«Сөембикә» журналына 2023 елның беренче яртыеллыгы һәм тулысынча бер елга язылган укучыларыбыз арасында бүләкләр уйнатырга вәгъдә биргән идек. Бүген, ниһаять, көткән көн килеп җитте! Редакция хезмәткәрләре һәм бәйсез эксперт – «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең PR-директоры Ләйсән САФИНА катнашында вәгъдә ителгән бүләкләребезне уйнаттык.