Логотип
Тормыш кагыйдәләре

Ерып барырга яратам!

Акча җыя белмим. «Син ыштансыз», – диләр. Ыштансыз булмаган кеше мондый әйбер төзиме инде ул? Ә мин төзим. Югыйсә миңа моннан бернинди табыш та керми, ә төзелеш үзе акча сорый. Акчаны саный белмим, кесәдә артыгын йөртмим. Кассага акча салганым юк хәтта.

– Мактауга кайтып калмасын, – дип кисәтте ул әңгәмә барышында.  «Яхшылык эшлә дә, суга сал», дип яшәүчеләрдән, чөнки... Аның кебекләр үзе турында үзе сөйләми. Аның кебекләр турында халык сөйли: «Безнең Фәнир!» – дип горурлана, яхшылыкларын искә алып, көн саен рәхмәт укый, гамәлләрен хәтер китабына уеп калдыра...  
Килештек. Ничек бар – шулай язабыз. Россиянең мактаулы энергетигы, «Россиянең татар авыллары» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы советы рәисе, Татарстанның атказанган артисты, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия төбәкләрен электрлаштыручы «Ильфа» җәмгыяте җитәкчесе, композитор, җырчы, шагыйрь Фәнир ГАЛИМОВ гап-гади авыл егете дип башлыйк... 

Тамырлар
Балта осталары нәселеннән мин. Җиде буын бабаларым да – балтачылар. Авылдагы мәчетне дә алар төзегән. Балтачылык – минем канда. Әтеки Гыйльметдин исемле. Шофёр булып эшләде, колхозда терлек карады. Безгә бер тапкыр кул күтәрү түгел, авыр сүз әйткәне дә булмады. Тавык та суймады ул хәтта. Сугышка китеп, дүрт ел буе пленда булган, күпне күргән кеше иде шул... Шунда булып та, бер тапкыр да тәмәке тартмаган, хәмер эчмәгән. Хәзер яши торган йортымны әтеки, туганнарым белән бергә күтәреп, салып чыктык.  Авылда безне Әсәмәй дип йөртәләр иде. Сабит бабакай – бик динле кеше – нык кызу сөйләшкән. «Әссәламегаләйкем»не, кызулап, «әсәсмәй» дип кенә җибәрә торган булган. Шуннан кушамат та ияреп калган. Үскәнче Әсәмәй булдык без. 
Инәки ягыннан да әбекәй-бабакайлар шулай ук гади эшчеләр. Инәки Бибинур исемле. Ул вакытта безне үчтекиләп, иркәләп утырмадылар. Сугышып, елап кайтып керсәм дә, үзегез хәл итегез дип, кире борып чыгара иде инәкәй. Колхозда эшләп үстек. Бездән: «Дәресеңне әзерләдеңме?» – дип кызыксынучы юк иде. «Шул эшеңне эшләдеңме?» –  дип кенә сорадылар. Әтеки-инәки икесе дә бик матур җырлыйлар иде. Урамның теге башында тальянчы Закир абый яшәгән. Безнең йорт белән арасы бер чакрымдыр. Тальянчы Закир белән Гыйльметдин урамның уртасында очрашалар, дип сөйлиләр иде авылда. 

Балачак
Бәләкәй генә йортта җиде бала үстек – биш малай, ике кыз. Әбекәй дә безнең белән яшәде, 100 яшен тутырып күчте бакыйлыкка. Йорт уртасында пич тора иде, аның артына кайчак бәкәй дә, бозау да керә. Кыш көне сыерны алып кереп сауган чаклар да булды. Ун җан яшәдек шулай. Мал карап, көтү көтеп, фермада эшләп үстек. Балачак су буенда үтте. Эшне тәмамлыйбыз да, уйнарга йөгерәбез. Җәен бигрәк тә, чыгып сыпырырга гына торабыз. Элек буаны үз кулларыбыз белән буа идек, тракторлар юк бит. Чирәмне шакмаклап кисәбез дә, шуны аска таба каплап өябез. Кәс дип атыйлар иде аны. Олырак егетләр чирәм кисеп тора, без – бәләкәйрәк балалар ташып торабыз. Бер кәсне төшереп ватсаң, яңадан өчне алып килергә тиеш буласың. Кәс ташымасаң, булышмасаң, сине буаның иң сай җиренә генә кертәләр. Тәртибең начар булса, йә йөзә белмәсәң, тотып суга да аталар әле. Шар-шар киләсең дә йөзәргә дә өйрәнәсең шунда. Зур малайлар шулай өйрәтәләр, тәрбиялиләр иде безне. Тәмәке тартырга да, сүгенергә дә, беренче тапкыр эчеп карарга да... 
Кыш көне дә урамнан керми идек. Су юк – малга эчерергә, мунча ягарга көянтә-чиләк йә фләге белән чишмәдән су ташыйбыз. Безгә әйтәсе дә юк: малларның асларын тазартабыз, чистартабыз, печәнен салабыз, суын эчерәбез. Утынны кисеп яру да – әйтмичә дә белеп эшли торган эшебез иде. Аллага шөкер, балачагым эш белән үтте. 
Инәки фермада эшләгәч, без дә бәләкәйдән бозаулар карадык. Иртән мәктәпкә киткәнче 35–40 баш бозау эчерә идек. Аны бидрә белән, саклап эчерәсе бит әле.  Чөнки тотып тормасаң, бозау башы белән төртә дә аудара чиләкне. Аннары фермадан кайтып чәй эчәбез дә мәктәпкә китәбез. Кайткач, тагын эш. Бервакытта да эшләп үскәннән кимсенмәдек. Хезмәт тәрбияләде безне. Мәктәптә дә «син кем баласы» дип аеру юк иде, бөтен кеше тигез. Абыйлардан калган киемне киеп үстек, безнекен энеләр киде. 
Класста унбер малайдан сигезебез гармунда уйнадык, бер-беребездән күреп өйрәндек. Ул елларны капка төбе саен диярлек бүрәнәләр ята иде. Кичен көтү сакларга күрше-тирә безнең капка төбенә җыела. Гармун уйнаучылар күп – моңланып, җырлап көтү кайтканын көтәбез... Безнең өйдә гармун уйнаучы юк иде. Ә туганым Фазылга әти-әнисе гармун алып бирде. Фазыл үзе уйный, миңа бирми бит гармунын!.. Шуннан, бу югында гармунны мунчаларына алып чыгып китәм дә, качып уйныйм. «Умырзая» җырын шулай өйрәндем. Шулкадәр тансык булган, уйныйсы килгән инде, күрәсең. Миннән башка гармунда уйнаучы булмаса да, олы абый бик матур җырлый иде. Урамның арткы ягыннан җырлап кайтса, тавышы, һаваны яңгыратып, ярты чакрымнан ярылып ишетелә. 

Уку
Гади эшчеләр гаиләсендә үстек, институтка керәбез дип хыялланмадык. Уку уртача барды. 11 классны кичке мәктәптә бетердем. Ветеринарлыкка укырга китәргә җыенам... «Чыгып китмә, улым, фермада гына эшлә. Әзрәк онын, силосын алып кайтырсың. Шул җитә. Дуга кергән йортка дога керә, диләр», – ди әбекәй, мәрхүмкәй. Читтә йөрүнең кирәге юк, үскән җиреңдә яшәргә кирәк дигән фикердә булганнар элек. Әле авыл турында китап чыгарыр өчен 1950 нче елгы укучыларның фотоларын эзләгән идек. Шул елгы кызларның бөтенесе дә – 17 кеше булганнар алар – фермага эшкә кергән. Вакыты шундый иде. Белем алырга дип атлыгып тормадык. 
Кичке мәктәпне тәмамалагач, армия хезмәтенә киттем. Мине радиотелеграфист итеп алдылар. Морзе әлифбасын өйрәнеп, аэродромда хезмәт иттем. Армиядән кайткан елларда КамАЗ төзелеше, Чаллы шәһәре дип хыяллана иде яшьләр. Минем дә бөтен уем – Татарстанга китеп җырчы булу  иде. Чаллыда укырга урнаштым да, ун көн ял биргәннәр иде, авылга кайттым. Инәкиләр пенсиягә чыгып килә, абый укырга киткән, энекәш – армиядә, калганнары бәләкәй. «Улым, монда гына кайт, безне кем карар», – диделәр. Шулай итеп, авылда төпләндем. Олыгайгач кына Уфаның авыл хуҗалыгы институтында читтән торып югары белем алдым. 

Уңыш
Авылда төпләнеп, берничә ел шофер булып эшләгәннән соң, «Мехколонна 11» дигән предприятиегә механик булып урнаштым. 90 нчы еллар бу:  предприятиеләр банкротка чыга, тарала башлады. Хезмәт хакы юк. Йә он, йә ит, йә холодильник белән түлиләр. Безнең предприятиене дә кемнәрдер сатып алырга теләгәнен белдек. Концертлар куеп йөри башлагач, «Ильфа» дигән оешма ачкан идек. Баянистыбыз Илшат Мирзагалиев һәм Фән Вәлиәхмәтов исемнәрен кушып ясалган атама ул. Коллектив белән сөйләштек тә, предприятиене үзебез сатып алып «Ильфа»га рәсмиләштереп куйдык. Бер миллион кредит алдым. 2000 нче ел өчен бик зур акчалар иде ул. Бер исем астында предприятие дә, концертлар да эшләде. Оешманы җитәкләгәнгә 21 ел булды инде менә, электрика юнәлешендә уңышлы гына эшлибез. Коллективсыз мондый күләмне колачлап булмас иде. Шул вакытта тупланган җигелеп тартучы коллектив – әле дә төп әйдәп баручыларыбыз. Предприятиене, коллективны саклап калуны төп уңышым дип саныйм. Улым Илдар – минем урынбасар, кызым Айгөл – хисапчы, кияү-киленебез дә бездә эшлиләр. Алар да бик зур горурлыгым. Балаларың белән бергә эшли алу иң кыйммәтле әйбердер. Эштә дә, өйдә дә, ялда да бергә без.  
Иҗатка килгәндә, мин аңа чын итеп карамадым да кебек. Әмма иҗат эштә бик күп ярдәм итте. Мал караучымы, президентмы, директормы – барыбыз да шул бер үк җырны яратабыз. Шуның аркасында күп эшләрем уңышлы булгандыр да.  

Дуслар
Фән белән дуслыгыбызга 30 ел инде... Бер-беребезне очраклы гына тапкан кешеләр булсак та, тормыш юлында гаиләләр белән бергә атлыйбыз. Балалар да, оныклар да аралаша. Бик уңышлы дуслык булды ул! Мине тыңлап караганнан соң: «Әйдәле, тимер-томыр арасында гына ятма», – дип, ияртеп чыгып киткән иде Фән. Ул вакытта механик булып эшли идем әле. Фән аркасында иҗат дөньясына барып кергән кеше мин. Бераз гына үземдә дә бардыр инде... Җыр тормышта бөтен яклап ярдәм итте. Дуслар табарга, хәтта дошманнар да... Аларны аера белергә өйрәтте. Көнләшкән кешеләр дә җитәрлек. Алар миңа көч бирә! Әйткән саен тагын да үҗәтләнеп эшлим мин. Рәхмәт дими, ни дисең? Ә Фән, чыннан да, иң якын дустым. Серләребез дә, моңнарыбыз да килешә. Казанда «бер ыштанның ике балагы» дип йөртәләр безне. Кеше арасына шулай кергәнбез инде... Бик рәхмәтлемен аңа. Эш башлаганда иң авыр вакытта Башнефтьнең генераль директорына алып кереп, юллар ачып җибәрде... Предприятиенең почетлы кешесе ул. Шулай да башка җирдә Фән Гафисович дисәләр, бездә Фән дип кенә эндәшәләр аңа. Аның кебек туганнар да сирәк. 
 Татарстан буйлап кына түгел, башка төбәкләрдә дә күп йөрергә туры килде безгә. Кая гына алып бармады, кем белән генә таныштырмады мине дустым. Татар язмышына, моңга мөкиббән кешеләр белән очрашырга туры килде. Минтимер Шәрипович һәм Сәкинә ханым белән аерым гына утырып чәйләр эчкән бар. Шаһинур абый Мостафин белән танышкач, мондый да кеше була икән дип уйлаганымны әле дә онытмыйм. Вәгыйз Минһаҗев Арча районын җитәкләгәндә авыл хуҗалыгы эшчәннәре концертына чакырды безне. Бүләкләү башланды. Вәгыйз Василович иң беренче итеп унбиш колхоз рәисенә, аннары комбайнчыларга машина бүләк итте. Аннары: «Улым, укып бетергәч безгә кайтырсың», – дип, әтисе белән бергә комбайнда эшләгән 11 нче класста укучы егеткә «Урал» мотоциклы ачкычын тоттырды. Ә мин залда... елап утырам. Хезмәт кешесен шулкадәр олылауны күреп күңелем тулды шулчак... Әнә шундый өлге итеп алырлык шәхесләр үрнәге йокмый калмый ул... 

Мавыгу
Элек бөтен мавыгуым җыр иде. Гомер барган саен, үземнән соң нәрсәдер эшләп калдырасым килә. Коръәндә дә малның өчтән бере белән бүлешергә кушылган бит. Хәзер төп мавыгуым дип, ачык һавада урнашкан «Бабай утары» этнографик музеен атарга буладыр. 
Утар урнашкан хуҗалыкны арендага алдым. Анысы да йомшаклыгым аркасында. Колхоз ашламага дип акча сорап торды, аннары тагын сорадылар, тагын ярдәм иттем... Акчаны кире бирә алмадылар – колхоз банкротка чыкты. Шуннан соң хуҗалыкны арендага алырга мәҗбүр булдым. Сәгать дүрттә хуҗалыкны алу буенча җыелыш булырга тиеш иде, сәгать өчтә инәки үлеп китте... Алмаска дип кисәткән кебек... Ул хуҗалык миңа кирәк тә түгел иде, чыгымнары күп бит! Атларын кызгандым... Аларны да тараткан булырлар иде.
Буада –  балык, умартада бал кортлары тоту өчен уйланылган җир иде бу утар. Шул вакыт мине «Россиянең татар авыллары» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы советы рәисе итеп сайладылар. Төрле авылларда йөри башладым. Яшел Үзәндә Исәк авылында Минедамир исемле егеттә кунакта булдым. Ул анда  «Татар авылы» музеена нигез салган. Шул йортларны күреп, мин дә «котырып» кайттым. Бер-ике ел күңелдә йөрткәннән соң, төзи дә башладым...
Дөресен әйткәндә, утар төзү уе аңарчы да бар иде. Оныклар авылга кайткач, әкият сөйлисе урынга, элек болай иде, әби-бабаларыгыз шулай яшиләр иде дип сөйлим. Ә алар күз алдына китерә алмыйлар. Йөз кат сөйләгәнче, бер кат күрүең яхшырак, дибез бит. Эшкә бергәләп тотындык: предприятие эшчеләре, авылдашлар, ике олы оныгым – Динар белән Минтимер дә безгә кушылды. Балчык белән салам изе,п саман кирпеч ясыйбыз да, шулардан йорт күтәрәбез. Балчыклы читәннәрне дә малайлар үзләре ясады. Бу утарга оныкларымның кулы да керде шулай. Хәзер монда балалар килеп, ерак бабалары ничек яшәгән, ничек он тарткан, мичтә ризык пешергән, нинди табак-савыт кулланган, нинди йортларда яшәгәнлеген күрә ала. Олыларның, йортларга кереп, күз яшьләрен тыя алмый елаган чаклары да була... Әти-әниле балачакка кайтып килгән кебек хис итәләр үзләрен. Аларга кушылып минем дә күзгә яшь килә. 
Монда миллиардлар салынгандыр, диләр. Юк, экспонатларның күбесен үзебез җыйдык. Китереп тә бирәләр. 150 еллык тегермәнне Чувашиядән алып кайттык. Эшли торган тегермән әле ул. Осталар табып, көйләп җибәрәсе генә бар. Утар бизәге булып әллә каян күренеп тора ул хәзер. Тора-бара утарга башка төзелешләр өстәлде. Өч ел буе балалар өчен татар лагере оештырабыз монда. Агуландым инде бу эш белән... Хәзер менә спорт залы төзүгә керештек. 

Мәхәббәт
Хатыным Тәнзилә белән танышып та тормадык. Бер сыйныфта укыдык чөнки. Армиягә киткәнче бераз озаткалаган булды инде анысы. Тәнзилә мәктәптә яхшы укый иде. Без иртән фермага барып кайткан кеше бит инде, өйдә дәрес карамыйбыз. Мәктәпкә иртәрәк – сигез тулганчы төшәбез. Яхшырак укучы кайсы классташ беренче килә, шуннан күчерергә сорыйбыз. Тәнзилә күчерттерми! Әллә шуннан ачу килеп калган, армиягә кадәр күз төшмәде дә кебек. Кайткач, онытылгандыр, күрәсең: очрашып йөри башладык... Хәзер кайтып уйласам, ничек килеп чыкканын да хәтерләмим. Мәхәббәтнең нәрсә икәнен аңлата белмим. Күренә торган әйбер түгел ул. «Яратам, синнән дә яхшырак кеше юк», дип, төчеләнеп йөри торганнардан түгел мин. Үз гомеремдә бер-ике тапкыр гына әйткәнмендер мин ул сүзне. 47 ел бергә яшәп, ике балаң, биш оныгың булу, йортыңда матур итеп яшәү мәхәббәт түгелмени? Минем туганнар белән миңа караганда да якынрак мөнәсәбәттә Тәнзилә. Бу да мәхәббәтнең бер билгесе! Үз инәсен бик тәрбияләп соңгы юлга озатты. Минем инәкәйгә инсульт булгач, аны башта хастаханәдә карады, аннары өйдә тәрбияләде. Эшеннән йөгереп кайта иде. 
Тәнзилә дә җырны, мин уйнаганны бик ярата. Барган һәр җирдә табын түрендә утырдык без. Сәхнә кешесе булгач, минем хакта төрле сүзләр дә ишетергә туры килгәндер Тәнзиләгә. Башта без Фәрит Шәйхетдинов, Мәгариф Әхмәдиевләр белән концерт куеп йөрдек. Ул вакытта бер дә җибәрәсе килми иде. Ә менә Фән белән йөри башлагач, берни сиздергәне булмады.  Башкортсанның Яңавыл районында Илдар абый Юзеевның юбилейларын өч атна буе уздырдык, һәр авыл саен йөрдек. Мамадышта җәй көне бер ай буе концерт куйдык. Эш вакыты бит! Тәнзилә каршы булса, шул кадәр йөреп кайта алмас идем. Киресенчә, мин үзем көнләшүчән кеше. Бәләкәйдән шундый. Сеңелләрем янына егетләрне капка төбенә китертми идем. Әтекәй дә, инәкәй дә түгел, мин контрольдә тоттым моны. Апайларга чалбар да киерттермәдем. «Сөрмәләр кулланырга кушмый идең, өйдән чыгып синнән качып сөртәбез дә, кайтканда чистартып керәбез», – дип, сеңелләрем әле дә искә төшерә. Хатынга карата да шулай таләпчән мин, тәртип яратам. 
Мин һәр эшне ерып барырга яратам. Тәнзилә белә моны. «Моны эшләп булмый», – ди ул. Ә миңа шул сүз җитә! Эшләп булганын исбатламыйча туктамыйм. Йорт сала башлаганда да кассада 50 тәңкәләп акча бар. Квартир гына алыйк ди. Тотынып, бетереп кердек. 

Акча
Акча җыя белмим. «Син ыштансыз», – диләр. Ыштансыз булмаган кеше мондый әйбер төзиме инде ул? («Бабай утары» турында. – авт.) Ә мин төзим. Югыйсә миңа моннан бернинди табыш та керми, ә төзелеш үзе акча сорый. Акчаны саный белмим, кесәдә артыгын йөртмим. Кассага акча салганым юк хәтта. Булганны тиз таратам. Танышлардан: «Фәнирнең өен күрсәтегез әле, фотосы бармы?» – дип сорыйлар икән. Күргәч, ышанмыйлар ди. 1977 елда салган йортта яшибез әле дә. Кайтып аш бүлмәсендә ашасаң, залга кереп телевизор карасаң, йокы бүлмәсенә кереп ял итсәң, артыгы нигә кирәк?! Байлыкка кызыкмыйм да... Бер чалбарны атна-ун көн киеп йөри алам. Әйе, акча бүген өчен мөһим әйбер. Әмма аны җыюны кирәксенмим. Диңгезгә дә барганым юк дияр идем, 1988 елда «Москвич» машинасы алгач, балаларны утыртып бер барып кайттык. Австралиягә баргач океанда ике тапкыр су кердем, шуның белән шул.  Әлбәттә, бу үземә, гаиләгә, тормышка кагылганда шулай. Оешма җитәкчесе буларак, бөтен финанс ягын үзем контрольдә тотам, юк-барга сарыф итмим. 
Хәзер мин авылга, кешеләргә нәрсәдер эшләп калдырырга кызыгам. Бер начар гадәтем бар – кешене кызганам... Күңелемә тисә, бер белмәгән чит кешегә дә ярдәм кулы сузам... Ел саен балалар Сабан туе үтә бездә. Бүләкләр алам, батырга тәкә куям. Чын атлар булмаса да, таяк атка атланып ярыша балалар. Бүләк ясаудан, яхшылык эшләүдән күңелемә аңлатып булмаслык бер рәхәтлек иңә. Чын байлык малга бәйле түгел ул...  

Курку
Курку дигән әйбер миндә бик юк, ахрысы. Зиратка керергә дә курыкмыйм, түрәләр сүзеннән дә курыкмыйм... Үз сүземне, фикеремне җиткерергә тырышам. Шулай булмаса эшләп тә булмый. Үз тормышыбызны үзебез карый алгач, әтеки-инәкиләрне хөрмәт итеп, тәрбияләп соңгы юлга озата алгач, балаларны үстерә алгач, калганы – вак-төяк... Ә менә кешене рәнҗетүдән куркам. Эш буенча да кайчак тавыш күтәрергә, кычкырып эндәшергә туры килгәли. Элек бер дә сүгенми идем. Соңгы вакытта авыздан шундый сүзләр чыга башлаганын сиздем. Чама хисен югалтырга ярамый. Кешене кимсетүгә барып җитмәс өчен үземне тыеп калам. 
 Башка әйбердән курыкмыйм да кебек... Яшәргә кирәк! Яшәгәндә нәрсәдер эшләп калырга була. Гомер кыскара, әмма кыскарганга үкенмим, эшләнгән эшләр бар артта. Йорт төзелгән, агач утыртылган, балалар үскән. Ходай биргәнчә саулыкта яшәргә язсын. Дөньялар тыныч булсын! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Фәнир кебек ир- атлар күбрәк булсын иде .Шул кадәр дә олы йөрәкле , киң күңелле , алтын куллы , күпкырлы талант иясе . Матур гаилә башлыгы . Тәнзилә - бәхетле хатын . Балалары алтын бәрәбәренә торган әти белән үскәннәр .Оныклары да шушы тату гаиләдә хезмәт тәрбиясе алып үсә . Чын ир - ат дигән медаль тапшырыр идем Фәнир Галимовка . Ат кебек тарта .Үз дөньясын гына түгел бит . Бар кылган эшләре - изгелек . СӘЛАМӘТЛЕ озын гомер бирсен Ходай . Изге күңелле кешегә рәхмәтләргә уралып , рәхәтләргә төренеп яшәргә насыйп булсын алдагы гомер юлында да . Амин . Дүртөйле .Башкортстан .

    Хәзер укыйлар