Логотип
Әти-әни колагына

Бишек җыры 

Кадерле укучыларыбыз! Сайтыбызда әниләргә, балалар тәрбиясенә багышланган проект башлап җибәрәбез. Әниләрнең бәхетле мизгелләре дә, борчулары да күп була. Бергәләп фикер алышырбыз, күңелне борчыган сорауларга җавап табарбыз.

Аллаһу, Аллаһу, кәҗәләрне талга ку, 

Кәҗә талны кимерсен, кызым йоклап симерсен... 

Минем бишек җырым шундый иде. Үземне хәтерли башлаганнан бирле дәү әни мине зур йомшак мендәргә сала да, тыныч кына шул көйне көйли башлый. Йоклап китәр алдыннан күз алдымда һаман берүк күренеш тасвирлана: купкан рәшәткәләрне аралый-аралый кизләү өстенә бер көтү кәҗәләр кереп бара. Керә баралар, яшькелт тал чыбыкларын чәйни дә башлыйлар, ә мин ятам, ятам, йокыга китә башлыйм һәм тазарам, тазарам, тазарам... 

Сеңлем тугач, дәү әни инде аягын алга таба сузып утыра да, аяк өстенә зур мендәр, мендәр өстенә кечкенә Гүзәлне сала һәм җырларга керешә: 

Аллаһу, Аллаһу, кәҗәләрне талга ку... 

Курчаклар да шулай йоклады безнең, башка уенчыклар да. Инде үзем әни булырга җыенгач, бишек җырларының яшь балалар өчен мөһимлеге турында күп ишеттем. Иремә дә аңлаттым. 

Бишек җырлары аша ана белән баланың рухи дөньясы якыная, уртак бер самимилек барлыкка килә. Әнинең ягымлы тавышы сабыйга уңай тәэсир итә, тынычландыра. Әниләрдән, әбиләрдән ишетеп үскән җырлар онытылмый. Бала күңеленә шулай итеп әни назы, туган тел сеңә... Әлбәттә, бүгенге заман балаларын бишек җырлары белән тәрбияләмиләр, бу – искелек диючеләр дә булыр. Әмма халык җырлары, табышмаклар, әкиятләр, такмаклар, җырлы-биюле уеннар халкыбызның гомерлек тәрбия чарасы ул. Мин шулай уйлыйм. 

Китаплардан берничә бишек җырын язып алдык та, кичен һава суларга чыккач туачак сабыебызга икәүләп  шул җырларны җырлап йөрү гадәтен керттек. 

...Бала тудыру йортына мин иртәрәк кердем. Җәйнең иң кызу көннәре иде. Палатада берүзем генә. Эссе! Тәрәзәне төнгә ачык калдырам. Бервакыт җан ачысы белән өзгәләнеп кычкырган тавышка уянып киттем. Күрше корпустан ишетелә иде бу тавыш. Тизрәк барып тәрәзәне яптым. Күңелгә курку иңде. Йоклап булмый. Минем тулгак ачылары ничек узар? Мин дә шулай башкаларны куркытырлык итеп кычкырырмынмы икән?.. Йә Аллам... Таңга кадәр күзгә йокы кермәде. Өйдән алып килгән блокнот белән ручканы тартып чыгардым. Нидер язып тынычланасы иде. Бераз уйланып утырганнан соң, дәү әнинең «Аллаһу»ы искә төште. Бераз көйләп утырганнан соң, туачак кызыма багышланган җыр сүзләре языла башлады... Сәгать ярым вакыт уздымы икән, үзебезнең бишек җыры барлыкка килде. 

Аллага шөкер, исән-сау туды кызым. Палатада ике әни, бергәләп, бала мәшәкатьләре белән яши башладык. Ими каптырырга өйрәнәбез, бергәләп елыйбыз, шатланабыз. Андый чакта серләр уртак була, бөтен тормыш вакыйгаларын барлап чыгабыз. Кызымны ашатам да, «Аллаһу» көенә кызыма багышланган җырны җыйрлыйм. Бу җырны ишетүгә нарасыем тынычлана, мес-мес итеп йоклап та китә. Шатлыгым арта, очып кына йөрисе килә андый чакта! Менә күршем Алсуның малае гына тынгысыз. Баштарак минем бишек җырыма битараф иде Алсу, әллә ишетә, әллә юк. Сизәм, бервакыт үрсәләнеп елаган малаена карап, ул да сүзсез генә нидер көйләргә тырыша. Тырыша, тырыша, эзгә төшә алмый... Яшь әнигә кечкенә чагында бишек җыры җырламаганнар иде бугай... Тәмам изаланып бетте Алсу. Баласын күтәреп коридорга чыгып китте... 

...Төнлә, бала елавыннан түгел, Алсуның җырлавыннан уянып киттем. Улына карап, «Туган тел»не  җырлап утыра иде ул... 

 

Теги: Бишек җыры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кызлар! Сезнең дә яратып җырлый торган бишек җырларыгыз бардыр. Языгыз әле!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кәҗәләр турында җырны мин иремнән ишеттем. Әби миңа шулай дип җырлаган ди ул. Симерү турында бераз кәмит булса да, без аны балаларга җырлыйбыз. Ә үзем ике балама да "Бер кыз бала җыр чыгарган"ны җырладым. Көй белмәсәм дә, колагыма аю баскан булса да җырлыйм. Иң матур бишек җыры - ул әниең җырлаган җыр дип саныйм. Ноталарга туры килмәсә дә.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бишек жыры итеп барлык монлы койлэрне дэ койли идем. Колhу алланы да, элхэмне дэ. Бала гына тугел, узем дэ тынычлана идем!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Мин Мәк чәчәген өздем ялгыш кына җырладым

          • аватар Без имени

            0

            0

            Аллаһыу, аллаһыу, Кәзәләрҙе тауға ҡыу. Тауҙан ҡайтһа, һыуға ҡыу, Һыуҙан ҡайтһа, һуй ҙа ҡуй)).

            Хәзер укыйлар