: аларның кайсысы сокландырды, елмайтты, ә кайсысыдыр күздән яшь чыгарды.
...Житкова Людмила Васильевнаның («Өлкән буын героинясы» номинациясе, Лениногорск) сәхнәдә күбәләк кебек очып-очып биюе, аннан шпагатка утыруы. Аңа 76 яшь!
...Алина Гатинаның («Хатын-кыз – әни» номинациясе, Азнакай) ирен махсус хәрби операциягә озатып, 8 бала белән берүзе калуы.
...Римма Тюринаның («Һөнәрем – язмышым» номинациясе. Әлмәт) токарь һөнәрен сайлавы һәм гомере буе аңа тугры булуы.
...Гөлсия Талипованың («Хатын-кыз – ел үрнәге» номинациясе, Азнакай) ирен махсус хәрби операциядә югалткач та, күз яшьләре аша елмая алуы.
...Гүзәлия Газизуллинаның («Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият» номинациясе, Баулы) күренекле язучы Фәнис Яруллин музеенда аның белән бәйле һәр экспонатны кадерләп саклавы.
...Энҗе Габдрахманова («Хатын-кыз – бизнес-леди» номинациясе, Азнакай) үз эшен башлагач, бөтен гаиләсенең – иренең, әти-әнисенең аңа ничек ярдәм итүе.
Мондый мисалларны бик күп дәвам итәргә була.
Иң авыры – жюрига булды: иң-иң арасыннан лаеклыларны табарга кирәк иде.
Берничә номинациядә барлык катнашучылар да җиңүче дип табылды. Менә алар:
«Өлкән буын героинясы» номинациясендә:
Татьяна Галактионова (Азнакай);
Разия Галиева (Әлмәт);
Ләйлә Гафиятуллина (Баулы);
Вәлия Җиһангирова (Бөгелмә);
Вера Буболазова (Зәй);
Людмила Житкова (Лениногорск);
Миннегөл Мостафина (Ютазы)
«Хатын-кыз – әни» номинациясендә:
Алинә Гатина (Азнакай);
Рәмзия Габсәләмова (Әлмәт);
Регина Гайнетдинова (Баулы);
Арина Морева (Бөгелмә);
Екатерина Андреева (Зәй);
Ләйлә Ситдыйкова (Лениногорск);
Гөлнара Сабирҗанова (Сарман).
«Олы йөрәкле ир-ат» номинациясендә:
Рафаэль Габделхаков (Азнакай);
Альберт Вильданов (Әлмәт);
Марат Ильясов (Баулы);
Булат Хәйруллин (Лениногорск).
«Ир-ат – лидер» номинациясендә:
Айрат Батыров (Азнакай);
Рөстәм Зарипов (Әлмәт);
Җәлил Хөснетдинов (Ютазы).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк