2026 елның 18 февралендә, кояш баеганнан соң, Рамазан-шәриф ае керә. Моңа бәйле рәвештә, Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы тарафыннан фитр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләме буенча карарлар кабул ителде, дип? Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фитр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 120 мең сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 940 мең сум (алтын буенча) билгеләнде. Фитр сәдакасының аз күләме – 200 сум, зәкят чыгарырлык байлыгы булган кешеләргә – 1200 сум. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 450 сум күләмендә фидия билгеләнде.
Рамазан уразасы 2026 елның 19 февралендә (пәнҗешәмбе) башлана. Беренче тәравих намазы 2026 елның 18 февралендә - ястү намазыннан соң укыла. Татарстан мәчетләрендә, тәравих намазы хәнәфи мәзһәбе буенча, 20 рәкәгать итеп үтәлә. Кадер кичәсе – 16 мартта.
Быел ураза 29 көн тотыла. Уразаның соңгы көне – 19 мартта.
Ураза бәйрәме быел 2026 елның 20 мартына (җомга) туры килә. Татарстан шәһәрләре өчен: сәг. 6.30 да – Коръән уку; сәг. 7.00 дә – вәгазь; сәг. 7:30 да – гает намазы. Авыл җирлекләрендә гает намазын кояш чыгып, ярты сәгать вакыт узгач уку тәкъдим ителә.
Фото https://dumrt.ru/ru сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк