Логотип
Күңелеңә җыйма

Күршеләр – иң якын кешеләр

Кечкенәдән әтинең: «Яхшы күрше – ярты бәхет», – дип әйткәнен хәтерлим. Ләкин үзебезгә андый күршеләр насыйп булмады. Гомер буе эт белән мәче кебек яшәүчеләр без, кызганыч. Бер күрше генә гаепле түгелдер инде, килешәм. Ләкин берничә ел дәвам иткән бәйләнүләргә каршы мин дә дәшми булдыра алмыйм. Бу яңа ел ялларында күршем гаҗәпләндерде әле.


Кечкенәдән әтинең: «Яхшы күрше – ярты бәхет», – дип әйткәнен хәтерлим. Ләкин үзебезгә андый күршеләр насыйп булмады. Гомер буе эт белән мәче кебек яшәүчеләр без, кызганыч. Бер күрше генә гаепле түгелдер инде, килешәм. Ләкин берничә ел дәвам иткән бәйләнүләргә каршы мин дә дәшми булдыра алмыйм. Бу яңа ел ялларында күршем гаҗәпләндерде әле.

Шәһәр читендәге йортыбызны сала башлаганда бер як күршеләребез үз йортын күтәреп бетергән иде инде. Ләкин анда яшәмиләр. Өйне салганнар да, икенче шәһәргә китеп барганнар. Тәрәзәләре, түбәсе бар, ә эче эшләнмгән килеш басып тора кызыл кирпечле йорт. Безнең җирдә киселәсе агачлар бар иде, шуларны егудан башладык йорт салу мәшәкатьләрен. Осталар чакыртып шул агачларны кистерергә уйласак та, агачларның берсе күршенең коймасына төште. Калай койма, әлбәттә инде, бөгәрләнеп бетте, урталай өзелде. Көне буе шул эшләр белән маташып, кич фатирга кайткан идек, ят номер шалтырата. Участковый булып чыкты ул. Булачак күршебез, койманы ваттылар, дип, шул ук көнне участковыйга гариза язган. Үзләре ул йортта яшәмәгәч, без аларга койманы ясыйбыз дип әйтергә дә өлгермәгән идек. Гомумән, күршенең коймасын ватып, шул килеш калдырып, янәшә яшәп ята алмас идек. Ул агачны кисеп, чистартып, коймасын да рәткә китереп куяр идек. Ләкин күрше Альбинаның безгә бер көнлек вакыт бирергә дә теләге юк иде. Икенче көнне, эш көне булуга карамастан, ирем эшеннән калып, агачны кисеп чыгарып, өзелгән коймаларны сүтеп куйды, калайларга заказ бирде. Ул калай шул ук көнне булмый бит әле. Бер атна көтәргә кирәк, ә күршенең түзәр хәле юк, участковыйдан безнең номерны алып көн саен шалтыратып яный. Калай әзер булгач, коймасын җыеп та куйдык. 

Шул вакыйгадан соң ук өй салу теләге беткән иде. Юкка булмаган икән... Тынычлык бирмәде ул күрше безгә. Өйне салып бетергәнче әле – бер, әле икенче сәбәп табып бәйләнүен дәвам итте. Йә цемент ташучы КамАЗ машиналары комачаулый, йә тузан чыга, йә ике арадагы җирне үлчәп йөри, йә безнең аркада су килми. Әле бу яшәмичә бит! Атнага бер тапкыр килеп тә әнә шулай бәйләнерлек сәбәп табып тора. Балалар да, тәрәзә аша Альбинаны күрүгә, «теге апа тагын килгән», дип борчыла башлыйлар. 

Без күченеп ике ел яшәгәч, Альбина да йортын җиткерә башлады. Күченеп килә инде бу дип, чып-чын борчуга калдык. Тавыклар алган идек. Шуларның исе килә дип, экология министрлыгына гариза язган. Инспекторлар килеп, һавадан анализ алып киттеләр. Ул анализ берни күрсәтмәде инде. Тавыкларны күрше җирендә тотмыйбыз бит, үз ишегалдыбызда. Аның исе дә юк шулкадәр. 

«Яз көне ишегалдына карыгыз керә, суы миңа ага», – дип зарлана. Юк, әйтеп кенә калмады, белгечләр чакыртып ике арадагы җирне яңадан үлчәтте. Алай-болай аның рәсмиләштерми калган җире түгел микән диптер инде. Кунаклар чакырып ишегалдында шашлык пешереп ял итә башлауга бакчасына чыгып кычкыра. Тавышланмагыз, имеш. Кичке сигез генә бит әле, дибез... Кызганабыз инде без ул хатынны. Ялгызы гына бит ул. Бердәнбер кызы чит илдә яши, ире юк. Шул ялгызлыктан нәрсә эшләргә белми аптырап безгә бәйләнә инде. 

Бервакыт безне шаккаттырып күрше апабыз капка төбенә бик күп машиналар килеп туктады. Яулык япкан әби-бабайлар күчтәнәчләр тотып кереп киттеләр. Шул көннән соң капка төбендә дә, бакчада да бер ир күренә башлады. Теге көнне никахлары булган ахрысы дигән нәтиҗә ясадык ирем белән. Ярар, күрсәтәм әле мин сиңа рәхәт тормышны, дидем мин дә. Алар да бакчада шашлык пешерә башладылар. Тавышланмагыз, комачаулыйсыз дип мин дә бакчадан кычкырып яттым. Ышанмассыз, куяннар алдылар бит күршеләр, йорт куяннары. Шул куянның берсе качып, капка астыннан кереп безнең бакчадан яшелчә ашап ятканда күрдем, видеога төшереп  үзенә җибәрдем күршемнең. «Кил монда, чукынчык!» – дип, куянын эләктереп, миңа берни әйтми чыгып китте. 

Ходай тигезли бит ул. Берничә елдан безнең якка гараж салырга тотындылар. Измә бушатканда машина койманы бәрдереп янчеде. Участковый чакыртыйммы, болай гына ясыйсызмы, дип, чыгып җиттем. «Ясыйбыз, ясыйбыз», – дип, иренә шул көнне үк койма калаен салдыртты. Яңа калай китергәнче атна буе башларын ашадым. Кайчан була инде, тагын куяныгыз кереп бакчамны харап итә, дип, тынычлыкларын бетердем. Альбина бу бәйләнүләремнең сәбәбен бик яхшы аңлый, күтәрелеп карарга да кыюлыгы җитми. Ире генә аптырый, безне усал күршеләр дип саный. 

Шулай ничә ел яшибез инде. Бөтен әшәкелекләрен исләренә төшерергә җай чыгып тора. Әмма быел күршебезне Кыш бабай алыштырып куйган диярсең. 1 гыйнвар көнне өчпочмаклар тотып капка төбендә басып тора Альбина! Дөресен әйтим, мин ул өчпочмакларны алырга да курыктым башта...«Әйдә, узганнарны онытыйк, әйбәт кенә яшик. Үзең аңлыйсың, ялгыз бәхетсез тормыш галәмәте иде шул. Яңа елны яңача башлыйк әле», – диде.

Беләсезме, ул өчпочмаклар шулкадәр тәмле иде!  Яхшы күрше – ярты бәхет инде, ни дисәң дә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар