Логотип
Белмәсәң бел

Үзегез дә сизмисездер, әмма барысы да тәртиптә. 5 билге.

Кайчак шулай тоела: башкаларда һәрвакыт бәйрәм, уңыш, рәхәтләнеп ял итә, ә синең тормышың бер урында гына таптана, төссез, хәтта соры ук кебек. Бу хис социаль челтәрләр популярлашкан хәзерге заманда, бигрәк көчле. Нишләргә?

Безнең тормышыбыз да начар түгел,  бары тик моны күрергә өйрәнмәгәнбез. Эмоцияләребез еш кына объектив хәлләр белән туры килми: сау-сәламәтбез, якыннар янәшәдә, эш бар, ә күңел тыныч түгел.


Тормышыгызда барысы да яхшы икәнен күрсәтүче 5 гади билгене искә төшерик әле:

1. Иртән уянып, нәрсә өчендер торасыз
Яшәү мәгънәсе зур булырга тиеш түгел. Ул – балагызга иртәнге аш әзерләү, йорт хайванын карау, яраткан шөгыль, бер гап-гади максат — яраткан сериалны көтү дә булырга мөмкин. Бу инде сездә яшәү өчен көч һәм теләк барлыгын күрсәтә.


2. Сәламәтлегегезне кайгыртасыз
Спорт белән шөгыльләнү яки идеаль диета турында түгел. Әгәр сез тәнегезнең сигналларына игътибар итәсез, авырганда ял итәсез, тиешенчә йоклыйсыз икән, бу үзегезне хөрмәт итүегезнең билгесе.


3. Якын кешеләрегез бар
Ул гаилә булмаска да мөмкин, бер-ике ышанычлы дус, күрше яки хезмәттәш кенә дә җитә. Алар белән күңел ачарга, авыр чакта терәк табарга була. Бу инде зур бәхет.


4. Үз уңышларыгызны күрә һәм бәяли беләсез
Үз уңышларыңа шатлану – зур осталык. Бүген сез берәр уңышка ирештегезме? Үзегезне котлагыз! Сез көчле, тормышыгызга җаваплы кеше, һәм бу бик кадерле сыйфат.


5. Акча белән дуслыгыгыз бар
Байлык турында түгел бу, ә тотрыклылык, үзеңне һәм якыннарыңны тәэмин итү турында. Чыгымнарны контрольдә тоту, планнар кору, тыйнак кына яши белү дә ирек һәм ышаныч билгесе.


Ә бәхет кая соң?
Без кайчак бәхетне тоймыйбыз, чөнки без арыйбыз. Тормыш – ул һәрвакыт бәйрәм түгел, күп вакытта көндәлек мәшәкатьләрдән, төшенкелекләрдән тора. Бәхет – ул зур казаныш түгел, ул – кечкенә шатлыкларны күреп белү сәләте. Әгәр сез моны сизәсез икән, димәк сез дөрес юлда.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар