– Нәрсә җитми соң сезгә?!. Бу сүзне безнең балалар бик еш ишетә торгандыр. Гадәттә, аны бераз шелтә белән кулланабыз. «Өстең бөтен, тамагың тук, нәрсә теләсәң – шул бар. Тагын ни җитми соң сиңа?» – дигән мәгънәдә. Кәеф булганда үзебезнең яшь чакны да искә төшереп китәбез. «Без сезнең кебек чакта... Ачлы-туклы килеш... Абыйлардан калган фуфайка белән... Бер караңгыдан икенчесенә...»
– Нәрсә җитми соң сезгә?!.
Бу сүзне безнең балалар бик еш ишетә торгандыр. Гадәттә, аны бераз шелтә белән кулланабыз. «Өстең бөтен, тамагың тук, нәрсә теләсәң – шул бар. Тагын ни җитми соң сиңа?» дигән мәгънәдә. Кәеф булганда үзебезнең яшь чакны да искә төшереп китәбез. «Без сезнең кебек чакта... Ачлы-туклы килеш... Абыйлардан калган фуфайка белән... Бер караңгыдан икенчесенә...»
Чынлап та, элекке белән чагыштырсаң, бүгенге яшьләр, нигездә, җитеш тормышта яши. Ләкин бу – чагыштырсаң гына шулай. Бүгенге яшьләрнең үз яшьлеге, үз ихтыяҗы.
Әлбәттә, күп нәрсә җитми аларга. Ә иң беренче чиратта, сабыйлыктан чыгу белән, өлкәннәрнең игътибары, аңлавы җитми. Кеше баласы турында сүз дә юк инде, без үз балаларыбызны да аңлый алмыйбыз. Заманы шул: кешенең дәрәҗәсе кесә калынлыгы, матди хәле белән бәяләнә. Ә без, адәм рәтенә керергә тырышып, шул мөлкәт артыннан чабабыз. Яшәр урын, ашар ризык кирәк, кием кирәк... Үзебезнең тормыш бераз җайлангач, балалар чиратка баса... Укытырга кирәк, затлы кием кирәк, айпад кирәк... Аннан, балаларга машина кирәк, фатир кирәк... Без, әлбәттә, яхшы кешеләр инде. Бөтен гомер буена шул балаларны кайгыртып яшибез, алар турында хәстәрлек күрәбез. Тик... балаларның үзләрен генә күрмибез... Баксаң, аларга бүтән берни дә түгел, ә нәкъ үз вакытында безнең: «Хәлең ничек, балам?» – диюебез кирәк булган икән...
Канат җитми аларга. Яшьлек беркадәр романтик булырга, йолдызларга карарга, хыял диңгезендә йөзәргә тиеш. Тормыш хыял артыннан бара. Башта оча торган келәмнәр булган, аннан самолетлар барлыкка килгән. Кешелек йолдызларга карап хыялланган һәм Гагаринны тудырган. Бүген әнә шул җитми. Яшьләр туганда ук җиргә карап туа. Хыяллары да җирдән, эстрада яки кино «йолдыз»ларыннан ерак китә алмый. Романтика, булган очракта да, ниндидер «прагматик романтика» ул.
Ә канаты булган яшьләргә иркенлек җитми. Канат җәеп, күтәрелеп китәр мөмкинлекләре юк. Мөмкинлекләрне беркемнең дә алдына алтын тәлинкә белән китереп куймыйлар, әлбәттә, аны һәркем үзе даулап ала. Алар да яулый алыр иде, тик бүген канатлыларның күтәрелүе беркемгә дә кирәк түгел. Әйтик, бүгенге чорның даһи бер егете су белән йөри торган автомобиль уйлап тапты ди. Аның бу ачышын күтәреп алырлар, иртәгәдән үк куллана башларлар дип уйлыйсызмы? Юк инде. Киресенчә, ачыш та, даһи үзе дә басымга дучар ителәчәк. Чөнки бу нефть һәм газга нигезләнгән җәмгыятьнең астын өскә әйләндерә һәм күпләрне табышсыз калдыра. Нәтиҗәдә, егетнең даһилыгы аның бәхетсезлегенә әверелә.
Мәскәүдәге бер яңалыклар агентлыгы хуҗасы зарлана:
– Яшьләр үз эшләрен интернетка куялар да, күп тавыш җыйсалар, очынып китәләр: күтәрүне сорыйлар, яңа тәкъдимнәр белән күмәләр.
– Шулай булгач, яхшы ич инде, – дим. – Үсәләр. Танылалар.
– Ә безгә йолдызлар кирәкми. Без бары тик яңалыклар эшлибез.
Бу абзыйга синең талантың да, шәхес буларак үсүең дә, омтылышың да кирәкми. Аңа кушканны эшләп, биргәнгә канәгать була торган хезмәтче кирәк. Шундый хезмәтчеләр кадерле чак.
Ә яшьләрнең хезмәтче буласы килми. Аларның үз юлларын табып, үз эшләрен эшләп уңыш яулыйсы килә. Бу дөньяда үз эзләрен калдырасы килә. Әмма лабиринттагы тәҗрибә күсесе шикелле яктылыкка чыгу юлын таба алмыйлар.
Бүгенге яшьләргә, бигрәк тә талантлыларына, үз урынын табу күпкә кыенрак. Алар моны үзләре дә белә. Шуңа йолдызларга карамыйлар, зур хыяллар белән вакланмыйлар. Һәм аларны гаепләп тә булмый. Чөнки безнең буын аларга талантларны кадерсезли торган, канатлыларны сантыйга саный торган уртакуллар җәмгыяте, соры кешеләр диктатурасы калдырып китә.
Фото: https://pixabay.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк