Логотип
Журнал тарихы

Асия Фәридовна

«Җиһанны «Титаник» фаҗигасе тетрәткән көннәрдә синең белән авырлы идем, кызым. Бик еладым мин дә, бик кызгандым. Син, йөрәгем, шуңа күрә хисчәндер дә әле», – ди торган була аңа әнисе. 

«Җиһанны «Титаник» фаҗигасе тетрәткән көннәрдә синең белән авырлы идем, кызым. Бик еладым мин дә, бик кызгандым. Син, йөрәгем, шуңа күрә хисчәндер дә әле», – ди торган була аңа әнисе. 
Асия Фәридовна Хәсәнова шул 1912 елның август аенда дөньяга килгән кеше. Гомеренең кайсы чорында да гүзәл булган, сокландыра һәм яраттыра белгән хатын-кыз өчен яшен яшерү һич тә мәҗбүри түгел. Алармы шартлы этикетларны санга суга? Аннары, 90 дигән санны исемең белән янәшә куялар икән, бу бит инде иң шәп комплимент! Санаулылар өлешенә генә тигән бәхет! Хәер, озын һәм игелекле гомерендә мактау-мәдхияләрнең ниндиен генә ишетмәгәндер сабыйдан күз өстендә каш булган Асия Хәсәнова. 
«...Арада иң укымышлы, интеллигентный укучылардан...» – дип бәяли сыйныфташын берара кызга карата җавапсыз мәхәббәт хисләрендә янып, «бәхетсез гашыйк» та булып йөргән Фатих Хөсни. Ләкин бу «бәхетсезлек» аңа объектив булырга комачауламый. Язучының «Минем тәрәзәләрем» дигән автобиографик повестенда мондый юллар бар: «Асия Хәсәнова ул чагында әле, хәзерге кебек, «Азат хатын» журналы редакторы ук булмаса да, шулай да русча, татарча күп укыган, чәчне заманча бик хәтәр кыркытып йөрүче һәм, әтисе Фәрид агай Наркомпрос тирәсендә эшләүче булганлыктан, безнең барыбыз өчен дә кагылгысыз авторитет исәпләнүче бер кыз иде...» Фатих Хөсни, Асия Хәсәнова, Хәсәновларның Оренбургтагы күршеләре, Казанга күченгәч тә торулары кабат бер флигельгә туры килгән Фәйзуллиннарның уллары – Мидхәт, Җәүдәт, Шәүкәтләр Казанның атаклы 13 нче үрнәк-тәҗрибә Татар мәктәбендә укыйлар. Татарның зур композиторы булып җитешкәч, «Күңелем кыллары» дигән истәлекләр китабында Җәүдәт Фәйзи «Асия үзенең матур җырлавы, оста биюе һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашуы белән башка кызлардан аерылып тора иде. Шуңа күрә аны барыбыз да яратабыз», – дип яза. Бу дуслык гомерлек була. Кайчандыр, әллә кырык биш, әллә кырык алтынчы елда Җәүдәт Фәйзи тәкъдиме белән алынган, әле бүген дә җаны моңланганда сердәш булып сагышларын тараттыручы пианино әлеге дуслыкның җырлы мизгелләренә шаһит...
Унике яшендә Ленин турында шигырь язып, «Пикор (ягъни пионер-корреспондент) Асия Хәсәнова» имзасы белән бастырып чирканчык алган кыз мәктәпне тәмамлаганнан соң чактан гына «ялгыш» юлга кереп китми кала – Казан химия-технология институтында укып, кызыл диплом алып, хәрби химия буенча инженер-технолог булып чыга, 40 нчы заводның өч мең кеше эшли торган цехына башлык урынбасары итеп билгеләнә. Җитмәсә, практика вакытында моңарчы Казанкага түгелә килгән җылы суны кабат куллану турында рационализаторлык тәкъдиме керткәннән соң, аны акчалата бүләклиләр һәм яшь белгеч томышта үз урынын табуына инде тамчы да шикләнми. Әмма студент чакларында да каләмен ташламаган «студкор», райком  бюросына сайланган «комсомолка, активистка, спортсменка» обкомның да күз уңында була инде. Аны китап нәшриятының фәнни-техник әдәбият редакциясенә мөдир итеп чакыралар.
«Фәнни-техник»? Барам! Хезмәт хакы?
Алтмыш.
Алтмыш? Что сез? Мин студент булып та йөз сум алам!
Сиксән!
Риза!
Менә шулай итеп «ялгыш» төзәтелә, менә шулай килеп керә ул китап нәшриятына һәм бик яратып, шунда нәкъ егерме ел эшли. Газаплы сугыш елларында, җылыту торбалары шартлап ярылып, урам суыгында утырып эшләгәндә дә, ике йөз илле кешедән кырык өчкә калганда да, танышлары кибет директоры яки квартбюро башлыгы урыннары белән ымсындырып торганда да китми. Киткәннәр кире кайтканда ул аларны партоешма секретаре булып (ул заманда зур дәрәҗә!) каршы ала. Елына алтмыш басма табак әдәбият чыгара торган редакцияне сигез йөз басма табак чыгара торган иткәч кенә китә. «Азат хатын» журналына.
Нәшрият директоры: «Хәсәнованы, зинһар, зуррак урынга күчерегез, юкса бөтен кәгазьне үзенә алып бетерә», – дигән, имеш. Бу – Асия Хәсәнова турында язучы-журналист халкы телендә йөргән легендаларның берсе генә.
Тагын берсе, «Асия Хәсәнова ачтыра алмаган ишек юк» дигәне, нәкъ менә ул журнал редакторы булган чорда туачак һәм редактор аның чынлыгын көн арты көн, ай арты ай, ел арты ел – шулай тагын нәкъ егерме ел буена раслый торачак.
Ә аңарчы әле обком бюросы буласы бар. 1957 елның ноябрендә, ире Павел Васильевич Абрамовны финанс-экономика институты ректоры итеп раслаган утырышта аны – Асия Фәрид кызы Хәсәнованы яңадан торгызылачак «Азат хатын» журналының редакторы итеп раслыйлар. Бу пропаганда максатыннан шулай оештырылганмы – менә, ирле-хатынлы бер үк көнне җаваплы эшкә тотыналар! – әллә шулай туры килгәнме, Асия апа моны әлегәчә белми.
1958 елның гыйнварында 10 мең тираж белән «Азат хатын»ның сугыштан соңгы беренче саны чыга. 
...1966 елның азагындамы, 1967 ел башындамы, Казанда Германия Федератив Республикасыннан зур делегация составында профессор Клара-Мария Фасбиндер булып китә. Аңа, әлбәттә, Советлар иленең бер милли республикасындагы иң күркәм якларны күрсәтәләр. Профессор ханым тәэсирләрен, кайткач, мәкалә итеп яза. 1967 елның апрелендә аны «Советская женщина» журналы, аннан соң Татарстан матбугаты күчереп бастыра. «Без Казанда чибәрлекләре һәм затлылыклары белән риваятьтәге хатынга (Сөембикә-ханбикә күздә тотыла. – ред.)торырлык ханымнар белән күп очраштык... Берсе белән таныштык, кичен аның зәвыклы һәм ямьле өендә булдык. Асия Хәсәнова хатын-кызлар өчен айга бер мәртәбә чыга торган «Азат хатын» журналы редакторы... » Редактор турында ул «акыллы һәм гыйлемле хатын» дип тә әйтә һәм бу сүзләр хатын-кызның хатын-кызга ихластан соклануы белән дә игътибарга лаек. Немец профессорын, беләсезме, тагын нәрсә шаккаттырган? Тираж! «Азат хатын»ны «нибары» 200 мең кеше алдыра – бу саннан безнең башлар әйләнеп китте!»
Мондый тираждан безнең дә башлар әйләнер иде. Тик хәзер «дөньядагы иң күп укый торган ил»дә яшәмибез шул. Ул ил җимерелде. Хәзер иң күп укый торган ил кайсы микән? Без көн-төн карый торган телевизордан бу турыда әйтүче юк.
...1977 елгы март санының тиражы – 361.844 данә. Бу «Азат хатын»ның Асия Фәридовна Хәсәнова кул куеп озаткан соңгы саны.
Ә егерме еллык хезмәт... Егерме ел буена ай саен бер мәртәбә меңләп-меңләп өйләргә бәйрәм булып килеп кергән йомшак тышлы юка китапчык кына түгел ул, бүген китапханәләрдә сакланучы журнал төпләмәләре, кайбер өйләрдә ни могъҗиза беләндер сакланып калган, антиквариат дәрәҗәсендәге кадерле нөсхәләр генә дә түгел. Ул хезмәт күптән инде йортлар булып калыкты, агач булып үсте, кеше булып туды. Изге уйлар игелекле эшләргә әверелде. 
Әгәр шулай түгел икән – укуның ник кирәге бар? Шулай түгел икән – укудан ни мәгънә?

«Иң тәмле рәхәт...»
Ә Асия апа үзенең кайчан укый башлаганын тәгаен генә белми дә. Ул чакта Бологоеда торганнарыннан чыгып, «өч-дүрт яшьләрдә булганмындыр» дип фараз итә.
...Мәскәү белән Петербург арасындагы Бологое шәһәренең татар мәктәбе. Мөгаллим Хәсәновларның тору урыннары да шунда. Янәшәдәге бүлмәдә әтисе ир балаларны укыта, аның янәшәсендәгесендә – әнисенең кызлар сыйныфы. Асия әтисе янына керми, шүрли. Ә әнисе, шыпырт кына утырса, сүз әйтми. Кызчык шунда гарәп имлясында укырга өйрәнә. Казанга күчеп киткәч, күршеләре Шәриф Камалларның бай китапханәсендәге бар китапны укып чыга. 1937 елдан башлап укыган китаплары турында аерым дәфтәргә язып бара, үзенә ошаган гыйбарәләрне, китап кузгаткан уйларны теркән куя. Алтмыш биш ел буена шулай!
Асия апа хәтеренең ныклыгын күп укуыннан күрә. 
Уку – баш өчен гимнастика. Бер карасаң, укыган саен хәтер начараерга тиеш кебек, башка өстәмә эш бит. Ә хәтер яктыра гына, чарлана. Шикләнмәгез, бик белеп әйтәм моны. Йөрәк аша кергәне тагын да уелып кала. Без бит эшчән кешеләр, бөтен нәрсәне йөрәк белән кабул итәбез. Шуңа күрә алар чыгып та китми...
Башлыча сугыштан соң тупланган китапханә – Асия апалар фатирының бәяләп бетергесез байлыгы. Китап кибете төбендә көннәр буе чират торасың, иртән языласың... Үзләре том-том китап чыгарган язучылар да шунда... Ибраһим Гази белән әңгәмәләшеп чират саклаган гамьле төннәр Асия апа өчен гүзәл бер хатирә.
– Ибраһим Гази, Әхмәт Фәйзи, Шәриф Камал. Менә алар дөнья әдәбиятын да, татар һәм рус әдәбиятын да тирән белгән әдипләр иде...
  Китап белән бәйле хатирәләрнең моңлысы да бар.
Бала вакыт. Утырам шулай Жюль Вернны укып. Әни: «Йөрәгем, икмәк алып кайт әле», – ди. «Хәзер!» Үзем кузгалмыйм да. Чумганмын. «Йөрәгем, бар инде, әтиең кайта бит». Без бит мишәрләр, мишәр «йөрәгем» ди. «Хәзер!» Бераздан башымны күтәрәм. Әти дә кайткан. Әни, әти, Сәгыйть энем инде табын янында. Мине дә дәшәләр. Токмач шундый тәмле! ...Шуларны уйлыйм да, күздән яшьләр килә. Бик үкенәм. «Нигә бармадым?» «Ник тыңламадым?»


«аның каравы...»
1942 елны Асия апаның әтисе Фәрид Хәсәнов Әфганстанга пресс-атташе итеп билгеләнә. Дипломатның хатыны Гайшә, кызы һәм улы шулай ук аның белән бергә китәргә тиеш булып, дүртесенә бер – эскәтер хәтле «заграничный» паспорт алына. Моңа кадәр күреп ияләшмәгән кием-салым: фрак, «күбәләк», галстук, затыл пәлтә, штиблетлар киеп җибәргәч, Фәрид әфәнденең үз-үзен тотышы да үзгәреп китә хәтта. Китәр көннәрен Асия өзелеп көтә. Ләкин, поезддан төшкәч бик озак атлар, дөяләргә атланып барырга кирәклеге билгеле булгач, гаилә белән китү ниятеннән кире кайталар. «Ә мин барыбер барам!» – ди кыз һәм, әтисен вокзалга озатырга төшкәч, купедагы утыргыч асты яшнегенә кереп ята. ...Өченче кыңгырау алдыннан гына искәрәләр баланың юклыгын. Поездны тоткарлыйлар. Ниһаять, «хәсрәт сәяхәтче»не өстерәп чыгаралар.
Күрәсең, бала чакта ук кызыксынучан булганмын. Кызыксынучанлыгым кызыклы итте минем тормышны. Егерме дүрт илдә булдым. Кайсыларында берничәшәр мәртәбә. Кая гына җыенсам да, «буш» чыгып китмәдем. Буш китсәң, буш кайтасың. Япониягә барыр алдыннан, мәсәлән, унике япон язучысының әсәрләрен укып чыктым. Баргач та кеше йөргән юлдан гына йөрмәдем. Юкса мин Рихард Зорге һәм көрәштәшләрнең каберләрен дә күрми кайтасы идем. Чын япон өенә кермәс, аякны бөкләп утырып, әз-әз генә йоткалап, «японча» чәй дә эчә алмас идем. Калькуттага кадәр барып җитеп, Радж Капурны күрми китәр идем... Каһирәдә гид: «Менмәгез, зинһар, бу эсседә,  пирамида эчендә буш саркофаг кына бар анда», – дип үгетли. Мин менәм һәм шул саркофагны карап төшәм. Кызык...
Кызыксыну гына түгел, тәвәккәллек, куркусыз булу һәм беркадәр башсызлык та кирәк мондый эшләрдә. Бәйрут урамнарында гаип булган рус хатынын гыйбрәт итәрлек бит югыйсә... Италиядә үзе дә күңелсез хәлгә тарый яза. Ул чакларда, СССР чикләре ачыла гына башлаган чорда, совет кешеләренә карата махсус провокацияләр дә оештырыла. Әйе. Тәвәккәл һәм «башсыз» булмаган хатын-кыз бер ярым, җилле көннәрдә ике метрлы амплитуда белән селкенеп торган манарага менәме («аның каравы, «тез буыннарым калтырады»ның чынлыкта ничек булганын беләм!»), җитмеш дүрт яшендә биеклеге 2700 метр булган тау түбәсенә күтәреләме яки – монысы инде кеше ышанмаслык хәл! – Үзәк Комитет карарын үзгәрттерә аламы?
Асия Фәридовна – ала!

Калкан беләнме, калкандамы?
«Азат хатын» журналы СССРда яшәүче татар халкы арасында бик тиз таныла. Үзеннән-үзе генә була торган эш түгел бу, әлбәттә. Журналны тарату, читләргә таныту максатыннан редакция (биш кеше!) ниләр генә кыланмый! Илһам Шакиров бригадасы Ташкент якларына гастрольгә җыена икән – аларга кап-кап журнал тоттырып җибәрәләр. Себергә китүче галимнәр төркеме дә, Балтыйк буена турист булып баручылар да үзләре белән «Азат хатын» алып бара. Тираж күзгә күренеп үсә һәм җитә шундый көн: КПСС Үзәк Комитетының матбугат бүлеге бүлеп биргән кәгазь теләгән бөтен кешене журналга яздырырга җитми башлый.
Мәсьәләне обкомда хәл иттерә алмагач, редактар Мәскәүгә юл тота. Беренче «омтылыш»тан Үзәк Комитетка үтү мөмкинлеге ябылгач, урау юллар белән, бу очракта «Крокодил» журналы редакторы аша (журналистның дуслары күп булырга тиеш!) ул барыбер үзенекен итә, кулына пропуск эләгү белән аны әле иртән генә борып җибәргән милиционерның борын төбендә селкеп (монысы хатын-кызларча кайтарылган «үч»), матбугат бүлеге ягына борылып та карамыйча, илнең кәгазь запасларын үз кулында тотучы, ишеге союздаш республикаларның Үзәк Комитет секретарьларына яки автономияле республикаларның Министрлар Советы председательләренә генә «ачылучы», ләкин, эссе булу сәбәпле, ул көнне шар ачык торган бүлекне эзләп таба; юк, әле керми, каршыдагы, ябык ишек янына утырып (журналистка хәйләкәрлек, һичшиксез, кирәк!), секретарь ханымның төшке ашка киткәнен көтә башлый; көтеп җиткергәч, башлык бүлмәсенә «очып» кереп, кулындагы Ремарк томнарын күренерлек итеп куеп (нишлисең, күзгә кайчак төтен җибәрергә дә туры килә журналист кешегә), төп сүзгә керешүгә, башлык алдына «Азат хатын»ның тиражы үсү графигын ачып сала (журналистның «кирәкле» кеше янына әзерлексез керергә хакы юк!), гозерен дәлилли. 
Ике тиражлык кәгазь юллап кайта Асия Фәридовна! Калкан белән кайта.
Ә калканда кайтса ни булган булыр иде?!

Ирең булса, шундый булсын!
Эш белән мавыгып, иремә игътибарсызрак булмадым микән, дип уйлыйм кайчак. Үзенең бер дә әйткәне булмады. Илле дүрт ел яшәдек. Бер-беребезне искиткеч аңлап яшәдек.
Менә миннән: «Хыянәт иттеме ул сиңа?» – дип сорыйлар. Мин белмим. Кызыксынмадым. Бәлки кеме булса да булгандыр. Ул бит кызыктыргыч кеше иде! Финанс-экономика институтында укытты, профессор, кафедра мөдире иде, аннары – ректор. Партия мәктәбендә лекцияләр укыды. Андый оста лекторлар Казанда берничә генә иде. Кәгазьгә карап сөйләми, ул саннарны ничек башында тотып бетерә! Һәм аның мәгълүматларын һич шикләнмичә кулланырга була. Партия мәктәбендә ханымнарның чибәр, затлы, гыйлемлеләре укый. Урамда туктатып: «Мин сезнең ирегезгә гашыйк», – диючеләр дә бар иде. Ә мин, шундый көнче кеше, көнләшмәдем. Ул бер мәртәбә дә шик тудырмады үзе исән чакта. Вафатыннан соң бер тапкыр көнләштерде. Каберенә барсам, кабер өстендә чәчәкләр ята. Бик шәп розалар. Кызыма әйткән идем, «Мөгаен, «дама с собачкой»дыр», – диде...
Асия апа рәхәтләнеп көлеп җибәрә. Өйләнешкән чакларын искә төшерә. 1937 ел була ул. Асиягә егерме биш, кияү егете яшь ярымга яшьрәк. Үзе бик юаш, оялчан һәм бик белемле. Уналты яшендә өеннән чыгып киткән русчасы такы-токы булган керәшен егете университетның өченче курсында укыганда пединститутта лекцияләр укый башлый. Лектор аны үз кафедрасына чакыра. Отличник буларак өстәмә стипендия алып укый егет, өстәвенә, хезмәт хакы да бар. Рестораннарда гына ашый, әйбәт киенә. Җәй көннәрендә сөйгәнен елга портына алып төшеп, Мәскәүдән килгән пароходларның ресторанында иң затлы ризыклар белән сыйлый...
Чын аристократ иде ул...
   Бу матур гаиләдә чәчәк кебек ике кыз үсә. Олысы, Элеонора Павловна, «якын» булса да, хәзер инде чит ил булган Украинада, Харьков шәһәрендә яши. Галимә, физика-математика фәннәре кандидаты. «Фән юлыннан китмәсә, искиткеч музыкант буласы иде», – ди Асия апа. Кияве дә галим. Оныгының да берсе фән кандидаты, икенчесе бизнес белән шөгыльләнә. Ара ерак дип тормыйлар, балалар кайтып йөри. Асия апаның кайчак көйсезләнәсе дә килеп куя әле: «Алар кайткач укыйм гына. Язарга мөмкинлек юк. Мин тынычка ияләнгәнмен икән инде...»
Ә менә икенче кызы Галя, Галочка... Мәңгегә унике яшьтә калган гөл, күз ачып-йомганчы сулган гөл, гомерлек үкенеч, төзәлмәс яра. Атеист булмаса, Асия апага җиңелрәк булыр иде кебек. Атеист булмаганнар күрешү өмете белән яши...

«Утыз яшьлек футболчы – карт футболчы ул!»
Бер килүемдә Асия апа ишектән үк сорау белән каршы алды: «Ничек уйнап бетерделәр?» Аптырап калуымны күреп, миннән дә битәр аптырап, шелтәләгән шикелле: «Әллә карамадыңмы?» – диде. Дөнья чемпионатында Россия футболчыларының Япония командасына каршы уйныйсы көннәре икәне шунда гына искә төште. Хәбәрдар түгеллегемне белгәч, Асия апа, шулай буласы тәгаен кебек итеп: «Җиңелгәннәрдер, – дип куйды. – Кем инде Дөнья чемпионатында шундый карт команда алып бара. Утыз-утыз ике яшьлек футболчы – карт футболчы инде ул!»
Нәрсә әйтим? Мин футболда Асия апа төсле үк көчле түгел. Хоккей – менә башка эш. Анда иллегә кадәр уйнаганнар барын беләм. Горди Хоу кырык биштә дә уллары янәшәсендә уйный иде шикелле...
...Кинәт, өзелеп калган сүзне ялгаган шикелле генә итеп: «Туксанга кадәр яшәдем, җаным, яшәп туймадым», – диде ул.
Бармаклары клавишалар өстеннән йөгереп үтте. Буыннары калынайган бармакларның җитезлеге, авыр атлаучы аякларының педальгә җиңел басуы гаҗәпләндерде. Асия апа нечкә тавыш белән озын, матур итеп «Кылый кантон»ны җырлады.
Җырлыйм шулай кайчак. Тыелып булмастан. Күршеләр: «Нишли бу карчык», – дип уйлыйлардыр. Ә мин сагынам. Кемне уйласам, кемне искә алсам – шулар юк. Тиңдәшләрсез калдым. Яшьтәшләрдән – берүзем. Бигрәк ялгыз калдым бит...
Бераз сүзсез утырабыз. Асия апа тагын: «Ә барыбер яшәп туймадым», – дип куя.
Нәселләре ике яктан да озын гомерле булган аларның. «Үзем дә тырыштым инде анысы», – ди Асия апа һәм «Ходайның канцеляриясен менә шушылайрак итеп бутадык инде без» дигәндәй, шаярып бер күзен кыса.
Бала чагында, операция кичергән әнисен саклап хастаханәдә кунган ул. Егермеләп кешелек палата: кайсы ыңгыраша, кайсы елый, кайсына «савыт» куясы, берәү үлеп тә китә... Яшьлегендә Асия беркайчан да хастаханәгә эләкмәскә дип ант итә. Егерме тугыз яшенә кадәр тимераякта шуа. Шугалаклар ул заманда күп булып, шуу «мода» саналса да, бозда яшьтәшләреннән берүзе кала бервакыт. Үзе һәм бала-чага. Тик шуа шулар белән шаяра-шаяра. Сугыш кына туктата бу шөгыленнән. Пенсиягә чыкканчы өстәл теннисы уйный. Җитмеш яшенә кадәр чаңгыда йөри. Җитмеш тугыз яшенәчә – бассейнга. Унбиш ел буена. Яшьлегендә, ангина бик бимазалагач, табибка бара ул. «Чыныгыгыз!» – ди табиб, «мең кешегә әйттем, сез – мең дә беренчесе, барыбер тыңламаячаксыз...» дигәндәй, кәгазьләреннән башын күтәрмичә генә.
Ә Асия тыңлый. Башта салкын суга чылатылган сөлге белән ышкына, аннары салкын су белән коена башлый. Командировкаларда да коена, хәтта поездда да җаен таба. Ике ел Иванов системасы белән шөгыльләнә. Анысыннан, «Зинһар, оятлы итмә мине, күршеләрдән уңайсыз», – дип, ире туктата. 
Кызганыч, ирем үлгәч, салкын су белән коенуны ташладым. Инде озак яшәмәм, миңа хәзер гомер нәрсәгә, дидем. Ун ел узды инде, әле һаман яшим...

...Асия апа көткән кунагын чәч-баш карап, тырнагын буяп, җиңел шарфын муенына «шагыйранә» урап, өстәлгә крахмаллап үтүкләнгән ап-ак эскәтер җәеп, ап-ак тастымаллар куеп, нәфис савыт-саба, пычак-чәнечке тезеп каршылый. Кайчак ул яссы вазага матурлап урнаштырылган хризантемалар белән шаккаттыра. «Синең өчен махсус алдырдым», – ди. Ә кунакның Асия апаны бер дә мәшәкатьлисе килми. Ул бит аның эскәтер-тастымалларны идәнгә утыртып, сыры калмасын өчен дымлы килештән киптереп үтүкләгәнен, бүлмә белән бүлмә араларында йөреренә авыр икәнен белә.
Ә аның менә мәшәкатьләнәсе килә. Шул мәшәкатьләр бит инде ул тормыш.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар