Логотип
Икенче ашлар

Тутырган каз муены

Борынгы рецепт белән пешерелгән бу ризыкны безгә Саба районы Иләбәр авылында яшәүче Рамил ХАФИЗОВ әзерләп күрсәтә. Элек аны әбисе Мөгаззәдә апа еш пешерә торган булган. «Күп кеше муен тиресен ашамый, ә менә болай әзерләсәң, ул бәйрәм сыена әверелә, – ди сәхифәбезнең кунагы. – Тутырмага охшаган бик тәмле кабымлык килеп чыга».


Борынгы рецепт белән пешерелгән бу ризыкны безгә Саба районы Иләбәр авылында яшәүче Рамил ХАФИЗОВ әзерләп күрсәтә. Элек аны әбисе Мөгаззәдә апа еш пешерә торган булган. «Күп кеше муен тиресен ашамый, ә менә болай әзерләсәң, ул бәйрәм сыена әверелә, – ди сәхифәбезнең кунагы. – Тутырмага охшаган бик тәмле кабымлык килеп чыга».
Рамил – ун елдан артык инде иләбәрлеләрнең мәдәни тормышы өчен җаваплы – Мәдәният йортын җитәкли ул. Җиденче сыйныфта укыганда беренче тапкыр спектакльдә катнашкан булган, шуннан бирле сәхнәдән төшкәне дә юк. Җыр-биюгә генә түгел, йорттагы бар эшкә кулы ята аның. Аш-суны да телеңне йотарлык итеп әзерли. Гаҗәпләнмәгез, һөнәре буенча, чыннан да, аш-су остасы ул. Ашчы булып берара – Казанда, аннары туган авылына кайтып, үзләренең «Көек» хуҗалыгы ашханәсендә эшләгән. «Күңелемә якын эш», – ди Рамил әлеге һөнәре турында. Былтыр Мөслимдә узган Бөтен-россия Каз өмәсендә шушы рецепт белән катнашып, аның беренче урынны яулаганын да беләбез.Суыткычыгызда казның муены, бүтәкә-йөрәге әлегә кадәр сакланган булса, сез дә безгә кушылыгыз. Әлегә инде өлгермәсәгез, рецептны ерак алып куймагыз, көз күз ачып йомганчы килер дә җитәр ул.

Кирәк 
2 муен / 8 бүтәкә / 8 йөрәк / казның эч мае / 3 баш суган, 3 тырнак сарымсак / 100–120 г дөге (бүрткәч, 300 г була) / тәменчә тоз-борыч.
Камыр өчен ярты стакан су һәм он.


  Бүтәкә, йөрәк, суган, сарымсакны иттарткычтан чыгарабыз. Бүтәкә майсыз булса, бераз гына казның эч маен да кушабыз. Иттарткычлар барлыкка килгәнче, борынгылар ит белән суганны махсус тәпке белән тапаганнар.


  Кайнап торган тозлы суга салып дөгене бүрттерәбез. Әзер дөгене салкын су белән чайкатып, тарттырылган бүтәкә белән кушабыз. Тәменчә тоз белән борыч өстибез. 


  Муенны суыткычтан алып, башта яхшылап җебетәбез. Аннары муенның тиресен сул ягына кайтарып салдырабыз. Артык майларыннан, бизләрдән арындырабыз.


  Энәгә нык җеп саплап, муенның аскы өлешен вак атлатып тегеп куябыз. Эчлек таралып китмәсен өчен кирәк бу. Пешкәч, ул җепне кисеп алачакбыз. Муенны уң ягына әйләндерәбез.


  Әзер муен тиресенә эчлекне тыгызлап тутырабыз. Моны борыны киң бүрәнкә белән эшләве җайлырак. Андый бүрәнкә булмаса, кашык белән тутырырга була.
 

  Тутырып бетергәч, муенның очын нык җеп белән бәйлибез.


  Су белән оннан токмачныкы кебек камыр басабыз. Камырны ике өлешкә бүлеп, уклау белән җәябез. Зурлыгы бер муенны төрерлек булсын. Камыр урынына фольга да куллана аласыз.


  Камырга төрелгән муен 180 градус кызулыктагы мичтә 1 сәгатьләп пешә.

Пешкәч, камыр эченнән алып, чак кына суытабыз да, тәгәрмәчләп турап, тәлинкәгә матурлап тезәбез. Янына тозлы кыяр белән помидор куярга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар