Логотип
Матур булыйк

Күзләрне ачабыз

Төшеп торган күз кабакларын кисеп, күзләрне ачар өчен хәзерге заманда блефаропластика ясыйлар. «Пычак астына» керергә куркучылар өчен махсус массаж да бар. Матурлык экспертыбыз Ләйсән САБИТОВА массаж күнегүләрен өйрәтә.

Төшеп торган күз кабакларын кисеп, күзләрне ачар өчен хәзерге заманда блефаропластика ясыйлар. «Пычак астына» керергә куркучылар өчен махсус массаж да бар. Дөрес, ул операцияне алыштыра алмый, әмма күпмедер күләмдә күз кабакларын күтәртә, күз тирәсендәге җыерчыкларны киметә, карашны ачыграк итә. Күз, маңгай тирәсендәге мускулларның киеренкелеген бетерә. Матурлык экспертыбыз Ләйсән САБИТОВА массаж күнегүләрен өйрәтә.
  - Иң элек бармаклар белән башны массажлап чыгабыз. Йомшак кына итеп чәчләрне төбеннән тартабыз. Шундук рәхәт булып китәр. Баш тиресе баш сөягенә ябышып торырга тиеш түгел. 
  - Колак тирәсен массажлыйбыз. Аны төрлечә ясарга мөмкин, күнегүләрнең берсе – имән һәм урта бармаклар белән колак алдын һәм артын ышкыйбыз.
  - Дүрт бармак ярдәмендә астан өскә таба маңгайны массажлыйбыз. 
  - Баш һәм имән бармаклар белән кашларны тотып, кыскалап чыгабыз.
 - Күз тирәсеннән алып чигәгә кадәр тирене вертикаль рәвештә чеметкәлибез.
 -  Күз сөяге буенча имән бармак белән баскалап чыгабыз. 
  - Күзнең эчке почмагындагы сөяккә баш бармакны куябыз да астан өскә йөртәбез.
  - Борын тирәсеннән күзнең эчке почмагына кадәр бармаклар белән басып, селкетеп чыгабыз. 
  - Күз белән чигә арасындагы тирене бармаклар белән дерелдәтә-дерелдәтә өскә таба тарттырабыз.
  - Шул ук урындагы тирене бармаклар белән җыйдыртып, өскә таба алып барабыз. Һәр күнегүне 10–15 тапкыр эшлибез.

Бу күнегүләрне ясаганнан соң күз алларыгыз тагын да яктырып киткән кебек булыр. Көзгегә игътибар белән карасагыз, күз кабакларыгызның күтәрелүен күрерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар