Логотип
Күңелеңә җыйма

Алдану

Матур иде аның ире. Һәрвакыт үзен тәрбияләргә, матур итеп киенергә яратты. «Моны минем вазыйфа да, дәрәҗә дә таләп итә», – дия иде. Гөлфия белән алар икесе ике төрле. Мәхмүт озын буйлы, горур кыяфәтле, ә Гөлфия кыска гына буйлы, чәчләренә инде чал күренә, үзен тәрбияләргә дә бик яратмый. Дөресрәге, вакыты юк. Гаиләне тартып бару аның өстендә чөнки. Тормыш мәшәкатьләренә чумып ул үзен онытты, ә Мәхмүт хатынының тәрбиясендә, көннән-көн чәчәк атып, һәркем күзе төшәрлек иргә әйләнде.

Гөлфия туган көнендә әнә шулар турында уйлап утырды. Һәр елны иптәш кызы ире белән килә аны котларга. Алар матур гына утырдылар да киттеләр. Мәхмүт аларны бик яратып бетермәсә дә, көләч йөз белән каршы алды, кунак итте, һәм аерылышасы килмәгән шикелле озатып калды. Иренең чираттагы битлеге иде бу. Битлек киеп яшәгән, чибәр ир янәшәсендә менә 20 ел вакыт узып та киткән икән. Шушы чибәр ире гыйльми дәрәҗә карьерасын төзесен дип, Гөлфия көне-төне эшләп шушы көнгә төште. Ә моның бер тамчы да кадере юк икән бит…

 

Балалары әле бик кечкенә иде, Гөлфия тәвәккәлләде: әнисеннән әҗәткә акча сорап торды да, күпләп сату базарына юл тотты. Исәбе: җиләк-җимеш сатып карау иде. Ул чакта акча эзләп базарга агылдылар бит. Гөлфия дә тормыш тәртәсенә кереп басып, арба тартыга әзер хатыннарның берсе иде. Беренче тапкыр сатуга чыккан көнен ул әле дә күз яшьләрсез искә ала алмый, әмма ай ахырында санап карап, хәтәр генә керем кергәнен күргәч, бу авырлык аша узуның мәгънәсе барлыгын аңлады. Аннан соң ул машина арендалап, авыллардан яшелчә җыярга чыгып китте, аларны сатты. Әкренләп сату нокталарын арттырды, сатучылар алды. Ул чын-чынлап базар тормышына кереп китте. Ул чактагы базарлар бүген юк инде, хәзер Гөлфиянең бар уңайлыклары булган кечкенә кибетләре бар, яшелчәләрне дә инде аңа китереп бирәләр. Әле тагын савыт-саба сата торган кибет тә ачты ул. Монысы – күңеле өчен. Бик ярата ул матур савыт-сабаны. Бизнесы җайга салынса да, Гөлфиянең бер генә көнне дә эшкә бармый калганы юк. Барысын да карап-күзәтеп тормасаң, күпме куйган көчең хәзер юкка чыгарга мөмкин. Әйе, Гөлфия элекке кебек яшь, шаян түгел инде. Базарда эшләү үз тамгаларын салмый калмады. Елмаеп-көлеп кенә булмый шул анда, усаллык кирәк, алайса таптап китәчәкләр. Кайда ашарга туры килә, шунда теләсә нәрсә ашап йөрү дә еллар үткән саен гәүдә матурлыгын урлады. Авыр-авыр тартмалар күтәреп йөрү дә үзен сиздерә хәзер. Ул иң элек кулларда сизелә. Хатын-кыз нәзакәтлелеге күптән юкка чыкты шул анда. Тормышы билгеле бер график белән акты да акты: көне буе эштә, кичен гаилә мәшәкатьләре. Үзенә генә вакыты булмады, бу хакта уйламады да ул нигәдер. Башкалар ничек яши икән дип як-ягына да каранмады. Базар аның вакытын, көчен, энергиясен һәм яшьлеген суырды. Үзе сатты да, бухгалтер эшләрен дә алып барды. Мәхмүт аңа терәк булмады. Гомумән, ул беркайчан да аңа терәк булмады бугай. Балаларны карарга да аның вакыты юк иде: ул фәнни эшләрен гаиләсеннән күбрәк яратты. Гөлфия аның күпме хезмәт хакы алуын да белми иде, моны белүне нигәдер кирәк санамады да. Кафедрада эшләгән кеше бушлай эшли дигән уй кергән иде аңа.

 

Бераз акча җыеп машина алырга булгач, алар сүзгә килде. Мәхмүт тәбәнәк озын машина теләде, ә Гөлфиягә эш машинасы кирәк иде. Аның тартмалар салып йөрисе бар! Гөлфия үзе теләгән машинаны алды, әмма иренең мондый машинага утырып йөрергә оят дип сөйләнүеннән туеп, Мәхмүткә машина алырга кредит рәсмиләштерде. Мәхмүт башта үзе түләп барды әле, әмма ярты елдан соң: «Сәгатьләремне кыскарттылар, түли алмыйм, акчам җитми», – дип, Гөлфиядән берничә ай түләп торуын үтенде. Берничә ай – кредит беткәнчегә кадәр сузылды... Ә Мәхмүт квартплатага, бераз азык-төлек алыр өчен акчаны һәр ай Гөлфиягә зурлап сузды. Менә шулай яшәде алар. Гөлфиянең бизнесы чәчәк аткан саен, кереме дә артты. Аңа иренең акчасы кирәкми дә башлады. Ул инде  зуррак фатир алыр өчен акча җыя башлады. Ниһаять бергәләп диңгезгә ял итәргә йөри башладылар.

 

Шушыларны уйлаганда Гөлфиянең йөрәге кысылып куйды. Җан авыртуы иде бу. Иренә багышлаган елларын жәлләде. Аңа бу минутта бик авыр иде. Бәлки, шул бриллиант кашлы йөзекне күрмәсә, берни белми, үзенчә бәхетле хатын булып яшәр дә иде... Нигә генә күрде шул йөзекне…

 

Машинасын автосервиска биргән иде Гөлфия. Ул көнне, ниһаять, өйдә генә булырмын дип уйлаган иде, әмма аны эшкә чакырып шалтыраттылар. Ул тиз генә урап кайтыр өчен иренең машинасын сорады. Шимбә иртәсе булгангамы юлда ГАИ хезмәткәрләре күп иде. Шуларның берсе аны туктатып, документларын тикшерә башлады. Страховка кәгазен дә сорады. Гөлфия аптырап калды: Мәхмүт кайда йөртә икән аларны, үзе машина бардачогында саклый. Шунда үрелде. Мәхмүт тә шунда саклый икәне, аларны алганда кулы ниндидер бәрхет тартмага тиеп китте. Ул чакта игътибар бирмәде әле хатын. Каршында инспектор басып тора бит. Документларның тәртиптә икәнен аңлагач, Гөлфиягә хәерле көннәр теләп җибәрде. Хәл итәсе мәсьәлә турында уйлап, эше янына килеп туктады. Машинасыннан чыгып кибетенә кергән чакта, кылт итеп теге бәрхет тартма исенә төште дә, кире борылды. Машинасына утырды, тартманы бардачоктан алды да кулында әйләндерә башлады. Әле туган көненә бер ай бар, ничек Мәхмүт алдан ук бүләк әзерләргә булган әле. Бүләкләр биреп куандыра торган ир дә түгел бит әле ул. Туган көненә һәм 8 Мартка чәчәк букеты алып кайта кайтуын, әмма бүләкләр биргәне юк. Гөлфиягә оят та булып китте. Мәхмүт сюрприз ясарга теләгән, ә ул... Куярга дип бардачокны ачты, әмма кызыксынуы җиңде.

(Дәвмы бар.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар