Ул шигърияткә язгы ләйсән яңгыр булып килеп керде. Җаны бәргәләнгән чакта хисләрен түкми-чәчми ак кәгазьгә төшереп, күңелләрне сафландырды, җаннарны иркәләде. Әти-әнисе дә шагыйрьләр булган кызга кечкенәдән үк шигырь җиле кагылсын да! Ләйсән Юнысова шигырьләре – үзе бер дөнья! Аларда Марина Цветаева, Анна Ахматовалар чалымы сизелә. Яшәү, тормыш, мәхәббәт фәлсәфәсе, кысаларга, шартларга сыярга теләмәве беркемнекенә охшамаган – бөтенләй башка яссылыкта! Яшь шагыйрәне күреп алган Мөдәррис Әгъләмов аңа зур өметләр баглый: «Халкыбызның шигъри дөньясында якты йолдыз булып калган Саҗидә Сөләйманова «шагыйрә» дигән төшенчәне яратмый иде. Ул үзен шагыйрь санады. Һәм үзенең шигъри дөньясында шул дәрәҗәгә иреште дә. Ләйсәнгә дә шуны телим», – ди ул.