Логотип
Проза

Мәгъшук

Башкортстан Үзәк китапханәсенең библиография бүлегенең уку залына бик укымышлы бер яһүд карты йөри. Лео Натанович Мищевский. Аңа 86 яшь. Ул анда сәгатьләр буе китап укый, сирәк басмаларны актара. Без беләбез: китаплар аңа никадәр генә якын булмасын, алар бары сәбәп кенә. Төп сәбәп – бүлек китапханәчесе Илирә ханымда...

Башкортстан Үзәк китапханәсенең библиография бүлегенең уку залына бик укымышлы бер яһүд карты йөри. Лео Натанович Мищевский. Аңа 86 яшь. Ул анда сәгатьләр буе китап укый, сирәк басмаларны актара. Без беләбез: китаплар аңа никадәр генә якын булмасын, алар бары сәбәп кенә. Төп сәбәп – бүлек китапханәчесе Илирә ханымда. Ул аңа үлепләр дә гашыйк. Аларның яшь аралары әллә ни «күп тә» түгел: 46 гына ел. Нишлисең, мәхәббәт алдында картлыгы да, яшьлеге дә кулларын күтәрә.
– Лео Натанович, сезгә яһүдә апалар беткәнмени? – дип сораганнар кызлар бер тапкыр аннан.
– Бетмәгән, – дип җавап биргән барлык җитдилеге белән Лео Натанович. – Белмәсәгез, белегез: дөньяда иң бөек хатыннар – татар хатыннары... Мин бит татар кияве. Минем вафат булган хатыным да татар иде...
Менә ни өчен 86 яшь өстендәге Лео Натанович, бәйрәмнәр җитсә, өендә утырып, Илирәгә затлы-татлы котлаулар сырлый, аннан шакмаклы тукыма капчыгына катыргы савытлы конфет салып, китапханәгә юнәлә. Кызлар аны мондый тантаналы очракларда китапханә чарлагындагы күгәрчен оясына алып менеп, чәй дә эчерәләр. Күп сөйләнми мәгъшук. Ул бары тик Илирәгә карап кына утыра да, керфек очына шатлык яше элеп, шакмаклы капчыгын җилфердәтә-җилфердәтә өенә кайтып китә.
Кызлар, әлбәттә, картның мондый юләрлегеннән шырык-шырык көләләр. Әмма үзе юкта гына. Үзе булганда – ләм-мим. Үзе булганда – Илирә һәм Лео Натановичны бер җан итеп зурлыйлар. «Җизни, җизни!» – дип янында сикергәләп йөриләр.
Менә бүген дә Лео Натанович Илирәсенә хат язып китергән. Чын интеллигент, яһүд интеллигенты буларак, өч телдә язган: татар, иврит һәм француз телләрендә. «Нигә урыс телендә язмадыгыз?» – дигән сорауга ул бик җитди итеп «Онытканмын», – дип кенә җавап бирә.
Илирә ханым хатны университетның чит телләр факультеты укытучыларыннан иврит һәм француз телләреннән тәрҗемә иттерде. Татарчасы белән тәңгәл булып чыкмады хатлар. Ай-һай, зур иде алардагы мәгънә аермалары. Татарчасында ул бары тик тәүфыйклы песи булып кыланса, теге хатларында, аеруча французчасында – чып-чын шайтан иде.
Менә нәрсә язган иде бит ул хатларында:
«Сөекле мадемуазель Илирә Мәкъсүтовна! Сезнең белән якын араларда берәр аулак кына урында очрашасым, яшьлегемә кайтасым килә. Моның өчен Сездән бер генә аваз, бер генә телефон чылтырамасы да җитә. Түземсезлек белән көтәм. Синең – Лео Натанович».

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар