Кайбер чәчәкләр яз көне туфракка чәчеп кенә дә бик яхшы үсәләр, вакытында шау чәчәккә күмелеп, бакчаны ямьлиләр. Күбебезнең тәрәзә төбендә инде үсентеләргә урын да калмады, ә бит җәй көне чәчәкләрсез бик күңелсез булыр. Шуңа күрә бу язмабызда турыдан-туры бакчага гына чәчеп була торган чәчәкләр исемлеген китерәбез.