– Нәрсә җитми соң сезгә?!.
Бу сүзне безнең балалар бик еш ишетә торгандыр. Гадәттә, аны бераз шелтә белән кулланабыз. «Өстең бөтен, тамагың тук, нәрсә теләсәң – шул бар. Тагын ни җитми соң сиңа?» – дигән мәгънәдә. Кәеф булганда үзебезнең яшь чакны да искә төшереп китәбез. «Без сезнең кебек чакта... Ачлы-туклы килеш... Абыйлардан калган фуфайка белән... Бер караңгыдан икенчесенә...»