Мөселманнар өчен банк картасы?
Казанда узучы «Россия – ислам дөньясы: KazanSummit 2022» саммитында ислам дебет картасын тәкъдим иттеләр.
Әлеге карта шәригать кануннарына туры килә: аның буенча процентлар исәпләнми, клиентларның акчасы аерым махсус счетларда саклана. Шәригать буенча тыелган сату-хезмәт күрсәтү предприятиеләрендә дә бу карта белән түләү чикләнгән.
Картаны чыгару һәм аның буенча хезмәт күрсәтү бушлай. Ислам картасын алу шартлары белән сайтта тулырак танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк