– Шулкадәр эшлисем килә иде минем, – дип искә ала ул көннәрне Тимур хәзрәт. – Кая чакырсалар, шунда китәргә риза идем. Шул чагында, Аллаһның рәхмәте белән, үзем укыган уку йортында эшләүче Илнар абый очрады. Туган авылы Шәлегә мулла кирәк икән. Риза булсаң, кайтып, бер җомга уздырып кара, ди. Шәледә моңарчы булырга туры килгәне юк иде...
Казан уртасында таныш көй ишетеп, барган җирдән туктап кала Лилия: «Бу бит шул көй! Бабай көе!» Дус кызы, аптырап, кулыннан тарта: «Киттек! Ник торасың?» «Тыңлыйк инде. Бабамның көе бит», – ди Лилия, тын калып. Кайчандыр Дамир бабасы яратып тыңлаган көйнең татарныкы булуын, «Су буйлап» дип аталуын шул көнне генә белә ул.
Мин – татар?!
Краснодар өлкәсенең Ейск шәһәрендә үсә Лилия Минаҗетдинова. Әтисе Радик, әнисе Әкълимә – икесе дә хәрбиләр. Бүген Дүшәмбедә алар, иртәгә – Камчаткада... Советлар иле киң, чикләре иркен. Кайсы кавем, кайсы милләттән син – ул чакта моның белән беркем артыгын кызыксынмый. Алар үзләрен совет халкы, диләр. Аралашкан телләре дә барысыныкы да уртак – русча.
Бары Дамир бабасы гына кызга ниндидер татарлар турында сөйли, аңлаешсыз телдә ят сүзләр әйтә. Аның тыңлаган җырлары да үзгә, озын үзләре, моңсу... Бабасы шул җырларны куйса, Лилиянең гел елыйсы килә. Сүзләрен аңламаса да, җырлаучы кемнедер бик сагынадыр, өзелеп көтәдер кебек тоела аңа. «Без – татарлар, – дип өйрәтә аны бабасы. – Безнең Мәккәбез – Казан». Бабасының сөйләгәннәрен тыңларга ярата кыз. 5 кенә яшьлек булса да, ишеткән берсен күңеленә сеңдереп бара. Тик тиздән кадерле кешесен мәңгегә югалта.
– Бабай булмаса, татар икәнемне белмичә әле күпме яшәр идем, – ди ул. – Күңелемдә зур бер учак кабызып калдырды бабам – татар учагы.
9 нчы сыйныфны тәмамлагач, Ейск шәһәренең педагогика училищесына укырга керә Лилия. Дәресләрдән соң намаз укырга йөгерүен, ураза тотуын курсташлары ниндидер бер экзотика кебек кабул итә. Тәүге намазын 1 нче класста укыганда ук кыла. Дин турында моңарчы берни белми яшәгән әтисе бер мөселман егете белән таныша. Ул аңа ислам дине, мөселманнар турында сөйли. Шул көнне намазга баса Радик абый. Бәләкәй Лилия дә аңа иярә.
– Намаз уку ошый иде миңа. Беркем дә ирексезләмәде. Тугызынчы класстан соң инде дин белән тирәннәнрәк кызыксына башладым, – дип сөйли ул балалык чоры, яшүсмер вакытлары турында.
– Казанга ничек килергә булдың? – дип сорыйм Россия Ислам университетын тәмамлап, лингвист белгечлеген алган яшь ханымнан.
– Әтинең Себердә яшәүче таныш имамы киңәш бирде. Казанда Россия Ислам университеты булуын да ул әйтте. «Лилиягә анда укуы файдалы булачак», – дип, әти-әниемне үгетләде. Без аңа кадәр Алабуга шәһәрендә бераз яшәп алган идек. Казанда да бер-ике тапкыр булгаладык.
Татарстан аңа бөтенләй башка ил булып тоела. Монда бар да үзгә – тел дә, гадәтләр дә, ризык та... «Үзең татар кызы, үзең татарча белмисең?» – дип шелтәләүләрен дә еш ишетергә туры килә. Шул бушлыкны тизрәк тутыру өчен татар теле курсларына языла. Сөйләшергә үк өйрәнә алмаса да, көндәлек иң кирәкле сүзләрне кулланырга, татарча аңларга өйрәнә.
Урау юллар аша – дингә
Тимурның да балачагы Лилиянекенә охшаш. Ул да Татарстаннан читтә – Чабаксар шәһәрендә туа. Әнисе Әминә апа – шәһәр кызы, татарча бер авыз сүз белми.
– 6 яшемдә әтием Фәритнең туган ягына – Әгерҗе районы Тирсә авылына күченеп кайтканчыга кадәр
мин дә татарча белми идем, – дип башлады сүзен Тимур. Алгарак китү булса да, Тимур хәзрәт Латыйповның Питрәч районы Шәле авылында имам-хатыйп икәнлеген әйтеп үтим әле. – Ана теле дип, юкка гына әйтмәгән халык. Баланы күбрәк әнисе тәрбияли, ул гел әнисе янында, шуңа күрә теле дә әнисе сөйләшкән телдә ачыла. Татар телен миңа Тирсә малайлары өйрәтте, – ди ул.
Тимур хәзрәт – Россия Ислам университетын тәмам-лаган югары белемле имам.
– Ни өчен шушы уку йортын сайладыгыз? – дигән сорауны бирәм.
– Әгерҗе якларында мәктәпне тәмамлаучылар алдында өч юл ачыла гадәттә. Йә син якындагы Ижау шәһәренә укырга китәсең, йә булмаса, Әгерҗегә барып, тимерьюлчылыкка укыйсың. Кыюраклар ерагын сайлый – Казанга килә. Мин менә өченче юлны сайлаучылардан булдым, – ди Тимур хәзрәт. – Дин белән ничек кызыксынып киттемме? Бишенче класста укыганда тарих укытучыбыз Әнисә апа Кәримова дини дәресләр оештырып җибәрде. Ул вакытта авылда түгәрәкләр аз, без, 20–30 бала, шул дәресләргә йөри башладык. Кызыклы итеп уздыра иде апабыз аларны: уеннар да уйныйбыз, чәйләр дә эчәбез. Укытучыбыз борынгы татар имлясын өйрәтә, сүрәләр ятлата.
2003 елда мәктәпне тәмамлап, Россия Ислам университетына имтиханнар бирдем. Ул вакытта миңа Разум бабамның Гөлфирә һәм Мөсфирә апалары бик булышты.
Укырга керешкәнче, башта ике ел әзерлек курсларында шөгыльләнергә кирәк иде. Ике ел эчендә никтер күңелем сүрелде. Консерватив дини уку йортында белем алу кызыксыз кебек тоела башлады. Кайнап торган студент тормышы белән яшәп карыйсым килде.
Киредән үзенең туган шәһәренә – Чабаксарга күченеп китә Тимур. «Улым, – ди аңа бабасы, – тормыш көтәрлек белгечлек ал». Әнисе Әминә ханым кебек повар-кондитер һөнәренә укый егет. Укып бетергәч, ашханәгә эшкә урнаша. Савыт-сабасын да юа, аш-суын да пешерә...
– Һәр өлкәнең үз баскычлары бар икән аның. Иң түбән баскычтан башламый торып, югары баскычка менә алмыйсың, – ди әңгәмәдәшем. Әлеге юнәлештә укуын тагын дәвам итә ул – техникум тәмамлый. Ит ризыклары цехының җитәкчесе була. Бишенче разрядлы ашчы дәрәҗәсен ала. Шул ук вакытта динне дә онытмый.
– Теләгәнемә ирештем дә шикелле. Авыз итмәгән ризыгым калмады, хезмәт хакым да әйбәт, ләкин күңелдә кабат бушлык. Минем эшем түгелдер шикелле, үземне тапмадым кебек... Казанны да бик сагына идем. Җай чыккан саен монда килеп, Кабан буйларында йөрим, театрга барам. 2009 елда Казанга килеп, Ислам университетында укуымны кабат дәвам иттем. Җайланган тормышымны калдырып янәдән студент булу, тулай торакларда яшәү бик рәхәт булмаса да, күңелем шулай кушты.
Диплом алгач, тагын бер ел укырга Мисырга китә ул. «Гарәп телем начаррак иде. Шуны ныгытасым килде. Аны яхшылап белми торып, Коръәннең мәгънәсенә төшенә алмыйсың», – дип аңлата бу гамәлен Тимур хәзрәт үзе.
Үзеннән бер курс түбәнрәк укучы Лилия белән дә аларны Мисыр дуслаштыра. Лилия дә алдагы елны гына биредә булып, гарәп телен өйрәнеп кайта. Үзен кызыксындырган сорауларны егет аннан сорый.
Мөһаҗирләр һәм ансарлар
Казанда югары дини белем алып, Мисырда чарланып кайткан яшь егет алдына мәсьәләнең четереклесе килеп баса – кая гына мөрәҗәгать итеп караса да, эш юк. Үзе бик теләп Әгерҗегә кайтыр иде дә, әлегә урыннар буш түгел, көтеп тор, диләр.
– Шулкадәр эшлисем килә иде минем, – дип искә ала ул көннәрне Тимур хәзрәт. – Кая чакырсалар, шунда китәргә риза идем. Шул чагында, Аллаһның рәхмәте белән, үзем укыган уку йортында эшләүче Илнар абый очрады. Туган авылы Шәлегә мулла кирәк икән. Риза булсаң, кайтып, бер җомга уздырып кара, ди. Шәледә моңарчы булырга туры килгәне юк иде. Җомгага кадәр аның белән бергә кайтып, Наил абый Хәмидуллин белән таныштым. Наил абый – хәзер мин имамлык иткән «Заһир» мәчетен төзетеп бетергән кеше. «Безгә имам кирәк. Кайт, эшлә!» – дип, үзенең ризалыгын бирде. 2014 елның көзендә Шәлегә беренче җомга намазымны уздырырга кайттым. Шактый кеше килгән иде. Сынап-сынап караганнарын сизеп торам.
Шәле – үз менталитеты булган гаҗәеп авыл ул. Өч мең тирәсе халык яши монда. Татарстанның Шанхае дип тә йөртәләр аны. Шәлегә хәтта Явыз Иванның чукындыру отрядлары да үтеп керә алмаган. «Заһир» мәчетеннән тыш, XIX гасырның архитектура һәйкәле булып саналучы борынгы мәчете дә бар. Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин дә шушы авылныкы. Мәчет каршында эшләүче мәдрәсә бүген аның исемен йөртә.
Бер-ике җомга уздыргач, Шәлегә яшәргә һәм эшләргә кайтырга карар кыла Тимур хәзрәт. Хәзергә яшәп торырсың дип, мәчеттән бер бүлмә бирәләр. Ул вакытта аның әле ишеге дә юк, пәрдә белән генә бүленгән. Ризык әзерләр урын да каралмаган. Шулай да тәвәккәлли яшь хәзрәт. Шәле аны алтын көзе һәм ачык йөзле кунакчыл халкы белән каршы ала.
Авыр чакта үзенә ярдәм кулын сузган, җылы ризыктан һәм кайнар мунчадан калдырмаган Фатыйма, Фәүзия апаларга бүген дә рәхмәтле ул. Мәчеттәге бүлмәдә тормыш итеп булмавы ачыклангангач, муллага Йолдыз урамыннан яшәп торырлык йорт тәкъдим итәләр. Мәккәдән Мәдинәгә күченүче мөһаҗирләргә ярдәм кулы сузган җирле халык – ансарларга тиңли авылдашларын хәзрәт. Ә үзе, килү белән, җиң сызганып эшкә керешә.
– Мин килгәндә мәдрәсәдә эш гөрләп тора иде инде. Аны 2009 елда ачкан булганнар. Ачылган көннән үк мәдрәсәне җитәкләп, биредә белем бирүче Мәрьямбикә абыстай Садыйкова белән кулга-кул тотынышып, матур гына эшләп киттек без, – дип, беренче көннәрен искә ала Тимур. – Үземә берничә юнәлешне билгеләп куйдым. Шәле – Казанга якын, олы юл буенда урнашкан авыл. Килгән-киткән арасында төрле фикерле кешеләр, мәзһәбкә иярмәүчеләр дә булгалаган. Алар гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны инкарь итә, бабаларыбыз дөрес яшәмәгән, диләр. Беренче юнәлешем – мәзһәбкә иярмәүче әнә шул кешеләр белән эшләү булса, икенчесе – балалар белән элемтә иде. Мәдрәсәгә алты яшьтән алып тугызынчы класска кадәрге балалар килә. Бүгенге балаларның бар нәрсәләре дә җитеш, бүләк белән генә шаккаттыра алмыйсың. Аларга матур хис-тойгылар кирәк. Менә шул матур хисләрне мәдрәсәдән алып китсеннәр дип тырышабыз. Укуны тагын да кызыклырак итик дип, төрле чаралар оештырабыз. Тегү түгәрәге дә бар безнең, кулинария да. Анысын үзем уздырам. Әле соңгы араларда вакыт кына җитеп бетми. Балалар белән печеньелар, вафлилар пешерәбез, коктейльләр ясыйбыз. Барысы да чын булсын дип, матур алъяпкычлар, башлыклар сатып алдык. Шәле – минем сынау полигоным, дип шаяртам кайчак.
Беренче квестны да Шәледә үткәрделәр. Шунда катнашкан балалар әле дә кызык итеп сөйли икән аны. Чаңгы, велосипед ярышлары үткәрүнең дә максаты шул була. Хәер, аларны оештырганда тагын бер максатны күздә тота әле хәзрәт – балаларның өйдән чыкмыйча, компьютер, телефоннарга капланып утыруы борчый аны.
Казанга, Болгарга сәяхәтләр дә кызык бер хатирә булып күңелләрендә саклана балаларның. Алар булмаган мәчет, күңел ачу үзәге, парк калдымы икән башкалада?! Хәтта Казандагы ифтар мәҗлесләренә дә барганнар. Ә каникул вакытында оештырылган лагерьлар тагын! Дини бәйрәм-нәр! Бәйрәмнәрне шарлар белән бизәп, һәр бала өенә шар тотып кайтып китә икән ул көнне.
Узган ел беренче тапкыр балалар өчен мөселман Сабан туе узган. Анда катнашучыларга бер генә шарт куелган – кызлар яулыктан, ә егетләр кәләпүштән килергә тиеш.
– Башта ук Шәледә уздырырга кыюлыгым җитмәде. Миңнур Шәмсетдинов дигән дустым белән башта Чыты авылында уздырып карадык. Бөрбаш авылында Җәлил хәзрәтнең шундый Сабантуй оештырганын беләм. Алардан да өйрәнеп кайтасым килә әле, – ди хәзрәт.
Интернет һәм социаль челтәрләр – аның үзалдына билгеләгән өченче юнәлеше.
– Хәзер интернет заманы. Кулында телефоны булган кеше теләсә кайсы вакытта интернетка кереп, үз соравына җавап таба ала. Ә анда җавапларның дөресе, дөрес булмаганы бар. Кешеләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җавапны бездән – хәзрәтләрдән ишетсеннәр дигән нияттән башланган эш иде бу, – дип аңлата Тимур хәзрәт «Заһир» мәчетенең Ютубта үз каналын ачып, тапшырулар эшләвен. Үзе төшерә, үзе монтажлый, үзе үк урнаштыра... Санга түгел, сыйфатка өстенлек бирә.
Авылдашларын табигатькә сак карарга өндәүне дүртенче юнәлеш дип атарга буладыр. Макулатура җыю, тотылган батарейкаларны чүплеккә ыргытмыйча, мәчеткә алып килеп тапшыруны да ул тәкъдим итә.
Үзебезне монда таптык
Шәледә бер ел эшләгәч, Лилиягә тәкъдим ясый егет. Хәзер әнә өч балалары үсеп килә. Әхмәтләренә – 6, Зарифага – 4 яшь, ә бишектәге Сәетләренә ай ярым гына. Әле абыйсы тирбәтеп килә талбишекне, әле апасы... Өй түренә бишек элүләре уйламыйча эшләнгән эш түгел. Бу – үз традицияләребезгә кайту. Атнага ике тапкыр мичкә ипи салулары да халкыбыз йолаларына ишарә. Ипи башы калдырып, арыш оныннан үзе пешерә аны Тимур хәзрәт.
– Беркайчан да авыл мулласына кияүгә чыкмыйм һәм авылда яшәмим, дигән сүзем бар иде, – ди Лилия. – Муллалар тормышы элек бик күңелсез булып тоела иде миңа. Җомга уздыралар да, ашка йөриләр. Сәдака акчасына гына яшиләр... Минемчә, мулла кеше җәмгыятьтә дә актив булырга, кызыклы идеяләр белән яшәргә, халыкны үз артыннан ияртеп барырга тиеш.
28 яшьлек Тимурда нәкъ шул сыйфатларны күрә ул.
– Шәлегә кайтканчы, авыл карын да күргәне булмаган аның, – дип шаярта хәләлен Тимур хәзрәт.
– Чынлап та шулай, – дип килешә Лилия. – Моңа кадәр бәрәңгене дә орлыктан чәчеп үстерәләр дип уйлап йөргән кеше мин. Татар ашларының күбесе белән Шәледә таныштым. Аңарчы бары кыстыбыйны гына белә идем.
Яшерми: баштарак авыл тормышы кызыксыз тоела яшь ханымга. Сөйләшергә дусты, күрешергә туганы юк.
– Авылда яшәүнең чын рәхәтен Зарифа тугач кына аңладым, – ди Лилия. Балаларыбыз татарлар арасында үсә дип шатлана ул. – Мин хәзер Кубаньга кайтып яши алмас идем. Анда бар да таныш, якын анысы, ләкин анда татарлар, мөселманнар юк. Балалар үз милләте янында үсәргә тиеш. Әти миңа кечкенәдән, татар егетенә генә чыгасың, дип тәкрарлады. Оныкларының татарлар арасында татар булып үсүе – иң зур теләге иде аның.
– Шәлегә кайтып, без чын татар тормышын күрдек. Аның нинди булырга тиешлеген белдек. Балаларыбыз татар бакчасына йөри, татар мәктәбендә укыячак, татар телен өйрәнәләр. Безнең шикелле, милли телдән, әдәбияттан, мәдәнияттән мәхрүм булып үсмәячәк алар. Шуңа шатланабыз, – диләр Тимур хәзрәт белән Лилия ханым.
Бүген алар үзләрен авылда чит дип түгел, үз итеп тоя. «Балаларыбыз монда туды, Шәленең үзенекеләр», – диләр. Хәзер яшәгән йортларын авыл халкы салып биргән. Үзеннән өлеш чыгармаган кеше калдымы икән ул чакта?!
Авыл уртасын ямьләп үсеп килүче чыршы аллеясы исә Тимур хәзрәтнең чынга ашып килүче хыялы. Чыршы аллеясы үстерү турында хыялланган ул.
– Кем белә, бәлки, кайчандыр моннан китәргә дә туры килер. Кеше китә, исеме онытыла, ә кылган эшләре гомерлеккә хәтердә кала, – ди хәзрәт.
– Кайда гына яшәсәк тә, ул авыл йорты булачак, – дип өсти Лилия. – Без инде авылсыз яши алмыйбыз. Ана теле дип, юкка гына әйтмәгән халык. Баланы күбрәк әнисе тәрбияли. Шуңа күрә теле дә әнисе сөйләшкән телдә ачыла.
Фото: Анна Арахамия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
2
0
Хәерле көн. Мин бик шат, Тимурның безнең авылга - Шәлегә, эшкә килүенә. Тырыш, күркәм, үрнәк гаилә. Сәламәтлек, тигезлек, эшендә уңышлар телим.
0
0
0
0
Тимур хэзрэткэ Аллахымнын рэхмэте булсын,Ана рэхмэттэн башка суз юк
0
0
0
0
Тимур хəзрəт Шəле aвылы өчен үзеннəн бик күп хезмəт керткəн кеше. Шəле халкының аңа карата хөрмəте бик зур, рəхмəт аңа.
0
0
0
0
Әлхәмдүлилләһ, хәзрәтебез бик яхшы кеше. Исән-сау гомер итсеннәр. Зур эшләр башкарма авыл өчен, үзен дә хөрмәт итәләр.
0
0