– Әни, сиңа укытучы шалтыратмадымы? – дип сорый улым бер көнне.
Андый сорау һәрбер әнине сагайтадыр. Мәктәптән сыйныф җитәкчесе юктан гына шалтыратмый. Димәк, нидер булган дип, ун секунд эчендә әллә ниләр уйлап бетердем. Сугышкан? Тәрәзә ваткан? Улым нәрсә эшләде икән?