Кечкенәдән әтинең: «Яхшы күрше – ярты бәхет», – дип әйткәнен хәтерлим. Ләкин үзебезгә андый күршеләр насыйп булмады. Гомер буе эт белән мәче кебек яшәүчеләр без, кызганыч. Бер күрше генә гаепле түгелдер инде, килешәм. Ләкин берничә ел дәвам иткән бәйләнүләргә каршы мин дә дәшми булдыра алмыйм. Бу яңа ел ялларында күршем гаҗәпләндерде әле.