Логотип
Сәламәтлек

Песиләрне сыйпасаң...

«Кагыла күрмә! Лишай йоктырасың!» Кояшта назланып утыручы мыраубикәне сыйпарга дип үрелүче балаларыбызны тизрәк әнә шулай кисәтергә ашыгабыз. Баланың тәнендә кызыл тап күрсәк, иң беренче шик урам мәчеләренә яки маэмайларга төшә. Тимрәү хайваннардан гына йогамы?

«Кагыла күрмә! Лишай йоктырасың!» Кояшта назланып утыручы мыраубикәне сыйпарга дип үрелүче балаларыбызны тизрәк әнә шулай кисәтергә ашыгабыз. Баланың тәнендә кызыл тап күрсәк, иң беренче шик урам мәчеләренә яки маэмайларга төшә. Тимрәү хайваннардан гына йогамы? Аннан ничек сакланырга һәм ничек дәваланырга?

Бу хакта югары категорияле табиб-эпидемиолог, Республика балалар клиник хастаханәсенең эпидемиология бүлеге җитәкчесе, медицина фәннәре кандидаты Илсөя ФАЗЫЛҖАНОВА белән сөйләшәбез. 


Тимрәүнең (халык телендә күбрәк лишай дип йөртелә) төрләре бик күп: кызыл тимрәү, уралма, гади тимрәү... Ләкин балалар аның кырчын тимрәү (стригущий) дигәнен ешрак йоктыра. Кырчын тимрәүнең медицина телендәге атамасы – микроспория. Үтә дә йогышлы бу авыруның сәбәпчесе – микроспорум гөмбәсе. Ул тирене, чәч һәм йон бөртекләрен, каш-керфекләрне, аларның тамырларын зарарлый. Микроспорум гөмбәсе гаять яшәүчән, йомшак һәм йөнтәс җирлектә еллар буе да яшәргә мөмкин, кояш нурына, температурага чыдам. 

Әлеге чир белән күбесенчә балалар һәм 15 яшькә кадәрге яшүсмерләр авырый. Организмга ул тәндәге вак яралар аша үтеп керә. Иммунитетның зәгыйфьлеге аркасында бик тиз таралып, тиренең зур-зур өлешләрен зарарларга да мөмкин. Гадәттә, балалар тимрәүне авыру хайваннар белән уйнаганда ияртә. Әмма аны чирле кешенең шәхси әйберләрен, кием-салымын кулланып та йоктырырга була. Тимрәү чыккан урынга орынып киткәннән дә күчәргә мөмкин ул. 
Чирне йоктырып 3 көн узгач, микроспориянең беренче билгеләре күренә башлый. Кайчак бу чор ай ярымга да сузыла. Тәндә кызыл-алсу төстәге боҗрасыман таплар барлыкка килә, алар кычыта, сулы куык белән каплана. Кашыгач, куык шартлап, тап өсте кутырлый, кубалаклана. Баш тиресе зарарланганда, чәч арасына түгәрәк пеләш таплар чыга. Җентекләп карасаң, чәчләр 4–8 миллиметр калдырып кыркылган сыман күренә. Чирнең рус телендәге атамасы да шушыннан алынган. 

Дөрес диагнозны табиб-дерматолог кына куя. Баланың кырчын тимрәү йоктырганын раслау өчен, тән тиресе махсус люминесцент лампа белән тикшерелә. Микроспорум гөмбәсе белән зарарланган урыннар аның яктысыннан яшел төстә күренә. Дерматолог башка төрле тикшеренүләр дә билгеләргә мөмкин.

Заманча дәвалау чаралары ярдәмендә әлеге чирне тулысынча җиңеп була. Тәндәге таплар бер-икедән артмаса, күкертле-салициллы яки дегетле-күкертле майлар билгеләнә. Зарарланган урын көнгә берничә тапкыр 2–5 процентлы йод эремәсе белән эшкәртелә. Таплар күп булып чыкса һәм баш тиресен дә зарарласа, гөмбәгә каршы кулланылучы антибиотиклар эчәргә туры килә. Бала тәмам савыгып бетмичә, аның балалар бакчасына яки мәктәпкә баруы тыела. Чирнең бик тә йогышлы булуы сәбәпле, шундый саклык чаралары күрергә туры килә. 

Табиб киңәш итә:
Балаларның хуҗасыз эт һәм мәчеләр белән уйнавына юл куймагыз;
өегезгә яңа йомшак дус алырга уйласагыз, иң элек аны ветеринарга күрсәтегез;
үзегездә яшәүче хайваннарны даими рәвештә ветеринарга күрсәтеп торыгыз;
урамнан кергәч, баланы кулларын сабынлап юарга өйрәтегез;
кеше мунчаласы белән юынмагыз һәм кеше сөлгесенә сөртенмәгез;
гаиләдә һәркемнең шәхси гигена әйберләрен булдырыгыз: тарак, сөлге һәркемгә аерым булсын;
читләрнең баш киемнәрен, аяк киемнәрен кимәгез;
ничек кенә баналь яңгырамасын – баланың иммунитетын күтәрергә тырышыгыз. 
фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар