Логотип
Тормыш кагыйдәләре

Мин үзем дә Ркаил!

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Республикасы халык депутаты, Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил ЗӘЙДУЛЛАның тормыш кагыйдәләре

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Республикасы халык депутаты, Татарстанның
халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил ЗӘЙДУЛЛАның тормыш кагыйдәләре

Мин власть өчен җайлы кеше түгел! Салкын акыл юк миндә. Чәчрәп чыгам, әйтеп ташлыйм. Кайчагында үкенеп тә куям аннары. 

Дөресен генә әйткәндә, бу юлдан кереп китәрмен дип планлаштырмаган да идем. Мин менә драматургия белән җитди генә шөгыльләнеп алган арада – анда бит инде керем бүтән төрлерәк: пьесаң куелса, халык йөр-сә... Шуңа менә Кама Тамагында, Туфан абыйның туган ягында Карамалы елгасы буена йорт салдым. Кышын чаңгыда шуып, җәен су коенып, шунда әсәрләр язып кына ятармын дип уйлаган идем. Ләкин кеше бер-төрле ниятли, язмышта бөтенләй башкача язылган булып чыга.

Инде ике ел ярым вакыт үтеп тә киткән, ә мин депутатларның 80 процентын әле дә белмим. Чөнки күбесе сессия утырышларында гына утыра, ә тавышларын ишеткән юк, чыгып сөйләмәгәч... Чыгып сөйләүчеләрне, актив депутатларны беләсең бит инде. Үзем шундый! Минем сөйләми калган сессия утырышлары бик сирәк. Комитет утырышларында кайбер мин сөйләгән, мин тәкъдим иткән нәрсәләрнең тормышка ашуы барыбер күңелгә ниндидер канәгатьлек бирә. Мәсәлән, Шаян ТВ өчен балалар җырлары конкурсы минем инициатива белән туды. Мин жюри әгъзасы да анда. Шулай дигәч, бер кызык искә төшә...
Без университет тәмамлаган 1984 елда Равил Фәй-зуллин язучы халкын туган көненә чакырды. Ниндидер пароход яллап, Маркиз утравына киттек. Гариф Ахуновның ун ел эшләгәннән соң рәислектән киткән генә чаклары. Юатучыларга: «Әле минем тагын 13 вазыйфа бар», – дигән була ул, шаяртуга борып. Аның бит вазыйфалары да рәис булганда гына була. Рәислектән киттеңме, тегеләре дә китә, үзең дә китеп барасың әкрен генә. Шуның кебек, боларның барысы да шул рәис булудан, депутат булудан килә торган вазыйфалардыр инде минем. Теге урыннан киткәнсең икән син, монысында да була алмыйсың.

Дөресен генә әйткәндә, Язучылар берлеге рәисе булу бик мәшәкатьле эш инде! Үземнән элгәргеләр, язып булмый дисәләр, елмаеп кына куя идем... Бөтенләй язмыйм дип әйтә алмыйм анысы. Шигырьләрне үзем өчен булса да язгалыйм. Ә болай зуррак проза әсәре язармын дип уйлаган идем. Тәҗрибә дә бар, чыганак-лар да, материал да... Ул әсәр зур роман булып җитешәчәк. Бәлки, ул хыялыма ирешермен. Бәлки, бу урыннан җибәрерләр. Үлгәнче депутат булырга димәгән бит инде.

 Авылыгыз Татарстаннан читтә, Чуашстанда ук дип әйтсәләр дә, Азнакай, Актанышлардан ике тапкыр якынрак ул Казанга! Шуңа күрә Казанның йогынтысы көчле. Элек тә шулай булган, хәзер дә шулай. Әлбәттә, бүтән республикада булгач, рус телендә укыттылар безне, гәрчә бер урыс булмаса да. Безнең авыл – Чичкан. Елга аша гына чуаш авылы, без чуаш ягындагы мәктәптә укыдык. Гомергә чуашлар белән аралашып, тату яшәдек. Анда чуашлар – татарча, татарлар ипилек-тозлык чуашча белә. Мин үземне бәхетле саныйм: азмы-күпме чуаш әдәбиятын беләм. Бүтән милләтләр янәшә булса, ул барыбер баета инде. Әгәр дә берәрсе ассимиляцияләргә тырышмаса. Әгәр дә ике милләт янәшә яшәгәндә кайсысыдыр сине йотарга тели икән, Бу, әлбәттә, дискомфорт китереп чыгара. Бездә андый нәрсә булмады. 

Мин үзлегемнән укып татар телендә камиллеккә ирештем, татар телендә шигырьләр яза башладым. Бала вакытта ук «Ялкын»га, «Яшь ленинчы»га мәкаләләр, шигырьләр җибәрә идем. «Яшь хәбәрче» таныклыгы килгәне бар. «Чаткы» конкурсларында һәрвакыт җиңдем. Ә инде редакциядән зу-у-ур конвертта: «Шигырьләрең безнең журнал таләпләренә туры килми», – дигән хат та килсә... Басылуы да кирәк түгел. Синнән дә бәхетле кеше юк! Андый конвертта беркемгә хат килми! 

Малайлар арасында мин лидер идем. Төрле әйберләр оештырырга, Тимур командалары белән әбиләргә булышып йөрергә... Җитмәсә, отряд советы председателе дә әле. Һәм үзем хулиганрак та идем инде. Әти мәрхүм, мин Казанга киткәч: «Җилкәдән авыр йөк төшкән кебек булды», – дип әйткән иде. Ләкин мин Казанга китеп тә тынычлыкта калдырмадым инде, аннан соң да. Әти минем – укытучы, мәктәп директоры, Канаш медучилищесын тәмамлаган әни – фельдшер-акушерка иде. Минем хатынның да кендек әбисе булган ул.

Әти – Чичканнан, әни – Шыгырданнан. Башкалардан күреп, шәҗәрәне тикшерә торгач, әнинең бабасы тамырлары белән Буа районы Алчык, Тәтеш районының Үтәмеш авылларына барып тоташканын белдем. Миңа ошап бетмәде инде бу, нишлисең. «Чистокровный мишәр» булып чыкмадым. Минем нәселгә язучылар да катнашкан. Тукай чордашы Зариф Бәшири, мәсәлән, минем әбинең абыйсы. Фәтхи Бурнаш та безгә чыбык очы икәнен ачыкладым. Алар бит бер-берсе белән кыз алып, кыз бирешеп туганлашкан. Кави Нәҗми дә кардәш тиешле дип ишеттем. Төбенә төшеп тикшермәдем. Миңа нәрсә... Кави Нәҗми булды ни, башкасы ни... Мин үзем дә Ркаил!

Балачакта ук язучы булырга хыялландым! 5 яшьтән үк китаплар укый идем инде. Миңа китап-ларны гел кайтартып торалар иде. Үзем – мишәр татарлары авылыннан. Шигырьләрне рифма-ритмның, әдәби телнең нәрсә икәнен дә белмичә: 
Кояш цык-цык,
Көндез дә цык, төн дә цык.
Синең өцен һәрцакта
Минем тәрәзә ацык, – дип язам. 10 нчы класста укыганда Казанда Язучылар съездында делегат булып катнаштым. Әти минем финанс-икътисад институтына укырга керүемне тели иде. Ә миңа саннар, цифралар дөньясы бик тә күңелсез тоелды. Съездда Газинур Морат белән таныштым. Поездлар уза торган чокырларны үтеп, ул яшәгән тулай торакка да бардым. Ошады! Университетның татар бүлегенә укырга керәм дигән ныклы фикергә килеп кайтып киттем.

Шигырьләремне күрсәтеп, мин чынлап та шагыйрь була аламмы икәнен белер өчен Хәсән Туфан, Сибгат Хәкимнең өйләренә үк бардым. Хәсән абыйның яшел кара белән язган бәяләмәсен әле дә саклыйм. 

Дөньяны үзгәртәсе килү теләге көчле. Бигрәк тә яшь чакта. Шагыйрь өчен бу шулкадәр табигый!

Әдәбиятны да, шигъриятне дә алга этәрүчеләр элек-электән ир-ат булган. Яшь язучылар арасында егетләрнең аз булуы күңелдә борчу уята.

Иҗат илһамлы булырга тиеш. Ләкин ул еш килә торган кунак түгел. Туфан Миңнуллинның киңәше истә: «Әдәби әсәр язылмаган очракта дәфтәргә берәр нәрсә теркәп куй: истәлекме ул, ишеткән кызыклы вакыйгамы, китаптан укылган гыйбрәтме...» Ул үзе кызыл дәфтәргә яза башлаган. Минем исә кул астындагы дәфтәр башта ук нигәдер тышсыз иде.
Төркиядә төрекләргә кияүгә чыккан татар кызлары – филологлар бар. Алар да тәрҗемә итә. Иң кызыгы – төрекләр татарчадан төрекчәгә үзләре тәрҗемә итәләр. Университетта безнең Чулпан Читиннар укыткач, шә-кертләре рәхәтләнеп татарчадан төрекчәгә тәрҗемә итәләр. Бүтән халыкларга да күрсәтә торган шәп әдәби әсәрләрне дөньяга чыгарырга кирәк. 

Күпмедер еллар үткәннән соң, әдәбиятта уңыш дигән әйбер уңышсызлыкка да әверелергә мөмкин. Мин шундый әсәр яздым, халык яратты дип йөрисең. Бер 20 ел үтә, халык оныта, ул инде искергән, бер-кемгә кирәк түгел, бу заманга ярамый. Һәм, киресен-чә, уңышсыз дигән әсәр уңышлы булып китәргә дә мөмкин. Сикереп, уңыш дип шатланырга, уңышсыз дип, артык көенергә кирәкми.

Шагыйрьнең, өлкәнәя-өлкәнәя, бөтен иҗаты сагынудан гыйбарәт аның. Төш күрсәң – әлбәттә, балачыгыңны күрәсең. Бөтен хатирәләрнең 90–95 проценты – балачак хатирәләре. Алар онытылмый да. Язганда да һаман шул балачак хатирәләренә мөрәҗәгать итәсең. Кеше кич ашаган ризыгын онытырга мөмкин, ә балачагында ашаган җиләк тәме – һаман иреннәрдә. Сагыну, юксыну шагыйрьләр өчен генә түгел, һәр кеше өчен табигый. Аннары инде сагынасың яшьлегеңне һәм... уңышсыз мәхәббәтләреңне. Барысы да искә төшә... Кинодагы кебек. «И аны нишләп шул вакытта шулай итмәдем инде, бөтенләй бүтәнчә булыр иде бит», – дип уфтанасың. Сораштырган бар, күпләргә хас әйбер икән ул. Яшьлекнең уңышсызлыкларын сагыну да күңелгә рәхәтлек бирә. 

Еш мөрәҗәгать итә торган китабым, әлбәттә, Тукай томнары. Аннары гел менә минем каршыдагы киштәдә Адлер Тимергалинның «Миллият сүзлеге» тора. Анда бик күп мәгълүмат тупланган. Роман кебек укып чыга торган китап түгел ул. Бөтенләй көтелмәгән ачышларга юлыгасың. Язучы кешегә миллият сүзлеге шулай ук бик кирәк. Ә теге, күңелгә якыннары... Үзем яраткан, үзем аралашкан шагыйрьләрнең китаплары. Зөлфәт, Мөдәррис Әгълә-мов, Роберт Әхмәтҗанов, Рәшит Әхмәтҗановлар... Мөхәммәт абый Мәһдиевне яңадан алып укырга яратам.

Әдәбият ул – милләт хәтере. Халыкның гасырлар дәвамындагы холык-фигылен, яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрен, өмет-хыялларын, әрнү-сагышларын үзенә сеңдергән. 

Студент чакта мин кәгазьне чемодан өстенә куеп яза идем. Шартлар юк дип зарланырга башка да килмәгән. Яшь чакта бөтен шартлар да үзең белән. Яхшы язасыңмы, начармы – баш өстендә түбәң булу зарур. 
Язылып бетмәгән әсәр турында сөйләргә яратмыйм. Алдан сөйләсәм, әсәрнең мамыгын коярмын сыман.

Яшь чагында дуслар да күп була. Күп очракта син дус дигәннәрең дә бик тиз юкка чыга. Берән-сәрән генә кала алар. Дуслык ул нарат агачы кебек: шулкадәр таралып, бөдрәләнеп үсә яшь чагында. Читтән караганда шундый купшы! Ә берзаман үсә-үсә ботаклары коела, өстендә генә бер өч-дүрте күренә. Өлкәнәя-өлкәнәя, кеше ялгызлыкка таба бара башлый. Нишлисең бит, кеше ялгыз туа, ялгыз үлә инде шулай. Олыгая-олыгая, ялгызлыкка күнегер өчен, табигать, Аллаһы Тәгалә шулай яраткан күрәсең. Картлык ул – ялгызлык дигән сүз. 

Эчтән хөр булган кеше тыштан бай күренә. Зөлфәт Хәкимне әнә искиткеч бай дип уйлыйлар. Чөнки күңеле хөр, рухы азат. Миллионнарча акчасы булган рухи хәерчеләр күпме?!

Бай татарлар китап укымый, китап аларга бушлай да кирәк түгел.

Коллар без – үзара хан булып кыланабыз, үзебез ятлардан телебезне теләнәбез.

Байлыкка омтылу ул, гомумән, шагыйрь өчен гайре табигый эш дип уйлыйм. Шагыйрь аз гына ач булырга тиеш. Чөнки ачның ачуы яман. члыкны мин канәгатьсезлек хисеннән күрәм. Ачлыктан, бөлгенлектән аптырап йөрүне әйтмим.

Сиңа кыен булса, иң беренче туганнар ярдәмгә килә гел. Сиздермәскә тырышсаң да, ничектер сизәләр барыбер. Начар хәбәр бик тиз йөгерә торган була. Яхшысы гына озак килә. Килсә дә әле аңа әллә ни игътибар итмиләр, табигый хәл итеп карыйлар. Кеше турында да бит бер начар сүз әйтсәң, сәгате-минуты белән барып ирешә, ә яхшы сүзне җиткерүче дә булмый, җиткерсәң дә, артык исләре китми. Менә шундый хасияте бар инде яшәешнең... 

Әти минем кырыс иде. Директор булгач, мәктәптәге шуклыкларымны укытучылар гел аңа барып әләклиләр иде. Берчак, 7 нче сыйныфларда укыганда, инглиз теле дәресендә, яшь укытучы кызны санламыйча, и сөйлим малайларга нәрсәдер. Берәр кызыклы хәл булгандыр инде. Мин әле бераз күпертеп, бизәп сөйләргә дә яратам. Мавыгып киткәнмен инде, ишектән әти килеп кергәнне дә сизмичә калганмын. Шунда яңак төбенә кемдер ямады. Миңа сугардай кем бар инде дип аптырадым да әле. Идәнгә ауганда әтине күреп алдым. Гомергә онытылмаслык сабак булды ул. Менә шуннан соң дәрестә укучы-ларның игътибарын җәлеп итеп, парта өсләренә басып, чыгышлар ясамый башладым. Һәм ул миндә әлегәчә дәвам итә. Синең вакытың җитмәгән икән, синең мәйданың түгел икән – сөйләмә, тик тор! Тыңла!

Күз уңындагы кешенең кимчелеге барыбер табыла. Тик торган, хәрәкәтләнмәгән кеше генә
ялгышмый.

Егет сүзе бер була! Буш вәгъдәләр бирергә яратмыйм. Холкыма туры килми. Әйткәнсең икән – үтә.

Мин ихлас! Үземне хаклы дип санаганда, беркем сүзенә дә карамыйм. Һәм... еш кына хаксыз булып чыгам.

Миндә ниндидер комплекслар юк. Беркайчан югалып калмыйм. Без яшь чакта шабашка дигән әйбер бар иде. Читкә китеп эшләү ягъни. Студент чакта мин дә киттем шабашкага. Университетта укыганда мин нәрсә беләм инде?! Балта остасы баласы түгелмен. Кәгазь-китап арасында үскән кеше мин. Балта да пычкы инде ул вакытта. Нишләп мин башкалар кебек кенә эшли алмыйммыни дип кереп китәсең инде. Өйрәнәсең шунда. Аннары инде син бер атнадан алар белән тигез. Бөтен җирдә дә шулай ул. Югалып калсаң, мәлҗерәп торсаң, берни барып чыкмый. Мин андый җебегәннәрне яратмыйм. Эшлисең икән, җимертеп эшлә. Минем картәнә әйтә иде: эшләгәндә йөрәгең җилкенсен, ашаганда колагың селкенсен, дип. 

Хәзер әдәбият ишеген шакучылар арасында кызлар гына диярлек. Ир-егетләрнең тавышы бу хорда югалып та кала. Чөнки алар бүген берән-сәрән генә. Һәм без бу хәлне табигый дип кабул итәбез. Минемчә, татар вазгыятенә туры да килеп тора. Соңгы чиктә хатын-кызлар һәрвакыт дилбегәне үз кулына ала.

Бөек хатын-кыз Мөхлисә Бубыйның гыйбрәтле сүзләре искә төшә: «Балаларыбызга яхшы тәрбия биреп, милләтебезне оҗмахлы кылучы да без; аларны тәрбиясез куеп, милләтебезне җәһәннәмгә тәмугка кертүче дә без – хатыннар». Һәр татар хатын-кызы өчен шигар булырлык сүзләр! Тәрбия дигәндә, Мөхлисә ханым, әлбәттә, иң беренче нәүбәттә милли һәм дини тәрбияне күздә тоткан. Бүген безгә нәкъ менә шул тәрбия җитми дә инде. Милләтебезгә килгән бөтен бәла-казаларның сәбәбе шунда. Милләт язмышы – хатыннар кулында.

Җиңеләсең икән, егет булып калырга кирәк! Минем белән дә андый хәлләр булды, күп җиңелдем. Әмма бүтәннәргә рәнҗеп, каргап йөрмәдем. Димәк, тәкъдиреңә шулай язылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар