Ике ел буе сагындырып йөргән кишер бәлешенең үзе иде бу. «Азамат абый, балдызың да шушындый бәлеш белән сыйлаган сылу төсле булса, рәхәтләнеп туганлашыр идем үзең белән!» – дигән уйларын кычкырып әйтергә базмады Данис. Ләкин кич белән төзелештән шәһәргә кайтышлый Данис күңел серләрен ачып салуын үзе дә сизми калды. Кишер бәлеше телен чишеп җибәрдеме. – Азамат абый, ышанырлык хәл түгел. Мин бит кайчандыр күңелгә кереп калган кызны тагын очраттым! Узган атнада, курсларга йөргән арада. Автобуста күрдем. Ул кыз шәһәрдә. Эх, югалтасы түгел иде үзен. Өйләнергә дә вакыт бит инде.