Матур иде аның ире. Һәрвакыт үзен тәрбияләргә, матур итеп киенергә яратты. «Моны минем вазыйфа да, дәрәҗә дә таләп итә», – дия иде. Гөлфия белән алар икесе ике төрле. Мәхмүт озын буйлы, горур кыяфәтле, ә Гөлфия кыска гына буйлы, чәчләренә инде чал күренә, үзен тәрбияләргә дә бик яратмый. Дөресрәге, вакыты юк. Гаиләне тартып бару аның өстендә чөнки. Тормыш мәшәкатьләренә чумып ул үзен онытты, ә Мәхмүт хатынының тәрбиясендә, көннән-көн чәчәк атып, һәркем күзе төшәрлек иргә әйләнде.