Логотип
Бала

Соңга калмаска иде...

 – Әни, сиңа укытучы шалтыратмадымы? – дип сорый улым бер көнне. Андый сорау һәрбер әнине сагайтадыр. Мәктәптән сыйныф җитәкчесе юктан гына шалтыратмый. Димәк, нидер булган дип, ун секунд эчендә әллә ниләр уйлап бетердем. Сугышкан? Тәрәзә ваткан? Улым нәрсә эшләде икән?


 – Әни, сиңа укытучы шалтыратмадымы? – дип сорый улым бер көнне.
Андый сорау һәрбер әнине сагайтадыр. Мәктәптән сыйныф җитәкчесе юктан гына шалтыратмый. Димәк, нидер булган дип, ун секунд эчендә әллә ниләр уйлап бетердем. Сугышкан? Тәрәзә ваткан? Улым нәрсә эшләде икән? Моңарчы бернигә дә зарланганнары юк иде. «Бишле»гә генә укый, өстәвенә, сыйныфларында староста... Ходаем, 5 нче сыйныфка күчү белән проблемалар башланыр микәнни? Иң беренче чиратта начарын уйлыйсың бит...


Бәйләнә...
Соңгы арада эш белән мавыгуымны, балаларымның вакытларын еш кына үзләре генә уздыруларын уйлап, үземне битәрләп тә алдым. Туктале, җиргә төшәргә кирәк... Укытучы шалтыратмады бит.
– Юк, улым. Нәрсә дип шалтыратырга тиеш иде? – дип, берни булмаган кебек тыныч тавыш белән кызыксынырга тырышам. 
– Юк, берни түгел, болай гына...
Болай гына түгел икәнен аңладым инде, улым, дим эчтән генә. Әйтергә теләмәде... Бераздан бүлмәсенә кереп, янәдән тел төбен тикшереп карарга булдым. Нәтиҗәсез. Нишләптер күңелем тыныч түгел, улымнан сәбәбен беләсем килә. Куркытасы да килми. Үз теләге белән ачылсын иде, дим.
Икенче көнне бала бөтенләй боеккан. «Нәрсә булды, улым?» – дип соравыма күзләре мөлдерәмә тулып чыкты:
– Әнә, параллель сыйныфтагы бер малай... Бәйләнә... Полициягә әйтәм, укытучыларга сөйлим, ди...
Полиция сүзе мине айнытып җибәрде. Болай калдырырга ярамый, димәк!
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дип, улыбызны ике спорт төренә бирдек. Мәктәптә укып кайтканнан соң көрәшкә бара, аннан кайтып сәгать ярым эчендә өй эшләрен әзерләп, яңадан тренировкага – футболга китә. Көн саен кичке тугызынчы яртыда гына өйгә кайта, улымны бөтенләй күрмим: ял көннәрендә йә уен, йә тагын берәр тренировка, йә ярыш... Баланы «кулдан ычкындырмас» өчен бер спорт төрен генә сайларга булдык. Тәрбияләргә, сөйләшеп утырырга вакыт күбрәк калыр кебек иде. 
Футболдан китүен киттек, ләкин улымның графигында үзебез өчен дип «бушаткан» вакытка башкалар дәгъва кыла башлады. Дәресләрен әзерләгәннән соң урамга дуслары янына чыгарга да вакыты кала моның. Үзебезнең йортта яшәүче малайлар белән генә түгел, кайвакыт сыйныфташ дуслары белән өй тирәсендәге мәйданчыкларда уйнап кайта. 
– Хәтерлисеңме, Данис белән уйнарга чыктым бер көнне. Су алырга дип акча да алып киттем әле. Кибеткә кергәч, су гына түгел, бер шоколад та алдым. Кассага акчаны түләп чыгып барганда безнең мәктәптә параллель сыйныфта укучы бер малай яныма килеп басты. «Нигә шоколад урладың?» дип сорады, – дип сөйләп китте улым.
Мондый хәлгә бер дә очрамаган бала сүзсез калган. Мин аны сатып алдым, күрәсең бит кассадан килгәнне, дип әйтеп караган. «Мин үзем күрдем, син суга гына акча түләдең, шоколадны урладың», – дип, үз сүзендә тора ди теге малай да. Әле җитмәсә, махсус кычкырып сөйләшә, узып баручы кешеләр миңа карап китәләр, ди. Ни кызганыч, акланыр өчен кулында чегы да юк икән. Читенсенүдән, кассага барып чегын сорарга да кыймаган. Дусты Данис улымны акларга, якларга тырышкан: «Мин үзем күрдем, ник бәйләнәсең, сатып алды ул аны», – дип әйтсә дә, теге малай үз сүзендә тора. «Минем әти МВДда зур җитәкче, сиңа «балигъ булмаганнар» статьясын «тегәчәкләр», мәктәптә директорга чакырачаклар, сине классташларың карак дип йөртәчәк», – дип, психологик алымнар белән улыбызны куркытып бетергән. «Бу вакыйгалар шулкадәр тиз булды, мин берни уйларга да өлгермәдем, җавап та таба алмадым, үземнең хаклы икәнемне белсәм дә...» – дип тәмамлады ул сөйләвен.
Әйе, гомерендә беренче тапкыр мондый хәлгә калган бала өчен бу чын мәгънәсендә стресс була. Улым шул малайдан шикләнеп йөри. Чынмы, юкмы, укытучыларга сөйләп ышандырыр, классташлары, дуслары алдында оятка калдырыр дип курка башлаган. Берничә көн проблемасын эчендә йөрткәч, ниһаять, миңа сөйләргә хәл иткән.

Мыскыллау 
Мондый хәлгә калучылар бер без генә түгел. Яшьтәшләр, параллель сыйныфларда укучы балалар, төрле яшьтәге укучылар арасында еш очрый мондый куркытулар. Алар бер-берсенең холкын белеп, кемне «кысарга» кирәклеген, кемне нинди очракта «эләктерергә» мөмкинлеген чамалап, сизеп торалар, бер-берсен өйрәнәләр. Әнә шундый үткен бер төркем балалар, икенче бер укучыны түбәнсетеп, аның турында дусларына, укытучыларына сөйлибез дип куркытып яшиләр. Бала укытучыдан, әти-әнисе реакциясеннән, бигрәк тә полициядә эш ачудан курка, үз-үзен яклый алмый. Шул сәбәпле, мыскыл итүгә бирешергә мәҗбүр була. Озак вакыт дәвам итсә генә әти-әниләр бу хакта сизенә башларга мөмкин: бала акчаны ешрак сорый (аны мәҗбүр итәләр, кысалар), сезнең укытучы белән элемтәгә керүегездән курка, үз-үзен тотышы үзгәрә, кискен тавышлардан куркып кала, хәтта машина сигналын ишетеп тә сикәнергә мөмкин. 
Укучы балалар арасындагы мондый мөнәсәбәтләрнең термины бар – буллинг дип атала ул. Инглиз теленнән тәрҗемә итсәк, куркыту, мыскыллау дигәнне аңлата. Күп очракта ул көч кулланып та түгел, нәкъ менә психикага йогынты ясап, көлеп, мыскыллап эшләнә.
– Төрле холыклы балалар бар. Мондый очракларда берсе – корбан, икенчесе аучы ролендә дип тә күз алдына китерергә мөмкин. Йомшаграк баланы шул рәвешле куркыту «травля» дип атала. Ул туры контакт аша да, интернет аша да булырга мөмкин, – ди Казан шәһәренең 62 нче мәктәбендә укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын башкарган Разих Рәдиф улы Камалов. – Гадәттә, мондый мөнәсәбәтләр 7-8 нче сыйныф укучылары арасында ук сизелә инде. Ләкин соңгы елларда бу яшь үзгәрә – 5-6 сыйныф укучылары арасында ук сизелә башлады. Табигать кануннары буенча, кызлар психологик һәм физик яктан иртәрәк өлгерә. Шуңа күрә аларны бу чорда аеруча игътибарда тотарга кирәк. 
Улы Инсаф – 6 нчы сыйныфта укучы тагын бер танышым – үз тарихы белән бүлешә. Бергә укучы сыйныфташлары ватсапта махсус төркем булдырып, Инсафның фотоларын төрле фотошоп чаралары ярдәмендә ямьсезләп, мыскыл итә торган начар сүзләр язып, тән әгъзалары ясап, бу малайдан көләләр. Ул төркемдә бөтен классташлары утыра. Инсафны шул дәрәҗәгә  җиткергәннәр ки, ул мәктәпкә барудан баш тарта, елый, бик тирән стресс кичерә. Бу хәл турында бала әти-әнисенә әйтергә кыймый, туктарлар әле дип өметләнә. Ләкин сыйныфташлары туктамый. Инсафка карата бер-бер артлы мыскыл итүләр китә, аннан бөтен дуслары көлә. Интернет яисә аралашу мессенджерлары аша мыскыл итү – шулай ук буллингның бер төре. Бала мәктәпкә йөрми башлагач кына әнисе нәрсәдер булганын аңлап ала. Инсафны бу хәлгә калдыручы сыйныфташлары – өч кыз. Танышым төркемнең исемен, администраторларын, алар ясаган сурәтләрне саклап, сыйныф җитәкчесенә күрсәтә. Ә ул... шакката! Дәрестә тыныч кына утыручы иң тәртипле кызларны яңа яктан ача укытучы. 
Шунысын да исәптә тотарга кирәк, бу мыскыллауны күреп торган калган балаларга да аның йогынтысы бар. Хәтта алар да стресс кичерергә мөмкин. Чөнки балада иртәгә бу төркемдә аннан көлмәсләр, аны какмаслар дигән ышаныч юк, күбесе корбан роленнән курка, оештыручыларга баш ияргә мәҗбүр була. Укытучыга әйтеп, әләкче булудан да куркалар. 

Бер утырып сөйләшү...
Белгечләр фикеренчә, минем бала моны эшли алмый дип уйлап, әти-әниләр нык ялгыша. Сезнең тәртипле улыгыз йә «бишкә» генә укучы кызыгыз кайсыдыр балага карата шундый «травля» алып бармый дип ышанып бетәргә ярамый. Хәтта бала бик яхшы хәлле гаиләдә тәрбияләнсә дә, әти-әнисе кайда, кем булып эшләсә дә... Чөнки баланың үзен ничек тотуы гаилә хәленә бәйле түгел, әти-әнинең үз баласын никадәр яхшы белүеннән, аңа игътибарлы булуыннан тора. Еш кына буллингны оештыручы бала үзе дә психик яктан ярдәмгә мохтаҗ була. Чөнки ул да гаиләдә яисә башка бер төркем тарафыннан үзенә карата агрессия кичергән булырга мөмкин. Аннары бөтен ачуын үзеннән көчсезрәк башка балага юнәлтә, аны мыскыллый башлый. 
– Шунысы кызык, баланың нинди юлда йөргәнен әти-әни күп очракта сизми. Мәктәптән шалтыратып, проблема барын әйткәч кенә алар сагаеп кала. Анда да ышанмаска мөмкиннәр әле... Шуннан соң гына гаиләдә балага карата игътибар арта, аның өчен борчыла башлыйлар, тәртибенә ныклап тотыналар. Ләкин әти-әниләр кайвакыт соңга кала... – ди укытучы.
Гадәти эш көнен күз алдына китерегез әле. Иртән сез – эшкә, бала мәктәпкә китә, кич белән соң гына очрашасыз. Ул төрле түгәрәкләрдән сездән дә соңрак кайтырга мөмкин. Өй эшләрен эшли дә, телефонда утырып, йокларга ята. Бәлки, сез балагызны гел телефон тотып утырган килеш кенә күрәсездер... Ягъни  көн  дәвамында сез баланың эмоцияләрен, хисләрен күрмисез. Кулында телефон булганда ул гел бертөрле. Ә шатланганда нинди ул? Эчке бер борчуы булса үзен ничек тота? Күзләре ни турыда сөйли? Бу сорауларга ачык җавап бирә алсагыз, сезгә, бәлки, борчылырга урын юктыр. «Еламаган балага имезлек каптырмыйлар», дибез. Тормышыгызда бар да бер төрле генә: тыныч, салмак, проблемаларсыз гына барса, әлбәттә, баланың да бар да әйбәт дип уйлап, ялгышабыз. Балага игътибар кирәк. Сездән игътибар җитмәсә, ул аны урамнан, төрле төркемнәрдән эзли. Ә ул кеше кем булыр – билгесез... 
 – Яшүсмерләр белән килеп чыккан бик күп проблемаларны 5-6 нчы сыйныфта укыган чакта бер утырып сөйләшү хәл итәр иде. Әнә шул вакытта баланы кулдан ычкындырсагыз, ике-өч елдан соң тыңлата алмаячаксыз. Чөнки егетләрдә ул яшьтә «мин» дигән әйбер барлыкка килә. «Өйрәтмәгез, мин үзем беләм», – дип, бүлмә ишеген шапылдатып ябып кереп китәчәк ул. Ни өченме? Чөнки аның белән моңа кадәр сөйләшмәгәннәр, аны ишетмәгәннәр. Хәзер аңа моның кирәге юк, – дип дәвам итә Разих Камалов.
Улыбыз бу хәлләрне сөйләгәннән соң кич утырып сөйләштек. Шундый очракта нишләргә кирәклеген яхшылап аңлаттык. Безнең киңәшләрне истә тотып, улыбыз икенче көнне кк теге малайның шантажына чик куйды. «Мин барысын да әти-әниемә сөйләдем. Алар синең укытучың белән сөйләштеләр. Тиздән директорга мине түгел, синең әти-әниеңне чакырачаклар», – дип әйтте. «Карарбыз әле», – дип, янап киткән теге егет шуннан соң башка бәйләнмәгән... 

Чикнең теге ягы
Конфликтка нокта куелды дип санарга иртәрәк әле барыбер. Бу очракта минем урындагы әти-әни битараф калырга тиешме? Безнең улыбыз яшендәге теге малайның начар юлдан барганын белә торып, эндәшми калсам, әти-әнисенә әйтүне таләп итмәсәм, ул баланың гомере ничек тәмамланыр? Ике-өч елдан моның өчен үкенергә туры килмәсме? Икенче яктан, аның әти-әнисе минем сүзләргә ышанырмы? Ничек исбат итәргә? Ул, беренче чиратта, үз баласына ышаначак бит. «Минем улым алай эшли алмый», – дигән җавап ишетәсем шиксез. Гариза язып, баланың тормышын бозарга да кул бармый. Монда әти-әниләрнең «солидарность» дигән әйбере дә роль уйный. Барыбыз да бала тәрбиялибез бит. Булмас, димә... Әйе, әти-әни нәрсәнедер игътибарсыз калдырган, вакыты җитмәгән, вакытында сизмәгән. Иртәгә синең балаң мондый юлга басмас дип ышанып бетеп тә булмый. 
– Әти-әни һәрвакыт мәктәп белән тандемда эшләргә тиеш. Мәктәпләрдә бу юнәлештә программалар эшли, тәрбия чаралары уздырыла, төрле рәсми оешмалар белән берлектә агарту эшләре алып барыла. Бала сыйныф җитәкчесе карамагына эләгүгә үк ул аны күзәтә, өйрәнә башлый, мәктәп коллективы, сыйныфташлары белән үзен ничек тотуын, кайсы яктан ачылуын сездән яхшырак белә. Өйдәге бала белән мәктәптәге бала бик нык аерылырга мөмкин. Шуңа күрә балагыз турында икенче фикер ишетергә әзер булыгыз. Мондый очракларны, баланың сәламәтлегенә, тормышына зыян килмәгәндә, һәр мәктәп тыныч кына хәл итә. Ләкин зыян килү чиге төрле баланыкы төрлечә бит, – дип фикер йөртә әңгәмәдәшем. 
Утырып сөйләшү – бала өчен дә, әти-әниләр өчен дә, мәктәп өчен дә иң кулай чишелеш. Ә инде балалар арасындагы мөнәсәбәтләр кулда тотарлык булмаганда, берничек тә йогынты ясый алмаган очракта Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе эш ачарга мәҗбүр була. Баланың кемгәдер зыян китерүе расланса, бу инде кире кайтып булмый торган, баланың тормышында эз калдыра торган бер чик. Инспекторлар баланы учетка алганнан соң, ул инде сызыкның теге ягында кала. Бу якка чыгарга теләге дә калмый... Кемнең сабыры кайда өзеләсен, кайсы очрак фаҗигагә китереп җиткерәсен алдан белеп булмый. Шунысы куркыта...

Игътибар итегез
– Бала кем белән аралаша? Аның дуслары кем? Сезнең 5 нче сыйныфта укучы балагыз 8 нче, 11 нче сыйныф егетләре белән аралаша икән, бу –  борчылыр өчен беренче сәбәп. Ул анда дуслар тапкан, аларга ышана, аларны авторитет дип күрә, аларга охшарга тырыша. Зуррак малайлардан өйрәнеп, ул үзе буллинг кылырга мөмкин.
– Балагызның телефонын алып, үзе күреп торганда тикшереп карагыз. Әгәр дә ул очып килеп кулыгыздан тартып алса, сезгә чатларны күрсәтергә теләмәсә, телефонында сез белмәгән пароль торса, димәк, анда ниндидер тыелган аралашулар бара, ул моны яшерергә тели, сезнең реакциядән курка.
– Баланың үз-үзен тотышы үзгәрә: ул мәктәпкә бармаска сәбәп эзли, нидәндер курка, еш авырый башларга да мөмкин. Җыелышка баруыгызны теләми, укытучы шалтыратыр дип шикләнә, сезнең телефоннан сыйныф җитәкчесе белән язышканнарыгызны укый.

Балагызны өйрәнегез 
Баланы яхшырак аңлар өчен, гаиләдә традицияләр булдырыгыз. Көн саен кич гаилә белән чәй эчү, 20 минут булса да берәр кызык уен уйнап алу кебек уртак шөгыль табыгыз. Башыгызга китап куеп, төрле күнегүләр эшләүдә ярышу кебек кенә уен булса да, сез анда балагызның эмоцияләрен күрәчәксез. «Крокодил» уены да ачылырга ярдәм итә. Үзегез дә хисләрегезне күрсәтүдән тыелмагыз. Сөенегез, көлегез, ачуланыгыз, бирешегез, үзегездән көлегез, көлдерегез. Сездән күреп, бала да эмоцияләренә ирек бирсен. Шулай итеп сез аның төрле ситуациягә карата хисләрен билгеләргә өйрәнәсез. 
Укытучылар, сыйныф җитәкчесе белән сөйләшеп торыгыз. Балада нинди генә үзгәреш сизсәгез дә, мәктәп белән элемтәдә тору яхшы булыр. Бәлки, берәр күңелсез хәл килеп чыккандыр, ә укытучы сезне борчырга теләмәгән. Бәләкәй проблеманы вакытында хәл итү, бала белән утырып сөйләшү аны киләчәктә зур хаталардан саклап калачак.

Балага ничек ярдәм итәргә?
Балагызны гаепли башламагыз, үзегезне кулда тотыгыз. «Үзең гаепле, нигә моңа юл куйдың, чүпрәк булма», – дигән сүзләр кулланырга ярамый. Сезгә сөйләгәне, ачылганы өчен мактагыз, ярдәм итәчәгегезне аңлатыгыз.
Мондый очраклар турында әти-әнигә, укытучыга сөйләү – дөрес, ул әләкләү түгел, дип әйтегез.
Көчле һәм нык булырга, котыртуларга бирешмәскә өйрәтегез.
Үзе үч алудан тыегыз. Бу – мяңа проблемалар гына тудырачак.
Кемнедер мыскыл итүләрен күргән очракта олыларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә, укытучыга җиткерергә кушыгыз.

Илсөяр Гарифуллина
Республиканың балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә җаваплы сәркатип
– Республикада яшүсмерләр арасындагы бу күренешкә системалы рәвештә профилактик эш алып барыла. Кызганыч, буллинг төрле сыйныф укучыларына хас. Хәтта башлангыч классларда да булырга мөмкин ул. Бу тема буенча мәктәпләрдә аңлату эшләре алып барыла, җыелышларда сөйләнә, онлайн җыелышлар оештырыла. 
Иң беренче чиратта, зыян күргән бала үзен мыскыл итүләрен яшермәскә тиеш. Әлбәттә, үз әти-әнисенә ачылса, киңәшләшсә, яхшырак. Ләкин кайбер гаиләдәге мөнәсәбәтләр баланы ачылудан чикли: ул курка, үз эченә йомыла. Бу очракта хәлне мәктәптәге  белгеч-психологка, ышаныч телефоны белгечләренә, ышанган кешесенә җиткерергә кирәк. Әти-әни, иң беренче чиратта, мәктәп белән элемтәгә керергә тиеш. Дәшми калу аркасында буллинг зур проблемага әйләнергә мөмкин. Баласы мыскыл итүгә дучар булган әти-әни төрле инстанцияләргә гариза белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Вакытында тиешле игътибар булмаса, ситуациянең зуррак дәрәҗәгә барып җитүе бар. Балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе бу очракны үз контроленә алырга мәҗбүр була. Әгәр дә баланың тәртибендә хокук бозу составы ачыкланса, полиция хезмәткәрләре аны хисапка алырга мөмкин. Иң беренче чиратта һәр очрак игътибар белән тикшерелә, һәм закон нигезендә карар кабул ителә. 
Иң мөһиме – дәшми калырга ярамый! Бала белән бу турыда гаиләдә дә ешрак сөйләшегез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар