Татарстан Республикасында әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге иң абруйлы бүләкләрнең берсе – Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә гаризалар кабул итү башланды.
Татарстан Республикасында әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге иң абруйлы бүләкләрнең берсе – Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә гаризалар кабул итү башланды. Документлар 2026 елның 15 февраленә кадәр тапшырыла.
Әлеге премия җәмәгатьчелек тарафыннан танылган, милли һәм гомумкультура үсешенә зур өлеш керткән әсәрләр өчен бирелә. Әдәбият, сынлы сәнгать, музыка, театр, кино, архитектура, эстрада-цирк сәнгате, шулай ук сәнгать белеме һәм әдәбият белеме өлкәсендәге фәнни тикшеренүләр дә премиягә дәгъва итә ала. Иҗат эшләренең югары һөнәри дәрәҗәсе, авторлык стиле, яңалыгы һәм оригинальлеге аеруча әһәмиятле.
Җиңүчеләргә лауреат исеме бирелә, акчалата бүләк, диплом, лауреат билгесе һәм таныклык тапшырыла. Традиция буенча, премияне Татарстан Республикасы Рәисе бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә тапшыра.
Премия, гадәттә, шәхси рәвештә бирелә, әмма 8 кешедән артмаган иҗади коллективлар да катнаша ала.
Иҗат эшләрен Татарстан Республикасының министрлыклары, ведомстволары, иҗади берлекләре, шулай ук предприятиеләр, фәнни һәм мәдәният учреждениеләре, югары уку йортлары, җәмәгать оешмалары тәкъдим итә ала. Эшләр, кабул итү вакыты тәмамланганчы кимендә бер ел элек җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителгән (басылып чыккан, куелган, күрсәтелгән, файдалануга тапшырылган) булырга тиеш.
Тәкъдим ителәсе документлар:
- кандидатны (яки кандидатларны) премиягә тәкъдим итү турында үтенеч-хат;
- иҗади берлек яки коллегиаль органы булган оешмадан – карары;
эшнең тасвирламасы;
- премиягә тәкъдим ителә торган иҗат эше;
- һәр авторның иҗади өлешен күрсәткән белешмә, анкета мәгълүматлары;
- кандидатның чит ил агенты статусына ия булмавын раслаучы белешмә;
- фотолар, аудио-видео язмалар, репродукцияләр һ. б. өстәмә материаллар (теләк буенча).
Документлар һәм материаллар түбәндәге адрес буенча кабул ителә:
- Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, 114 нче кабинет.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 264-74-73.
Иҗат – милләтнең җаны. Ә бу премия – шул җанның иң якты авазларын ишетү, күрү һәм бәяләү мөмкинлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк